|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2010 Җәмгыять
ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ ИКӘНКечкенәдән сатучы булып эшләп карыйсым килә иде. Туңдырма сатучы! (Бәлки моңа туңдырма яратуым сәбәпчедер.) Бу һөнәрне сайларга җыенмадым мин, ә бары тик эшләп карарга гына теләдем. Гомумән, минем өчен кибетче һөнәре уңайлы булып тоела иде: анда-монда йөгереп йөрисе юк, урының корыда, калькуляторың кулыңда… Җәйгә чыккач, апам белән икәүләшеп бакчада «кибет-кибет» уйнап мәш килгәнне хәтерлим әле. Беребез – сатучы, икенчебез – сатып алучы. Әй, ни генә сатылмый иде бакчабызда! Койма аша күреп узган күршеләр дә көлә иде бездән. Акча берәмлеге – чия яфрагы. Рәхәт бит: яфрак күп – теләсәң нәрсә сат та ал, сат та ал.
Ул еллардан соң шактый вакыт узды. «Кибет-кибет» уенының тәме онытылып та бара… Тик беркөнне нәкъ балачактагы кебек сүз белән әйтеп бетермәслек әлеге ләззәтле дә, кызыклы да, җаваплы да… хис-тойгыларны искә төшерергә туры килде бит әле!
Арып-талып укудан кайтып килешем. Кайткач чәй эчәргә берәр нәрсә алыйм әле, дип, юл уңаендагы кондитер кибетенә кердем. Киштәдәге тәм-томны бер кат күздән йөртеп чыккач, сатучысына күтәрелеп карасам: бәй, авылдаш апам сата икән ич! Киттек сөйләшеп, хәл-әхвәлләр сорашып. Көн саен шул тирәдә чуалсам да, күргән юк иде бит әле. Рәхәт инде ул зур калада авылдашыңны күрү. Җитмәсә, кибеткә өзлексез кереп торучылары да булмаса. Авылдаш апам мине берәр көнне иркенләп килеп утырырга чакырды. Шулчак башымнан бер фикер йөгереп узды. Менә бит ул балачактагы хыял! Ул үлмәгән икән әле. Дөрес, биредә туңдырма сатылмый. Ләкин барыбер… Шушы мөмкинлектән файдаланып, сатып та карармын дип уйлап куйдым. Кибетче һөнәренең тәмен, нечкәлекләрен белим дим. Тик авылдашым гына: «Медосмотр үтмәгәч, сиңа сатарга ярамый. Бик теләгәч, карап утырырсың, миңа да булышырсың», – диде. Ярар, анысына да шатланып риза булдым.
Алдан ук сөйләшенгәнчә, буш көнемдә иртән үк торып кибеткә йөгердем. Сатучы апа мине көтә иде инде. Ул елмайды, гомере буе кибетче булып эшләгән авылдашыма сатып карау теләге белән янып йөрүем сәер дә, көлкеле дә булгандыр шул.
Кибет кибет инде! Мондагы байлык! Җаның ни тели – барысы да бар. Алар кибет киштәләренә шундый матур итеп тезелгән. Сатып алучылар юк та юк. «Иртәнге якта шулай була, халык эшкә ашыга, пенсионерлар әкрен генә йокыларыннан тора, беркемдә дә конфет-печенье кайгысы түгел әле», – ди кибетче апа. Чынлап та, шулай икән. Көн урталары җитәрәк кенә кибеткә бер-бер артлы өлкәннәр керә башлады. Алар шакмаклы шикәр, повидлолы карамель конфет, «калын» печенье сорыйлар. Күбесе даими сатып алучылар.
«Теге, мин ала торганны бир әле!» – генә диләр. Араларында дорфараклары да бар икән. Берәү, үзенә печенье үлчәгәндә бер ватык кисәкне күргәч, тузынды-тузынды да, товарын алмыйча, үпкәләп чыгып китте. Икенче берәү кереп, бәяләрнең кыйммәт булуына, көн саен артып торуына сатучылар гаепле дип сүкте. Авылдашым: «Бәяне, апа, мин куймыйм бит!» – дип аңлатып та карады. Тыңлыймы соң! Рулетын да алды, кәефне төшереп чыгып та китте. Өченче бер әби һәр нәрсәнең составын сорап теңкәгә тиде. Кибетче апа аңа төп-төгәл нәрсәләр барын әйтсә дә, ул барыбер ышанмады. Тәки алмады.
Кибет берара тынып калды. Сәгать көндезге беренчеләр. Баскан килеш кенә без дә чәйләп алдык. Биредә төшке ашка ял вакыты юк икән. Кеше бетеп торган арада тартмалы конфетлар китерделәр. Сатучы апа аңа исәп-хисап ясады. Аннан соң аларны матур итеп тездек.
Көн кичкә авышты. Кибет эче кеше белән тула башлады. Эшче халык кайта икән. Болар пенсионерлар кадәр үк бәйләнчек түгел, шөкер. Бәлки, арулары җиткәндер. Карамель конфетлар гына да алмыйлар, килосы 350-400әр сумлык шоколад конфет кирәк аларга. (Биредә иң арзанлы конфетның килосы – 68, иң кыйммәтлесе 400 сум тора!) Сату гөрләп алды. Тагын тындык. Барысы да кайтып беттеләр бугай. Ә без һаман биредә. Минем арыган кыяфәтне күрепме, авылдашым:
– Бар, сеңлем, кайт инде, – ди.
– Ә син? – дим.
– Минем эш сәгатем бетмәде әле, иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр бит.
Кайтып барам. Мин көткәнчә бик үк күңелле көн булмады бит әле бу. 12 сәгать аяк өстендә басып тор әле син! Төшке ял вакыты да юк.
Үкенмим анысы, чөнки теләгем чынга ашты. Сату-алу хәлләрен дә яхшы беләм хәзер, кибетче һөнәренең нечкәлекләренә дә азмы-күпме төшенә башладым. Минем өчен башта бик җиңел эш кебек тоела иде, алай түгел икән шул. Калькуляторы кулында булса да, кибетчегә бит әле зиһен, чаялык, җитезлек, сабырлык та кирәк. Ялгыш санап «өстеңә чыгуы» да ихтимал. Кешеләр белән аралаша белергә дә тиешсең. Син дигәнчә генә һөнәр юктыр инде ул. Һәр нәрсәгә теләк, тумыштан килгән сәләт кирәк шул. Шул ук конфет-печенье сату өчен дә…
Сөмбел МӨСТӘКЫЙМОВА |
Иң күп укылган
|