поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.08.2019 Җәмгыять

“Әнием авариядә үлде”, – дигән хәбәр күреп, имәнеп киттем

Беркөнне матур гына эшләп утырганда, әни чылтыратты: “Кызым, телефоным тынып тормый, туганнар, танышлар ни булды дип чылтыраталар, “Вконтакте”ңа кереп кара әле”, – диде. Әлеге социаль челтәрдәге битемне ачсам, минем аккаунтта фото урынында шәм янган сурәт һәм: “Әнием кинәт үлеп китте, иртәгә җирлибез”, – дип язып куелган! Тетрәнеп киттем. Әлеге коточкыч хәбәр минем “Вконтакте”дагы барлык дусларга җибәрелгән. Шуннан туганнар әнигә чылтырата башлаганнар. Ул, шаккатып, миңа чылтыраткан.

Социаль челтәрдәге танышлар: “Ни булды, әниеңне әле кичә генә күргән идем, исән-сау иде бит?!”, “Коточкыч! Нәрсә булды?” – дип язганнар. Тиз генә: “Бу хәбәргә ышана күрмәгез, әнием исән-сау, минем аккаунтны бозганнар!” – дип язып куйдым һәм яңа бит ачтым. Әлеге хәлдән соң озак вакыт һушымны җыя алмый йөрдем...
 
Күпмедер вакыттан иптәш кызымның шул ук социаль челтәр битендә: “Әнием авариядә үлде”, – дигән хәбәрен күреп, имәнеп киттем. “Нәрсә булды?” – дип чылтыраткан идем, дустым әле бу хәбәрне күрмәгән булган икән. Аннан ул да “Вконтакте”да әнисенең исән-имин булуын хәбәр итте, иске битен ябып, яңасын ачты.
 
Беркөнне өйдәге эшләр белән кайнашканда, шул ук социаль челтәрдәге битемә туганнан туган энемнән хат килеп төште. “Минем картага 2000 сум күчерә алмассыңмы?” – дигән. Нишләптер, шунда ук шикләнеп куйдым, чөнки Ульяновскида яшәүче бу туганым белән алай ук еш аралашмыйбыз, кичекмәстән акча кирәк булса, бүтән, якынрак кешесеннән сорар иде ул. Шуңа “туганымны” сынап карыйсы иттем. “Ярар, хәзер”, – дидем дә, бераз язмый тордым. Аннан, юри генә: “Акча салдым, килдеме?” – дип сорадым. “Килде, рәхмәт!” – ди бу. “Нишләп алдашасың, мин бит сиңа акча күчермәдем?” – мин әйтәм. “Акча килде”, – дип кабатлап язды. “Нәрсәгә туздырасың инде?” – мин әйтәм. “Кызларга”, – дигән җавап килде.
 
Ярар, бусы шулай бетте.
 
Инде беркөнне эштә тагын бер туганнан туган энемнән шундый хат килеп төште. “800 сумың бармы? Иртәгәгә кадәр минем картага күчер әле”, – дигән. Банк картасын да төшереп җибәргән. Бу туганым әле тугызынчы классны гына тәмамлады, акча кирәк булса, әти-әнисеннән сорар иде. Теге туганым кебек монысы да теләсә-кемнән, теләсә-нәрсәгә акча сорап йөри торган бала түгел. Миңа килгән банк картасын фотога төшереп: “Апа, бу – Раилнекеме?” – дип, аның акча соравы турында язып, әнисенең ватсабына җибәрдем. “Юк, юк, син нәрсә?! Раил өйдә йоклап ята, аның мондый картасы да юк, ышана күрмә!” – дигән җавап килде. Шуннан мин, кызык өчен, бәлки, очына чыгып булыр дигән уй белән, социаль челтәремдә “Раил”нең тел төбен капшый башладым.
 
– Сиңа акча нәрсәгә соң?
 
– Кредитка түләргә җитеп бетми. Иртәгә кайтарам.
 
– Кредитка нәрсә алдың?
 
– Телефон.
 
– Күрсәт әле телефоныңны.
 
– Ничек?
 
– Тартмасын ташламагансыңдыр бит, төшереп җибәр инде?
 
– 800 сум гына биреп тор инде, иртәгә бирәм.
 
– Әниең беләме соң синең миннән акча сораганыңны?
 
– Юк.
 
– Ник?
 
– Иртәгә кайтарам, күчерәсеңме?
 
– Ышанмыйм бит мин сиңа.
 
Шуннан “туганым” юкка чыкты.
 
Кич белән Раилнең үзенә чылтыратып сораган идем: “Минем “Вконтакте”дагы ул страницам күптән ябылды инде, анда кергәнем юк, аны шулай бер “җимереп кергәннәр” иде инде”, – диде.
 
Кара инде, адым саен “кәкре каенга терәтергә” генә торалар! Алдамасалар да яман хәбәр җитеп ашкан, югыйсә. Болай да һәр көнне: “Тагын ниләр ишетербез икән?” – дип борчылып көтеп алабыз. Ә бу аферистлар әниләр үлеменә бәйле коточкыч, ялган мәгълүмат таратып утыралар! Йөрәк чирле булсаң, андый сүзләрне укыгач, китеп баруың да бик ихтимал, Алла сакласын!
 
Аферистлар социаль челтәрләр аша әнә шулай җиңел генә акча эшләргә телиләр, аларның максатлары аңлашыла. Ә вацабыма май аенда килеп төшкән хәбәрне мин һич кенә дә аңлый алмадым: нинди ният белән җибәрелгән иде ул? Сабакташлар төркеменә җибәрделәр аны. Аудиоязмада бер хатын, урысча, бик дулкынланып: “Казанда “Яшьлек” метро станциясе ишелеп төшкән, 300 кеше эчтә калган, беркемне кертмиләр-чыгармыйлар”, – дигән сүзләр сөйли. Йөрәгем ярылды: улыбыз һәркөнне шул станциядән утырып китеп укырга йөри бит! Ярый әле ул көнне укуы юк иде, шуңа өйдә калды. Үзебез дә еш кына шул станциядән йөрибез. Котларым алынып, димәк, теге 300 кеше урынында теләсә-кайсыбыз була алыр иде дип уйлап, тиз генә интернетка яңа куелган мәгълүматларны карадым – метро ишелү турында бер сүз дә юк. Дөрес булса, андый хәбәр минут эчендә тарала бит ул. Дусларга, танышларга язып, чылтыратып карадым – беркем берни белми. Ә эч поша... Көне буе шулай борчылып тордым. Ялган мәгълүмат икәнлегенә инангач та тынычлана алмадым әле. Кем, нинди ният белән уйлап чыгарган бу коточкыч ялган хәбәрне? Акылга зәгыйфьтер ул, акыллы кеше шундый куркыныч ялган тарата алмас...
 
Инстаграмдагы дини аккаунтларның берсендә кызыклы язмага тап булдым әле. Мөселман кешесе, ислам дине галиме кисәтә: “Мөмкин кадәр азрак шаяртырга тырышыгыз, саксыз сүзләр әйтеп кешене рәнҗетүегезне сизми дә калуыгыз бар, кеше рәнҗеткән өчен җәза каты булачак, кирәкле сүзләр генә сөйләгез”, – ди. Дөрес әйтә бит! Ләкин кеше алдау юлына басканнар мондый нәсыйхәтләрне ишетмиләр шул...
 
 

 


Гөлназ СӘЙФУЛЛИНА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.08.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»