|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2019 Экология
Татарстанда салкынайтачакЯкшәмбе, 28 июльдә, Татарстанда җылы көннәр кинәт килгән салкыннар белән алмашачак. Россиянең Европа өлеше төньягында төньяк полюстан килгән салкын һава шимбә көнне, 27 июльдә хөкем сөрәчәк. Төньяк-көнчыгышта юеш кар да яварга мөмкин. Салкын һава массасы 28 июльдә урта полосага да килеп җитәчәк. «Һава температурасы климат нормасыннан 8 градуска, ә урыны белән 10 градуска түбән булачак. Кайбер шәһәрләрдә иң түбән температура күзәтелергә мөмкин», дип яза Татар-информ.
Метеорологлар фаразлары буенча, 28 июльдә Татарстан территориясендә һава температурасы 4 градуска, ә 29 июльдә 8 градуска нормадан түбән булачак.
28 июльдә көндез Казанда 20 градус җылы булачак. Ә 29 июльдә – 15 градус, 30 июльдә 13 градус җылы көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|