|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2019 Җәмгыять
Кемнеңдер балконында елан, ә кемдәдер арыслан: Казан экзотикасы (ФОТО, ВИДЕО)Казанның Гаврилов урамындагы күп катлы йортларның берсендә арыслан яши. Шаһитлар ерткычны балконда күреп алып, видеога төшергән һәм интернетта тараткан. «Сез моны күрәсезмы, юкмы? Бу чып-чын арыслан, ул балкондагы тәрәзәдән карап тора, - ди арысланны төшерүче кыз. – Карагыз, тәпиләрен дә селкетә әле».
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Казандагы "экзотика" моның белән генә бетми әле. Мәсәлән, кичә Казанда бер хатын-кыз үзенең балконында елан күреп, МЧС чакырткан.
Фучик урамындагы йортның беренче кат балконына кара елан кергән һәм хуҗабикәнең котын алган.
Чакыру буенча килгән коткаручылар чакырылмаган кунакны тотып, аны табигатькә чыгарганнар.
--- |
Иң күп укылган
|