|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2019 Җәмгыять
Ике йөз пассажирны коткарган татар егете милли геройга әйләнде (ВИДЕО)«Уральские авиалинии» авиакомпаниясе самолеты 15 август иртәсендә Мәскәү өлкәсендә Жуковский аэропортыннан очып киткәннән соң экстрен рәвештә кукуруз кырына төшәргә мәҗбүр була. Пилотлар бортында 234 кеше, шул исәптән җиде экипаж әгъзасы булган лайнерны экстрен рәвештә кукуруз басуына утырта. Пассажирлар салоннан кабартылган трап буенча эвакуацияләнә, дип хәбәр иткән идек. Очкыч командиры Дамир Йосыпов шунда ук милли геройга әйләнде. Зыян күрүчеләрне Жуковский хастаханәсенә озаталар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, госпитализациягә 23 пассажир (расланмаган мәгълүматлар буенча, андыйларның саны 55кә җитә) җибәрелгән, алар арасында 9ы бала. Урынга 20 ашыгыч ярдәм бригадасы килеп, санавиация вертолетын да чакыралар. Зыян күрүчеләрнең хәлен уртача авырлыкта дип бәялиләр. Жуковский аэропорты гадәти режимда эшли. Барлык пассажирлар һәм самолет «АльфаСтрахование» компаниясендә иминиятләштерелгән, һәм барысы да тиешле түләүләр алачак, дип яза Бизнес Онлайн.
Бу факт буенча Россия Тикшерү комитеты РФ ҖК 263 ст.1 ө. («һава транспортының хәрәкәт куркынычсызлыгы һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу») буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзер урында оператив тикшерү төркеме эшләвен дәвам итә. Эшкә транспорт прокуратурасы да кушылган. Шулай ук авария булган урында Росавиациянең махсус комиссиясе вәкилләре дә эшли. Кара тартмаларның зыян күрмәве билгеле һәм алар инде расшифровкага җибәрелгән, дип хәбәр итте ТАСС.
"Экипажның профессионализмы һәм аның көйле гамәлләре аркасында очкычны экстрен утырту фаҗигале нәтиҗәләргә китермичә узды", — дип билгеләп үттеләр авиакомпаниядә. Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә экипажны олылау буенча тулы бер кампания кыза бара. Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев инстаграмдагы битендә пилотларны һәм экипажны дәүләт бүләкләре белән бүләкләргә тәкъдим итте.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, социаль челтәрләрдә пилотларны геройлар, ә һава судносы командирын даһи дип атыйлар. 41 яшьлек Дамир Йосыпов А-321 «Урал авиалинияләре» самолеты белән идарә итүче очкыч командиры, икенче пилот - 23 яшьлек Георгий Мурзин.
Йосыпов - татар, ул Красноярск краенда вертолетчы гаиләсендә туган, соңрак гаиләсе белән Сызраньга күчеп килгән, ә соңгы вакытта Екатеринбургта яши. Дамирның намазлы булуы, әтисе дә, үзе дә мәчеткә йөрүек билгеле. Санкт-Петербург дәүләт граждан авиациясе университетын тәмамлагач, "Урал авиалинияләрендә" пилот булып 2013 елдан бирле эшли.
Пилот даими маршрутлар буенча да, чартер буенча да оча. Еш кына соңгыларын ул Татарстан спортчылары белән бергә башкара. Йосыпов сүзләренчә, аның бортында «Ак Барс» хоккейчылары һәм «Рубин» футболчылары, шулай ук фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы булган.
--- |
Иң күп укылган
|