|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2019 Җәмгыять
![]() Фаҗигадә газизләрен югалтып, авиадиспетчерны үтергән Виталий Калоевның игезәкләре туган (ФОТО)2002 елда Боден күле өстендәге авиакатастрофаны күпләр хәтерлидер. Ул чакта Германия күгендә Башкортстан авиалинияләренең ТУ-154 очкычы белән Боинг-757 йөк самолеты бәрелешкән иде. Боден күле өстендә 71 кеше гомере өзелде. Очраклы рәвештә генә Мәскәүдә шушы самолетка Испаниядә архитектор булып эшләгән Виталий Калоевның хатыны белән 2 баласы утыра. Виталий Калоевның исеме соңрак киң тарала. Фаҗигадән соң 478 көн үтүгә Калоев Швейцариянең “Скайгайд” компаниясендә диспетчер булып эшләгән һәм шул төнне кизү торган Питер Нильсенны үтерә...
8 елга хөкем ителгән Виталий Калоев төрмәдәге яхшы тәртибе өчен 2 елдан иреккә чыгарыла.
Һәм менә шушы көннәрдә Виталий Калоевның фотолары Төньяк Осетия матбугат чараларында күренде. Ул анда милли киемнәр кидерелгән игезәк балаларын – кызын һәм улын тотып төшкән.
![]() Шәхси драма кичергән Виталий Калоев өйләнгән. Һәм былтыр хатыны аңа игезәкләр тапкан.
Интернеттагы фотосурәтләр астында комменатрийлар язганнар. Кулланучылар Калоевны яңа тормыш белән чын күңелдән котлый.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: 5-tv.ru
Фото: Ачык чыганак.
--- |
Иң күп укылган
|