поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.05.2010 Җәмгыять

КИСӘТЕРГӘ МӘТӘЛӘНӘМ

Кеше тиктомалдан язарга керешми, моң кысрыклый, шул каулап чапаландыра бәндәнең киектәй җанын. Кем белә, язу һәм акылдан язу арасында уртаклык та бардыр, ник дигәндә, акыллы булып күренергә көчәнүчене түгел, ә онытылып, ычкынып язганнарны туарылып укыйсың...

Урманда янгын чыкса, утка каршы ут үрләтәләр, мәхәббәт ялкыны сагыш утын баса. Ә җан әрнегәндә дәва бер генә – дуслар. Бәлагә төшкәндә аларның белеп, яки белмичә дә йөгереп килеп җитүе, әйдә, менә болай итик дип торулары, син хаксыз булганда да акларлык сәбәп таба белүләре дөнья бәһасе.

 

Сәүдә эргәсендә эшләгән танышым вәкарь белән:

 

– Дусларны син эзләмә, дуслар сине тапсын! – дигән иде.

 

Мал җыю хакына әшнәләшүне дуслыкка санап та яшәп була, әлбәттә... Әмма тәгәрмәчкә эләккән тиен хәленә төшмәгән, ягъни бизнеска кереп чуммаган очракта фикердәшләр, рухташлар кирәгрәк. Мин дус-ишләрем күп дип мактана алмыйм. Сан ягыннан оттыруыма үзем гаепле, холкым алама. “Аның белән сөйләшеп буламы, чәнечкеләре җаныңны сыдыра, һәр сүзе җәрәхәткә тоз булып сибелә дә, кычыткан сыман ялмап ала”, – дип гайбәтемне сата икән бәгъзеләр... Әмма сыйфат ягыннан отам кебек, чөнки хозурымда җенем килешә торган дуслар гына калды: яман холкыма түзәләр, гафу да итәләр, игелек тә кылалар. Ә язганнарымны укыгач, биргән киңәшләре уртак:

 

– Агуны кимет...

 

“Нишләп шундый соң син?” – дип сорау куйганнары бар. “Нишләп алай соң мин?” – дигән сорау үземне бимазалый... Бала вакытлар искә төшеп куя. Төнге көтүгә чыккач, маңгаема ат типкәне булды: “Шуннан шундый булып калдым микән?” – дип тә шөбһәләнәм.

 

Малай вакытта урамда тукмалып кайтканда, авызны киң җәеп, бөтен авылны “сасытып” өйгә тәпиләү рәхәте теләсә кемгә тәтеми. Сине ышыклардай, аралап алырдай абыйларың юк икән, тормыш тормыш түгел инде ул, әледән-әле яшьне йотып түзәргә кала. Яклаучың булмау саграк кыландыра. Куәтле дошманыңның сынын катырып, таю ягын кайгырткалыйсың кай мәлләрдә... Таярга җай юк икән, җиңеләсеңне белгән хәлдә, канга батып булса да, өзешкәнче сугышудан да әйбәте юк. Чөнки, беренчедән, андый чакта сугылган-бәрелгән төш авыртмый, аннары, кемнәрдер арага кереп, син тәмам җиңелү ачысын татып өлгергәнче “аңлашуыгызны” өзүләре мөмкин. Арага кермәсәләр тагын да шәп, димәк, “алыш-биреш” киләчәккә калмый. Җиңелүнең дә мәгънәсе бар, ник дигәндә: дошманыңа барыбер дә күпмедер эләгә һәм ул киләчәктә синдәй “дурак”ка бәйләнеп торуның ямен тапмаска мөмкин. Беткәнмени ”алтылы чыбык” булып бөтәрләнүгә һәрвакыт әзер бөҗәк рухлылар.

 

Башыннан кичкәннәр белә, район үзәгенә укырга килгән авыл малайлары егетлеккә имтихан сыман нәрсә тота. (Төрмәдә мондый нәрсә “проверка на душок” дип атала бугай). Мин, әйтик, өч-дүрт кешелек төркем тарафыннан җиңелчә генә “сыйпалу”га тарыдым һәм авырсынмый гына ничәдер йодрыктан тапшырылган “сәламне” буема сеңдердем. Бу каккалап алу үзенә күрә йола, район үзәгендәгеләр өстенлекләрен күрсәтте санала, ә син шуларның хакимлеген таныйсың, имеш... Хәлбуки, теш төшмәде, күз төбе күгәреп чыкмады, ә чират узды... Узды дип йөри идем, әмма бераз хаталанганмын. Ул көн мин үз классыбызда кизү тордым. Кизүнең вазифасы – класс тактасын сөртү һәм дәрестән соң идәнне юу. Безнең уку бүлмәсе лаборатор эшләргә яраштырып җиһазланган булу сәбәпле, еш кына уку бүлмәбезгә ”өйдәшләр” керә, ә без аларныкында “яшәп” торабыз. Бер шундый алмашыштан соң, параллель сыйныфтагы кизү укучылар Хәмис белән Фарис классыбызның кара тактасын, гомер булмаган хәл, ялт итеп сөртеп киткәннәр булып чыкты, ә мин андый игелек күрсәтмәгән идем. Гаделлек эзләп шул икәү кире килеп җитте.

 

– Теләсәгез, минем тактаны язып тутырыгыз, – мин әйтәм.

 

– Без бит синекен сөрттек, – ди Фарис.

 

– Ә мин башкаларныкын сөртергә яратмыйм...

 

Кемнәрдер шаркылдап көлеп җибәрде һәм бу нәрсә егетләрнең сабырын төкәндерде ахры, берсе якага ябышты, икенчесе башымнан башлап, арка буйлап акбур белән симез генә итеп сызык сызды. Шушы чараны җиттегә санап, болар ишеккә юнәлделәр, әмма мин ыргыткан шәп кенә йомарлам акбур, кәчтүмемне буяучының башына тиеп, челпәрәмә як-якка чәчрәде. Нихәл итмәк кирәк, егетләр таза, селтәнергә ирек бирмәделәр, берсе җилкәгә асылынды, ә икенчесе ике тапкыр эчкә сугып сынны катыргач, ипи шүрлегемә менеп төште. Сыйныфташлар кайту якка кузгалды, ә мин бит кизү, утырып калдым. Мәктәптән интернатка кайтасы килми. Укуны ташлап, авылга таю турында сүз дә булуы мөмкин түгел, авылдашлар “кыйнап кайтарганнар аны” дип көләчәк. Бер төш тә авыртмый үзе, ә җан сыкрый... Гарьлек якадан алган, бугазда кайнар төер... Икенче сменада укый идек без, тышта караңгы төшкән, җирле укучылар мәктәптән өйләренә ашыга, безнең сыман авыллардан җыелганнар интернатка турылый. Беренче катта вестибюль уртасында метрга метр иңле, штукатурланып буялган кирпеч терәү бар. Арканы шул салкынга терәп, торам да торам. Нишләргә? Иртәгә ничек яшәп китәргә микән?

 

Кемдер кул биреп, сагышлы уйлардан айныта.

 

Миңа дәшүче – Казан белән райүзәк арасын һәр шимбә-якшәмбе велосипедта ялгаучы Фәрих икән. Узган ел унны тәмамлап, Казанда каядыр укырга кергән һәм эшли дә бугай. Чәче керпе итеп алынган моның, какча гәүдәсе мускул һәм сеңердән генә тора, ә битендәге кызгылт сипкелләре кырыс карашыннан чәчрәп таралган очкыннарны хәтерләтә. Фәрихнең Фәридун исемле энесе бар. Ул миннән ике класс түбән, җиденчедә укый, шулай ук сипкелле, әмма чәче абыйсыныкы кебек кара түгел, ә ялкынланып торган җирән. Өйләре безнең интернаттан ерак түгел, укырга кайчак бергә барыла. Кайбер укытучылар аннан зарланып туймый... Уку-тәрбия эше мөдирәсе Фәридунны еш кына һәр дүшәмбе уза торган мәктәп линейкасы каршына чыгарып бастырып, гаепләрен санап орышуны җайга салган. Әле берсендә, тәмам туарылып китеп: “Абыең Фәрих тә үзәкләремә үтте, инде син нервыларны ашыйсың, атагыз сыман төрмәдән кайтып кермәссез ахры!” – дип тә ычкындырды. Аска гына карап тыңлап торган Фәридун шунда ук башын күтәрде, турайды, завучның күзләренә туп-туры, бүре сыман батырып карап торды, әмма прокурор хатыны икәнен искә төшерептер, әйтәсе килгәнен әйтмәде, коридорның такта идәненә гөрс-гөрс басып, линейканы ташлап китеп барды.

 

– Байчурин! Тукта хәзер үк, кемгә әйтәләр!..

 

Укыту бүлеге мөдиренең эндәше һавада эленеп калды, ә Фәридун алга караган һәм баруын белә.

 

Линейка тын калган, шылт иткән тавыш юк.

 

Тынлык дәвам итә, әмма озакка түгел, кайсыдыр шаяны, быргы кычкыртуга охшатып, борын сеңгерә...

 

Тәвәккәлләп, мин дә кузгалам.

 

– Мирзануров?! Таралырга команда булмады! Бас урыныңа! Мирзануров!

 

– Аның әтисен машина белән ялгыш кеше бәрдергән өчен утырттылар, – дидем мин, һәркемгә ишетелерлек итеп.

 

Сизәм, завуч миңа таба очынып атлый, җиңнән эләктереп алса, ычкынып булмаячак. Йөгереп китү килешми, качкан сыман килеп чыга, көлкегә таруың тиз... Ханым җилкәдән эләктерде дигәндә, капылт читкә тайпылып өлгерәм. Ул сөрлегеп егыла язып, чайкалгалап торганда, янә алга омтылам һәм баскыч буйлап аска, беренче катка томырылам.

 

Хәзерге акылым белән мөгаллим-мөгаллимәләрне һәм мөдирәне дә аңлыйм кебек. Тәртип өчен җан аткан инде алар, ә вәзгыять гел катлаулануга таба барган... Мәктәпләрдә бүген безнең замандагы кебек кенә түгел хәлләр. Элегрәк бит КПСС октябрятлыкка, пионерга, комсомолга алып, барыбер дә мәктәптә кешечә мөнәсәбәтләр булуны кайгырта иде. Бүген исә балалар бәләкәйдән общакка ясак җыя, имеш. Мәктәптә укытучыны тукмарга, үтерергә һәм көчләргә дә мөмкиннәр, ул кадәресен телеэкраннардан да карап беләбез. Димәк, хакимлек КПССтан кемгә күчкән булып чыга? Әллә ул шундый яңарыш кына кичердеме? Югарыда былтыргы “А”лар утыра бит... Бүгенге хакимият хәлне уңайлау җәһәтеннән бармакка-бармак сукмый, ә җаваплылыкны үзе үк мескенлеккә төшергән укытучы сыртына төшерә... Әле шул вәзгыять шартларында реформалары белән үзәккә үтә...

 

Фәридунның абыйсы минем белән шул “батырлыгым” хөрмәтенә танышып киткән иде. Фәрих хәтәр егет, район үзәгенең “текәләре” сугышырга дәшкәндә, “икегә бер чыгасыңмы?”, “әйдә, өчкә – бер?” дип чакыралар үзен, бергә-бер сынашырга җөрьәт итүчеләр юк. Район үзәгендә үссә дә, ул көтү белән йөрүне өнәми һәм төркем белән ташланып, кемне дә булса “җиңү”не дә түбәнлеккә саный. Аның каравы, ялгызы гына да нинди дә булса төркемне “чәчеп” китәргә мөмкин... Унынчы сыйныфта укучы күрекле генә кыз белән очраша иде ул, шуны эзләп килгән булган, әмма чак кына соңарган.

 

– Нишләп торасың балтасы суга төшкән кеше шикелле? Авызыңны җимергәннәр димме?

 

Ул да булмый, мине тәпәләүче сыйныфташлар, юынтык сулы чиләкләр күтәреп, икенче каттан гөрләшә-гөрләшә төшеп киләләр. Димәк, классларының идәнен юып бетергән болар... Мине Фәрих янәшәсендә күргәч, карашларына шом кунды. Яныбыздан котлары ботка төшкән хәлдә, икебезгә дә кул биреп уздылар.

 

– Әллә шушылармы?

 

– Сугучысының армиядән кайткан дүрт абыйсы бар... Катышма лутчы.

 

– Миңа димәгәе!

 

Сыйныфташлар мәктәп бакчасы буенда юынтык суларын түктеләр дә, кире килергә кыймый торалар. Җил чыккан икән, яңгыр да сибәли. Фәрих җил-җил шулар тарафына ашыкты.

 

– Син кемгә кул озайттың, ата каз боравы?! – дип җикерде ул килә-килешкә. Фарисны, якасыннан бөтереп алып, читкә селтәп, артына тибү белән чикләнде, ә Хәмитнең йөзенә тондырды. Сыйныфташның авыз-борыныннан кан китүен абайладым...

 

– Син минем абыйлар барын оныттың ахры, – диде Хәмит, иреннәрен ялмаштырып.

 

– Әле сиңа җитмәдемени?

 

Фәрихнең йодрыкларын яшен ташы дип сөйлиләр...

 

– Фәрих абый, ялгышлык миндә, бүтән кабатламам, – диде Хәмит өстәмә “дәлилләр”дән соң.

 

Үч алырга ярамый, имеш. Ә бик татлы нәрсә икән бит үч кайтару. Күңелне изеп торган авыр сагыш ташы “ә” дигәнче эреде дә бетте. Хуш... Иртәгә Фәрих дус Казанга киткәч, болар икенче төрле дә сайрарга мөмкин, әлбәттә. Әмма “балта чапканчы, түмгәк ял итә” ди татар халык мәкале, әле аның “Иртәгә хәтле киртә бар”, янә килеп, “Иртәгә өчен ишәк кайгырган” дигәннәре дә тезелеп тора... Иң мөһиме менә бүген, хәзер, кем әйтмешли, “тәнгә сихәт, җанга рәхәт...”

 

Әлеге “аңлашуның” дәвамы булмады. Ара төзек булса, дуслык озакка бара диләр бит, алга таба солых шартларында аралаштык. Район үзәгендә мине тукмарга кыҗраучылар, тарафыма ямьсез караш ташлап узучылар тагын да юк түгел иде, әмма исәп-хисап төгәл һәм тиз ясалудан соң андыйлар яктырып, хәтта ки үз итеп сәламли башлады...

 

... Балачак, үсмерчакларны урап кайткач, үземне борчыган сорауга җавап та таптым шикелле. Мин һәркемнән явызлык, этлек көтеп яшим бугай бу дөньяда һәм исәп-хисапны аванс тәртибендә алданрак ясарга омтылам, кисәтергә мәтәләнәм. Хәер, дәүләтебез дә һәрдаим ачы сабаклар бирү белән мәшгуль, әле теге тарафтан китереп сылый, әле бу яклап манчый, кыскасы, гаеп миндә генә түгел, җәмәгать, ә, авылдашым Галәветдин агай әйтмешли “чутба тәкүй”, ягъни язмыш шундый...


Зәет МИРЗАНУРОВ
Татарстан яшьләре
№ 57 | 13.05.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»