поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.08.2019 Ана теле

Тезмәләр – сөйләм байлыгы. Тезмә терминнар – көндәлек куллануда

Сүзтезмә терминнарны ике төркемгә туплап күзәтергә була: кушма терминнар һәм тезмә терминнар. Кушма термин ясау һәм куллану тәҗрибәсе бездә күптән килә: чуерташ, бишьеллык, райүзәк. Аерым тезмә терминнар вакыт үтү белән кыскарып, “шомарып” кушмага әйләнә: бала кашыгы – балкашык, киле сабы – кисап, үзе бушата торган – үзбушаткыч һ.б.

Бу юнәлештә иҗтимагый-сәяси һәм фәнни стильләр актив. Газет журналистлары һәм тәрҗемәчеләре көн саен диярлек ясап торган мондый төр берәмлекләр – ул телне баету чарасы. Бүген сөйләмне үзкыйммәт, күзаллау, өскорма, үзаң, ярымүткәргеч кебек шундый сүзформалардан башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер.
   
Шулай да телне баетуның мондый иҗат алымын активрак, кем әйтмешли, массакүләмрәк файдаланырга иде. Югыйсә, инде уңышлы дип саналган необерәмлекләр – кыскартмалар да сөйләмгә тиз генә кереп китә алмый. Мәсәлән, бүген авто тамырлы кушма сүз бихисап ясалган һәм ясала тора. Моңарчы кайбер терминнар үз тамыры белән дә ясала иде, тик анысы соңгы елларда пассивланды: автоҗибәргеч, автояпкыч, автомат агышлы линия терминнарын үзҗибәргеч, үзъяпкыч, үзагым линия рәвешендә ясап кулланырга бик мөмкин иде.
   
Кушма терминнар йә урысчага ияреп ике компоненты да шул телдә алына: пароход, автомагистраль, кинофильм, теракт һ.б. Аларны үзгәртеп торуның яисә расшифровка ясауның хаҗәте юк, чөнки алар ана теленең барлык законнарына туры килә һәм сөйләмдә бернинди кыенлык тудырмый. Тик соңгы елларда барлык урыс алынмаларын татарлаштыру зәхмәте купты. Гомер-бакый водопровод дип сөйләштек, сүзлекләргә шулай теркәлгән, шуңа нигезләнеп газопровод, нефтепровод керде. Әлеге шаукым аркасында болар нефть үткәргеч, газ үткәргеч дип төрлеләнә башлады. Телгә, бигрәк тә сөйләмгә файдасы булырмы?!
 
Мондый төр кушмаларның ярымкалька рәвеше дә элек-электән бик актив кулланыла, ягъни бер компоненты саф татарча, икенчесе алынма. Драмчыгыш, автохуҗалык, агрохимберләшмә һәм башкалар.
   
Сүз дә юк, бу алымга да талымсыз карамаска кирәк. Монда теге-бу компонентның әйтү һәм язу аермасын истә тоту бик мөһим. Теле тамыры булган кушма сүзләр язуда бер нинди кыенлык китереп чыгармаса да әйтүдә ул барыбер татарчада тиле була, шуңа күрә ярымкалька ясау (тиле үзәк, тиле комментатор һ.б.) кыенлаша. Сүзтезмәне тулы рәвештә ясарга мәҗбүрбез (телевидение үзәге, телевидение тапшыруы, телевидение рекламы дибез. Телевизион варианты да еш очрый.
   
Мәсьәләгә бүген дә җитди карарга кирәк. Әйтик, Госсоветны “Татарстан яшьләре” газеты “Дәүсовет” дип тәкъдим итеп килә. Бер караганда урынлы да кебек, тик сөйләм нигәдер кабул итеп бетерми. Хәл итүне вакыт галиҗанәпкә калдырырга туры килә.
 
Рәсми, фәнни, эш кәгазьләре стильләрендә, шулай ук мәгълүмат чараларында кушма терминнарның янә бер төре – тезмәдәге берәмлекләрнең баш хәрефләре җыелмасыннан, ягъни аббревиатура рәвешендәге кыскартылган сүзләр актив кулланыла. Бездә элек-электән АКШ – Америка Кушма Штатлары, БМО – Берләшкән Милләтләр Оешмасы, КДУ – Казан Дәүләт Университеты һәм башка берәмлекләр сөйләмдә киң кулланылып килә. Менә элек популяр булып та берара тынып торган МТС (Мытыыс) –Машина-трактор станциясе яңадан җанланып бара. ААҖ – ачык акционерлар җәмгыяте, ҖЧҖ – җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять кебек яңа аббревиатураларга да күз, тел, авырлык белән булса да, күнегә бара шикелле.
   
Шулай да бу төр берәмлекләрне сөйләмгә тәкъдим итүдә дә кайбер кыенлыклар килеп чыккалый. Мөстәкыйль сүз булып йөри башлагач, аларда өстәмә мәгънә төсмере барлыкка килүе ихтимал. Хәтерлим: өлкән бер галимебез утызынчы елларда булган бер хәлне сөйләгән иде. Бер яңа институтка исем кушканнар да шуны тикшергәндә кыскарткан вариант ВИНО рәвешендә килеп чыккан. Юк, ярамый, үзгәртергә кирәк, дигәннәр. Яңа варианты ПИВО килеп чыккан. Бераз көлке-шуклыкка тарта да бит, тик тормышчан, уйландыра торган фактор. Моннан берничә ел гына элек район агропромышленность берләшмәсе терминының урысчасыннан (РАПО) татарчасын ничек ясавыбыз, бәхәс –эзләнүләребез истә калган. Татарчасы РАПБ килеп чыга. Язуда әлләни катлаулылык юк кебек, әмма әйтү мәсьәләсе... Ике төрле әйтелешле сүз барлыкка килә: рапеб (монысы татар теле әйтелешенә ярамый: янәшә ике тартык аркасында мәгънә үзгәреше барлыкка килә), яисә рапбы (монысы раббым вариантында бүтән мөстәкыйль мәгънәле берәмлек барлыкка китерә (пароним).
   
Кыскасы, бу иҗади процесс иң башта сөйләм хәсиятен, аның закончалыкларын бик нечкә белеп эш итүне сорый.  АВМ кыскармасы, мәсәлән, еш кулланыла башлагач, күпләрне аның абыем мәгънәсендә ишетелүе сәерсендерә иде. Шушындый таләпләр куелганга күрә дә без бүген гади генә вуз дип әйтәсе урынга югары уку йортлары дигән озын, җайсыз термин кулланырга мәҗбүрбез дә.
   
Фәнни-нәзәри терминнарның, шул җөмләдән менә бу кыскартма рәвешләренең дә үз чиратында ике төрле булуын онытмаска кирәк: көнкүреш терминнары һәм махсус белгечлек терминнары. Киң куллану максатында чыга торган газет, журналларда икенче төр терминнар гайре табигыйдер. Югыйсә, күп кенә район газеты, республика күләм газетларда исә аерым белгечлек буенча язмаларда, реклам текстларында мондый кыскартмалар әле һаман тулып ята. Башваткыч, ребуслар диярсең. Укырга җайсыз-уңайсыз.
   
Инде терминнарның икенче төркемен алсак, алары тезмә терминнар. Гадәттә урыс теленнән калька рәвешендә алынган кушма терминнар бездә тезмә булып формалаша: танып белү, хезмәт көне, Татарстан Дәүләт Советы һ.б.
   
Әлбәттә, бүгенге тезмә терминнар баштук шулай кыска, “шома” килеш килеп кермәгән. Алар куллану барышында шулай эшкәртелә. Менә бүгенге батырма электр насосы дигән нефтьчеләр терминын татар матбугатында ничек үзгәрә баруын күзәтегез әле: элект ярдәмендә эшли торган насос (С.Т., 1958), скважинага батырып куела торган насос (Шунда ук, 1960), батырып куелган электр насослары (Шунда ук, 1961), батырылмалы электр насослары (1965), батырылма электр насосы (1968), батырма электр насосы (70 еллардан алып).
   
Бездә авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать, машина төзелеше терминнарының да үзенә бер камилләшү тарихы, системасы бар. Шулай да бүген бу юнәлештәге кимчелекне дә әйтми китеп булмый: тезмә терминнарның камилләшү чоры артык озакка сузыла. Моңа, безнеңчә, матбугат журналист, тәрҗемәчеләренең яңа терминнарны аңлатып, “чәйнәп” бирү белән озак мавыгулары сәбәпче. Попутный газ әле дә мәгълүмат чараларында нефть белән бергә чыга торган газ дип языла. Кайда монда терминга хас кыскалык, төгәллек, аз сүзлелек! Дөресе – иярчен газ. Гадәти сөйләмдә нефтьчеләр, газчылар үзләре дә шулай ди. Бу хакта сүз кузгалса, матбугатчылар, башка термин белән буталмас өчен шулай аңлатып бирелә, диләр. Бутарлык башка термин юк бит, бердән-бер природный газ бар икән, анысы бит татарча – табигый газ.
   
Бу юнәлештә термин сүзлекләренә җаваплылык күбрәк төшә. Соңгы елларда бит, шөкер, аерым һөнәр, белгечлекләр буенча ике дистә тирәсе сүзлек төзелеп, бастырып чыгарылды. Тезмә терминнарны камилләштерүгә, санын ишәйтүгә алар зур өлеш кертте. Ә эш әле җитәрлек. Менә элекке сүзлекләрдән үк килгән бер термин моңа мисал – дрезинаның татарчасы кул көче белән йөртелә торган дрезина диелгән. Бу бит, гомумән, термин түгел, ә терминның аңлатмасы. Иң камиле кул дрезинасы лабаса. Телебездә кул арбасы, кул машинасы кебек әзер өлге дә бар бит.
   
Шушы урында ук янә бер борчылуны әйтми булмый. Вакыт-вакыт тезмә терминны бер генә формада ясау белән мавыгыла. Соңгы вакытларда тартымлы тезмә өстенлек итә. Менә әле генә үзебез дә нәкъ шушы грамматик форманы тәкъдим иттек: кул дрезинасы. Шомарып беткән калыпка буйсындык. Бу – уңай күренеш түгел, әлбәттә: телебезнең грамматик мөмкинлекләренең сөйләмдә азаюына, пассивлануына юл куярга ярамый.
   
Бертөрлелекне, шаблон кушымчаларны кабатламас өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Әйтик, урысчада тезмә терминның беренче компоненты даими диярлек сыйфат (прилагательное) була. Татар теленең моны төрләндерү мөмкинлекләре бихисап. Гидравлический аккумулятор – су аккумуляторы булса, антенна веерная –җилпәсыман антенна, проволочная антенна – чыбык антенна. Һәм башка грамматик формалар.
   
Тик монда бер нәрсә ялгыш аңлашылмасын: төрләндерү мөмкинлеге әле ул бер үк терминны төрле рәвештә кулланырга ярый дигән сүз түгел. Бер үк төр сөйләмдә (стильдә) тезмә терминның да синонимы булырга тиеш түгел. Ә мондый тайпылыш әледән-әле очрап тора. Мәсәлән, проектная мощность термин буларак проект куәте. Бүтәнчә түгел. Димәк, шушы ук текстта, шушы сөйләмдә проекттагы куәт, проектта билгеләнгән куәт вариантлары урынлы санала алмый.
   
Моннан янә дә бер чыгарма бар: сөйләмдә термин сүзлектә ничек береккән нәкъ шулай гына кулланылырга тиеш дигән каты кагыйдә юк. Мәсәлән, эре сәнәгать үзәкләре тезмә термины текст агышында сәнәгать үзәкләре хәленә килә ала; яисә техник карау үткәрү пункты – техник карау пункты – пункт вариантларында да  сөйләмдә аңлаешлы булып кала бирә.
 
Ниһаять, термин булмаса да ясалу формасы һәм кулланыш ешлыгы белән шактый тотрыклы, икенче төрле әйткәндә, ныгыган сүзтезмәләр турында аңлашып китик. Алар һәр төрле сөйләм-стильдә күзәтелә; без аларның матбугат өлкәсендәгеләрен, газетизмнар дип аталганнарын үзвакытында өйрәнгән идек. Әйтик, сәясәт, җәмгыять, бурыч, ирешү, мөһим, лаек кебек сүзләр үк бу төр берәмлекләрнең нәкъ менә иҗтимагый-сәяси сөйләмгә, ягъни газет теленә тартым икәнне сиздереп тора. Мондый лексика аеруча сүзтезмә рәвешендә күп була: бай тәҗрибә, мөһим бурыч, намуслы хезмәт, тәнкыйть уты, фикер төрлелеге, сүз иреге һ.б. Тезмәдә сүз саны чикләнмәгән диярлек: иҗади якын килү, зур роль уйный, мәсьәләне кабыргасы белән кую, матди һәм рухи кызыксындыру, сугыш һәм хезмәт ветераны һ.б.
   
Мондый берәмлекләрнең уңай ягы шунда, алар мәгънә һәм форма ягыннан еш кулланылганга күрә сөйләм өчен әзер килеш тора, аларны ирекле сүзтезмә кебек уйлыйсы, оештырасы юк, газетка ашыгыч язганда нәкъ шундыйлар кирәк тә.
   
Шуңа күрә нәкъ шушы сөйләмдә аларны ватмау, ягъни үзгәртмәү хәерле. Моның белән фикер белдерү чарасын – телгә һәр очракта шәхси иҗади якын килү бурычы куя торган язучылар, кайбер тел галимнәре килешеп бетми. Стандарт берәмлекләр белән түгел, үзең уйлап тапкан, ирекле сүзтезмәләр белән фикерләргә һәм аралашырга кирәк, диләр иде. “Алдыңгы сарык буламы? дигән бәхәсләр булып алуы турында без телгә алгалаган идек инде. Сүз алдыңгы сарык караучы дигән ныгыган тезмә турында бара иде.
   
Кабатлап әйтәбез, матбугат сөйләме шундый калыпланган, стандарт берәмлекләр белән эш итә. Шундыйлардан башка бу стиль катламының йөзен дә, үзенчәлекләрен дә күреп булмый. Күзәтүләр күрсәткәнчә, андый берәмлекләр күпчелек телләрдә күзәтелә, алар интернациональ характерда, димәк, алар тәрҗемә өчен дә уңай. Бу күренешне заманында Гыйбадулла Алпаров та билгеләп үткән: “зур роль уйный, көн тәртибе, агымдагы эшләр, көннең кадагы, мәсьәләне кабыргасы белән кую һ.б. кебек тәгъбирләр барысы да хәзер халыкара уртак төшенчә, уртак тезмәләр...”дигән.
   
Һәрхәлдә, татар укучысы моңа күнеккән инде, алдыңгы сарык караучы тезмәсен укыганда ул, әгәр берәмлек җөмләдә дөрес куелган булса, дөрес интонация белән әйтелсә, бер генә татар  кешесе дә алдыңгы сарык буламыни!? дип аптырамас.
                                                   Илдар Низамов,
                         филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 15.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»