поиск новостей
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
17.05.2010 Җәмгыять

ЫШАНСАҢ ЫШАН-2

Федераль түрәләр үз байлыкларын ачып күрсәткәч, төбәк “хуҗалары” да үз бюджетлары белән таныштырды. Татарстан халкы да, ниһаять, республикада иң зур җитәкчеләрнең керемнәре турындагы мәгълүмат белән танышу бәхетенә иреште.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2009 елда, ягъни әле Премьер-министр буларак республикага хезмәт иткәндә 4,56 млн сум керем алганы турында декларация тапшырды. Бу сан Медведев һәм Путин күрсәткәннәреннән күбрәк: Россия Президенты – 3,335 млн сумын, РФ Премьеры исә 3,889 млн сумын теркәгән. Рөстәм Миңнехановның хатыны да былтыр кул кушырып кына утырмаган: аның узган елгы керемнәре 8,19 млн сумны тәшкил иткән. Аның исеменә теркәлгән милке дә күбрәк. Рөстәм Миңнеханов “Рейндж Ровер” джипына һәм 276 кв. метрлы фатирның өчтән бер өлешенә ия булса, хатыны шул фатирның тагын өчтән бер өлешенә, шулай ук 174,6 кв. метрлы фатир, ике өй (110 һәм 263 кв. м.) һәм ике җир кишәрлегенә (1776 һәм 414 кв. метр) хуҗа булып тора. Россиядә иң бай губернатор исә Тверьдә яши икән. Бу өлкәне җитәкләүче Дмитрий Зеленин былтыр 137,5 млн сумга баеган.

 

Бу атнада Татарстан Хөкүмәте әгъзалары да үз керемнәре турында хисап тотты. Татарстан Премьеры Илдар Халиков Чаллы мэры булып эшләгән 2009 елда 2,3 млн сум алган. Шунысы кызык, кулы астында эшләүчеләрнең күпчелеге аның үзеннән күбрәк акча эшләп калган. Мәсәлән, беренче урынбасары Равил Моратов – 6,376 млн сум, Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров – 3,5 млн сум, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов – 2,796 млн сум, мәдәният министры Зилә Вәлиева 2,5 млн сумлык керемнәрен теркәгәннәр. Шул ук вакытта Премьерның калган ике урынбасарын “иң-иңнәр” дип атарлык. Берсе – энергетика министры, “Татэнерго”дан килгән Илшат Фәрдиев – Хөкүмәттә иң бае. Былтыр ул 67 млн сум эшләп алган. Ә яңа гына вице-премьер булган Николай Никифоров – Хөкүмәттә “иң тыйнагы”. Аның декларациясендә 310 мең сум күрсәтелгән.

 

Башка министрларга килгәндә, финанс министры Радик Гайзатуллин – 3,1 млн сум, юстиция министры Мидхәт Корманов – 2,9 млн сум, эчке эшләр министры Әсгать Сә­фәров – 2,7 млн сум, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов – 2,3 млн сум, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов – 2,28 млн сум, экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов – 2,08 млн сум, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев – 2,3 млн сум, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев – 2,1 млн сум, хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль мәсьәләләр министры Айрат Шәфи­гуллин – 2,1 млн сум, ә икътисад министры Марат Сафиуллин 4,5 млн сум эшләп алганнар. Хөкүмәтнең яңа әгъзасы Наил Мәһдиев Бөгелмәнең “глава”сы булган чагында 1,4 млн сум керем алган. 2009 ел төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин гаиләсе өчен шактый уңышлы булды. Ул үзе 8,9 млн сумнан артык керем алган булса, хатыны – 9 млн сум. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин үзе 1,9 млн сум эшләсә, хатыны гаилә бюджетына 16,750 млн сум өстәгән. “Бизнес-Онлайн” интернет-газетасы мәгълүматларына караганда, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның узган елгы керемнәре 11,9 млн сумны тәшкил иткән. Ә транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафинныкы – 657 мең сум гына. Аның каравы транспорт министрының шәхси транспортына башка министрлар да кызыгырлык: үзендә дә, хатынында да LEXUS RX350 машиналары бар, министр әле LEXUS LS460да да йөри. Болары асфальттан хәрәкәт итү өчен генә. Әле суда йөри торган Silver Husky 530 катеры һәм кардан җилдерә торган Bombardir Lunex снегоходына да ия ул.

 

Дәүләт Советы депутатлары да үз декларацияләрен тапшырды. Анда да югарырак вазыйфа биләү югарырак керем алачаксың, дигән сүз түгел икән. Әйтик, парламентта иң бае аның Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин (5,2 млн сум) түгел, ә депутат Илсур Сафиуллин икән. Ул 9,4 млн сум өчен хисап тоткан. Депутат Хафиз Миргалимов 1,5 млн сум эшләп алган. Аның автопаркы Ленар Сафинныкыннан бераз аерыла: коммунистлар фракциясе башлыгы Москвич-412 һәм ВАЗ-21053 машиналарында җилдерә.

 

Ахырда исә башка парламент әгъзаларының керемнәрен хәбәр итеп китик. РФ Федераль Җыенның Югары палатасы әгъзалары да декларацияләр тапшырды бит. Сөләйман Кәримов (байлыгы 5,5 млрд доллар белән исәпләнә), Андрей Гурьев (1,9 млрд), Андрей Молчанов (1,8 млрд), Дмитрий Ананьев (1,6 млрд), Андрей Комаров (950 млн) Forbes журналының “алтын йөзлеге”нә керде керүен, тик алардан да калышмый торган “халык вәкилләре” бар икән. Мәсәлән, элек Межпромбанкны җитәкләгән, хәзер Тува вәкиле Сергей Пугачев – 3 млрд сум, Ханты-Мансидан Виктор Пичугов – 1,1 млрд сум керем алып калганнар. Иң “фәкыйрь” сенатор – халыкара эшләр комитеты рәисе Михаил Маргелов. Хатыны белән бергә алар 1,9 млн сумга яшәгәннәр.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 90-92 | 15.05.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы