|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2019 Мәдәният
Кариевлылар җәйге ял ФОТОЛАРЫ белән бүлешә1 июнь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең 31нче сезонын япкан иде. Театраль сезон ябылса да, Кариев театры үз эшен туктатмады: “Нәүрүз” фестивалендә катнашты, лагерьларда чыгышлар ясады, “Калеб” иҗади берләшмәсенең “Безнең җыр” лабораториясендә актив эшләде. Яңалыклар әле моның белән генә бетми. Яңа сезонда Кариев театры балалар өчен үзенең театраль символын булдырырга ниятли. Шул уңайдан театр конкурс игълан итә. Ул җанвар спектакль алдыннан балаларны каршы алачак. Конкурс шартлары буенча, катнашучылар театрның символы кем булуы турында кыскача язарга, нигә нәкъ шул символны сайлауларын дәлилләргә һәм kariev_theatre@mail.ru почтасына җибәрергә тиеш булалар. Конкурс 25нче августка кадәр дәвам итә. Җиңүче театрга ярты еллык абонемент белән бүләкләнәчәк. Ә әлегә кариелылар үзләренең җәйге ял фотолары белән уртаклаша:
--- |
Иң күп укылган
|