|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2019 Җәмгыять
Хастаханәдә урып-җыялар: "Матбугат.ру" инстаграмына элгән ФОТО халыкны битараф калдырмады"Матбугат.ру" инстаграмында урнаштырылган мәзәк фото укучыларыбызны битараф калдырмады. Чистай хастаханәләренең берсендә эленгән хаталы элмә такта сурәте беренче сәгатьтә үк йөзләгән лайк җыеп өлгерде. "Авыл хужалыгы министырлыгындадыр, мөгаен" "Чистай бүлнисендәме? Аңлашылды! Значит анда да уралар"
"Кычкырып көлдем, билләһи!"
"Матбугат, мин сезне бер көн да калдырмый укучы фанатыгыз!"
"Әле дә көлеп утырам!"
"Җыештыру кораллары бүлмәсе буладыр ул татарча, дөресме?"
"Урак өсте бит...." дип көлә "Матбугат.ру" укучылары.
Сүз уңаеннан, Инстаграмыбызда мондый хаталы язулар, тәрҗемәләр темасы аеруча популяр. Моңарчы да аккаунтыбызда шундый фотолар урнаштырып килдек. Шуларның берничәсенә күз салыгыз:
--- |
Иң күп укылган
|