|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2019 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты конкурс нәтиҗәләрен игълан иттеТатарстан китап нәшриятына 100 ел тулу уңаеннан, "Тылсымлы куллар" балалар журналы әдәби конкурс игълан иткән иде. Әлеге конкурста җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып узды. Конкурс шартлары буенча, балалар үз куллары белән китап ясарга, шул исәптән, китап өчен текстны да үзләре язарга тиеш иде. Иҗат эшләре Татарстан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә ишелеп килде. Казанда Арча, Әлмәт, Балтач, Алабугадан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән балалар тырышып, күңелләрен салып, үзенчәлекле, гаҗәеп эчтәлекле, фикерле, төгәл, пөхтә, матур китапчыклар ясаганнар. Тантанада мәшһүр балалар шагыйрьләре һәм язучылары катнашты.
--- |
Иң күп укылган
|