|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2019 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда әйләнеп капланган машинада ике олы кеше һәм бала имгәнгәнЧаллыда әйләнгән җиңел машинада ике олы кеше һәм кечкенә кыз имгәнгән. Юл-транспорт фаҗигасе Орловка боҗрасында, Минзәлә һәм Машина төзүчеләр урамнары чатында булган. “Лада Ларгус” автомобиле “Лада Калина”га бәрелгән. Бәрелү нәтиҗәсендә “Лада Ларгус” түбәсенә әйләнеп капланган. Авариядә “Лада Ларгус”та утырган ике пассажир һәм йөртүче зыян күргән. 10 яшьлек кыз, 35 яшьлек хатын-кыз һәм 38 яшьлек ир төрле имгәнүләр алган. Аларны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр. дип яза Татар-информ.
ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, зыян күрүчеләр куркынычсызлык каешларын эләктергән булган. Шуңа күрә алар җитди җәрәхәтләр алмаган.
--- |
Иң күп укылган
|