|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2010 Шоу-бизнес
ИЛНАР СӘЙФИЕВ: «ЙОЛДЫЗ ЧИРЕНӘ» КАРШЫ ИММУНИТЕТЫМ ЮГАРЫ»Танылган эстрада җырчысы Илнар СӘЙФИЕВ татар сәхнәсендә «алтын йолдыз» булып яна, тормышта да ул гади, аралашучан, шаян егет булып чыкты. Таныш-белешләрем арасында да Илнарны яратучылар бик күп. Иң беренче, әлбәттә, аның моңлы тавышын, матур, мәгънәле җырларын якын күрә халык. Илнар белән күптән әңгәмә корырга теләп йөри идем инде. Ниһаять, бу теләгем тормышка ашты, һәм без артисттан алган ихлас җавапларны укучыларга да тәкъдим итәбез.
– Илнар, үзең турында сөйләп үтсәң иде. Сәхнәгә аяк басуың ничегрәк булды?
– Мин Апас районының Югары Бия Башы авылында тудым. Миңа бер яшь тулгач, әти-әнием Тукай районына күчеп киттеләр. Биредә балалар бакчасына йөрдем һәм урта мәктәпне тәмамладым.
Кечкенә чактан ук бию, җыр түгәрәкләренә йөреп, төрле чараларда катнаша идем. Ә 1998 елда телевизордан мәктәп укучылары арасында «Сандугач керде күңелгә» дип аталган фестиваль үткәрелүе турында белдерү күреп алдым да анда катнашу хыялы белән яна башладым.
Шулай укытучым, баянчы Илдус абый белән халык җырларын өйрәндек тә, конкурска киттек. Жюрида Зилә Сөнгәтуллина, Зөфәр Хәйретдинов һәм башка танылган җырчылар утырды. Биредә мин өч турны да узып, 22 апрельдә, үземнең туган көндә, гала-концертта катнашып, лауреат исеменә лаек булдым. Шуннан Зилә Сөнгәтуллина мине консерваториягә укырга чакырды. Шулай мәктәпне тәмамлагач, анда укырга кердем. Башта ике ел хәзерлек барды. Тик биредә академический тавыш белән җырларга кирәк иде. Ә мин эстрада җырларын башкарырга теләдем һәм беренче курска кермичә, консерваторияне ташлап киттем.
Хәзер кайда барырга? Трамвайга утырып, берәр эш табарга кирәк, дип уйланып кайтам. Шунда без яшәгән тулай торак каршында гына урнашкан, ул вакытта әле гөрләп эшләүче «Акчарлак» ресторанына кереп карарга булдым. Биредә җырларга теләгемне белдергәч, үземне директор янына җибәрделәр. Ул минем якташым булып чыкты, әле җитмәсә, бервакыт әнием белән бергә пионервожатый булып та йөргәннәр икән. Ул миңа бик булышты, рәхмәт яугыры.
Бу ресторанда ике ел эшләп, аннан соң «Татарстан» ресторанына күчтем. Шулай бервакыт биредә ял итүче кешеләр арасында «Барсмедиа» компаниясенең генераль продюсеры Ринат Гыйниятов та бар иде. Җырлаганымны ишеткәч, ул миңа карап-карап торды да үзенең визиткасын сузып: «Без бер хатын-кыз тавышы һәм бер ир-ат тавышы эзли идек. Хатын-кызныкын тапкан идек, хәзер менә ир-атныкы да табылды», – диде. Минем моңа каршы: «Ир-ат тавышыгыз булгач, мин сезгә нигә кирәк соң?» – дигән соравыма Ринат әфәнде: «Менә сине таптык та инде», – дип җавап бирде.
Бу визиткага мин бик шатландым, әлбәттә, чөнки «Барсмедиа» – яхшы клиплар төшереп, җырчыларны үстерүче югары дәрәҗәле компания, һәм алар белән элемтәгә чыгып, үзләре белән таныштым. Тиздән Оскар Усмановның «Сине күрсәм» җырына безне бер айга Кырымга Судак шәһәренә клип төшерергә җибәрделәр. Әй, рәхәтләнгән идем шунда. Авыл малае диңгез күргәнмени!
Шулай хыялларым тормышка ашты. Җыр яздырырга бер кыз, бер егет эзләгәннәр иде, дип әйткән идем бит. Ул кыз – Гүзәл Уразова, ә егет мин булып чыктым инде. «Барсмедиа» безнең икебезне берьюлы зур сәхнәгә чыгарды. Бу хәлләр сигез ел элек булды, мин ул вакытта 20 яшьлек ябык кына егет идем. Шулай итеп, мин эстрадага килеп кердем. Шушы дәвердә биш альбомым дөнья күрде.
– Үзең әйтмешли, авыл малае буларак, табигатьне яратасыңдыр? Туган нигезегезгә еш кайтасыңмы?
– Туган як – ул һәр кешенең яраткан үз туфрагы, яраткан йорты, нигезе. Мин туган Апас районын да, үскән Тукай районын да бертигез якын күрәм. Икесенә дә еш кайтам. Күбесенчә җәй, кыш көннәрендә.
– Тамашачыны син гади тыңлаучы яисә җырларыңа бәя бирүче буларак кабул итәсеңме?
– Без, артистлар, халык өчен җырлыйбыз, аның өчен иҗат итәбез. Шуңа күрә тамашачы бер яктан – гади тыңлаучы булса, икенче яктан – ул, һичшиксез, безнең җырларыбызга бәя бирүче булып тора. Безгә гастрольләр белән күп җирләрдә: Мәскәү, Оренбург, Пермь, Пенза төбәкләрендә, сездә, Самарада, булырга туры килә. Бу урыннарда халыкның тамашаларга татар моңына, җырына сусап килүен күрәбез. Ә Татарстанда инде көн аралаш концерт булганга, биредә тамашачы иркәләнеп беткән дисәң дә ярый. Минем һәр өлкәдә иҗатымны яратучы яхшы дусларым бар. Самарада шундыйлардан Исмәгыйль Латыйпов белән Рифкать Хуҗинны атар идем. Шөкер, күрешеп, аралашып, матур гына яшибез.
– Иҗаттан тыш, нәрсә белән шөгыльләнәсең?
– Татарларда «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», диләр бит. Мин шулай кулымнан килгән хәтле төрле эшләр: сатып-алу, нефть промышленносте һәм башкалар белән шөгыльләнәм. Җыр-моң белән генә тамакны туйдырып булмый бүген. Иҗат – ул минем рухи байлыгым.
– Сәхнәдәге Илнарның тормыштагы Илнардан аермасы зурмы?
Бу турыда минем дусларым яхшы әйтерләр иде. Алар мине сәхнәдә дә, көндәлектә дә беләләр. Аллага шөкер, үземә «йолдыз чире» эләкмәде, аңа каршы иммунитетым югары. Мин аралашучан, кешеләрне яратам. Үземне сәхнәдә бер, тормышта икенче төрле, дип тасвирлый алмыйм. Тик җырлаганда барыбер ниндидер актер сыйфатлары таләп ителә, билгеле. Әйтик, кинода да, театрда да ул шулай. Мин сәхнәдән тамашачыларга озын буйлы булып та күренәм хәтта. Ә болай: «Кара, син бигрәк кечкенә икән!» – диләр (көлә). Әмма тормышта, әлбәттә, җиңелрәк, чөнки үз-үзең булып каласың.
– Иҗатыңда язмышыңа, тормышыңа бик тә туры килә торган җыр бармы?
– Әйе, мәсәлән, «Талбишек» җыры. Бездә мин тибрәлеп үскән бишек әле дә бар. Аны бик оста куллы кеше яхшы итеп ясаган булган. Дөрес, еллар үтү белән ул искергән инде. Мәрхүм дәү әнием: «Менә шушы бишектә тибрәтеп үстердек без сине, улым», – дип әйтә торган иде. Мин аны кадерләп саклыйм һәм «Талбишек» җырын башкарганда нәкъ шул бишегемне күз алдыма китерәм.
– Яшь кеше күзлегеннән бүгенге татар эстрадасын ничек бәяләр идең? Җырчылар күбәеп китте. Аларның барысы да кирәкме икән соң?!
– Яшьләр арасында талантлар бик күп. «Татар моңы» фестивален карап кына да моның шулай икәнлегенә инанып була. Төрле районнардан, авыллардан шулкадәрле моңлы тавышлы егет-кызлар катнаша биредә. Бер яшь егетнең искиткеч матур, көр тавыш белән җырлаганы әле дә исемдә. Шуларны күреп, татар эстрадасы әле тагын да үсәчәк, тагын да матур тавышлар пәйда булачак, дип әйтергә була.
– Тик, Илнар, авылдан килгән егет-кызларга зур калада зур сәхнәгә күтәрелергә бик тә авыр бит. Һәм күп кенә чын-чынлап талантлы яшьләрнең урынын сәләтсез, әмма акчалылары ала түгелме?
– Сүз дә юк, яшь талантларга ниндидер этәргеч, ярдәм кирәк. Матур-матур язмалар яздырып, тиешле урыннарга мөрәҗәгать итсәләр, аларның зур сәхнәгә күтәрелергә мөмкинлекләре бар, дип уйлыйм. Әйтик, «Барсмедиа», «Яңа гасыр» компанияләре яшь җырчыларны үстерәләр. Ә «Татар моңы» фестивале үзенә бер реклама булып тора. Әгәр анда катнашып, призлы урыннар яуласаң, эләгеп китеп була, минемчә. Безнең халык моңлы, сәләтле яшьләрне ярата. Шунысы да бар: сәхнә зур – барыбызга да урын җитә.
– Самара татарларына, биредә яшәүче табынучыларыңа, «Бердәмлек» газетасының укучыларына теләкләрең?
– Самарада яшәүче барлык татарларга кайнар сәламнәремне җиткерәм. Саулык-сәламәтлек, тынычлык, бергә-бергә җыелышып, концертларга йөрергә, матур гына яшәргә насыйп булсын. Амин.
– Матур, ихлас җавапларың өчен зур рәхмәт, Илнар. Сиңа да исәнлек, бәхетләр, иҗатыңда яңадан-яңа уңышлар телим һәм инде киләчәктә сине Самарада матур-матур концертларың белән көтеп калабыз.
Миләүшә ГАЗИМОВА |
Иң күп укылган
|