поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.08.2019 Җәмгыять

Балалар бакчасы чир оясы да әле ул

Газетаның 25 июль санында Башкортстаннан Гөлнара Гыйлемханова үзенең “Бәйрәм итеп кенә яшәрләр иде” исеме астындагы язмасында хәзерге чорның бик тә актуаль проблемасын күтәргән. Мин дә аның фикерләре белән тулысынча килешәм. Язмасын ул балалар бакчасы темасыннан башлаган.

Өстәп шуны гына әйтәсем килгән иде – балалар бакчасы чир оясы да әле ул. Биш яшендәге өлкән оныгыбыз шунда йөри башлаганнан бирле чир ияртеп кайтудан бушамый. Ул авыргач өйдәге ике яшьлек энесе дә чирләми калмый инде. Әле менә скарлатина дигәнен эләктереп кайтты. Онык йөри торган төркемдәге балаларның ата-аналары белән сөйләшкәннән соң, кызым ул чир белән инде берничә баланың авырып алганын ачыклаган. Ә тәрбиячеләр бу турыда ләм-мим. Хәер, өйгә чакыртылган табиб та оныкның скарлатина белән авырганын әйтсә дә, кәгазьдә икенче төр чир күрсәткәндер. Чөнки безгә бу чир турында мәгълүмат бирмәскә кушалар дигән. Димәк яшерәләр. Ни өчен? Балалар авырулары турындагы статистиканы яхшы итеп күрсәтер өченме? Әгәр беренче бала авырганда ук тиешле профилактика чаралары күрсәләр, төркемдәге башка балалар авырмас иде дә соң. Ә скарлатинаны интернетта җитди чир дип язганнар, бала организмына зарар китерүе дә мөмкин икән. Олы онык терелеп килә, хәзер ут йотып кечесенең авырачагына әзерләнәбез. Бер фатирда яшәгәч бактерия күчми калмагандыр инде.
 
Гаҗәп, социализм чорында онытылган чирләр кабаттан баш калкыта ахрысы. Медицина артка тәгәри дигән сүз инде бу. Мин яшәгән фатирның тәрәзәсе каршында балалар бакчасы урнашкан. Кайчак караштыргалыйм, ишегалдына йөрергә чыгалар бит. Тәрбиячеләр алып чыккан балаларны саныйм. 12-13 бала йөргән көннәр дә була, бу мөгаен төркемгә йөрүче балаларның яртысы гынадыр. Шулай бертуктаусыз авырыйлар, күрәсең. Ә бит тәрбиячеләргә барыбер, балалар саны әзрәк булса рәхәтрәк тә әле. Хезмәт хакы тегеләй дә, болай да тулысынча түләнә. Ата-аналар арасында йөргән хәбәрләр арасында шундые да бар, имеш кайбер тәрбиячеләр, әллә ни уйланып тормыйча, балаларның йокы сәгатендә форточкаларны киереп ачып куялар икән. Шулай итеп балаларны чирләтәләр. Монысына бик ышанып җитеп булмый, ата-аналар балаларын өф-өф итеп кенә тәрбиялиләр хәзер, җил дә тигезмәсләр иде.
 
Ирексездән хәзерге чорны үзебез балалар үстергән чор белән чагыштырасың. Тәрбиячеләр үз төркемендәге балаларның сәламәтлегенә бик тә игътибарлы иделәр бит. Чөнки хезмәт хаклары бакчага йөрүче балалар санына да бәйле иде аларның. Балалар бакчасында эшләүче ике шәфкать туташы да үз эшләрен тиешенчә башкардылар. Шуңадырмы, безнең алай авырган балаларыбыз белән хәзерге ата-аналар кебек җәфаланган булмады.
 
Г.Гыйлемханова язмасының балалар бакчасы чыгарылышына кагылышлысына килгәндә, чыннан да, кайбер ата-аналар балаларына бәйрәм ясыйбыз дип, чамасыз кыланалар. Тәрбиячеләргә, бакча мөдиренә кыйммәтле бүләк өләшү бернинди кысага да сыймый. Алар үзләре үк мондый гамәлдән кыенсынырга, ата-аналарны алдан ук кисәтеп куярга тиешләрдер дип уйлыйм.
 
Җәүдәт ХАРИСОВ. Чаллы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.08.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»