поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.07.2019 Интернет

Данил Сәфәров 25 июль көнне узасы “Инстаграм. Беренче адымнар” дигән мастер-классы турында сөйләде (ИНТЕРВЬЮ)

Бүген бөтен җирдән “Инстаграм” дигән сүз ишетелә. Аның белән беренче класс баласыннан башлап президентларга кадәр файдалана. Шул ук вакытта әле социаль челтәр белән якыннан таныш булмаган кешеләр дә шактый. 25 июль көнне Данил Сәфәровның шушы темага мастер-класс үткәрәчәге турында ишеткәч, бу турыда үзеннән сорашырга булдык, чөнки ерак барасы юк, Данил “Матбугат.ру” җитәкчесе.

- Данил, “Инстаграм” буенча мастер-класс үткәрү идеясе ничек барлыкка килде?
 
- Күптән түгел “Мәскәү татарлары штабы” оештырган мастер-класста спикер буларак катнаштым. Анда бик күп кеше килде, үз өлкәләрендә профессионаллар, хәтта профессорлар. Бүген көн саен өйрәнмәсәң, дөньядан төшеп каласың. Ул мастер-класста спикерлар һәм чыгыш ясаучылар күп булу сәбәпле конкрет инструментлар, мөмкинлекләрне өйрәнү җае булмады, күбрәк гомуми тенденцияләрне барладык. Ә очрашудан соң күп кенә катнашучылар килеп сорауларын яудырдылар. Чара беткәч тә бер сәгать җибәрмәделәр. Сораулар күп, социаль челтәрләрне өйрәнүгә, файдалануга ихтыяҗ зур. Шуңа күрә әлеге мастер-классны оештырырга булдым.
 
 
- Әмма син мондый очрашуларны даими оештырасың бугай?
 
- Моңарчы конкрет оешмалар заказы буенча гына эшли идем. “Татмедиа” агентлыгы башлыгы Айрат Зарипов тәкъдиме белән Татарстан районнарындагы газета редакцияләрендә мастер-класслар бирдем. Татарстан ЮХИДИ идарәсе дә даими чакырып тора. “Мәгариф” журналы белән төрле районнарга чыгып укытучылар каршында чыгыш ясадым. Бу юлы менә теләгән кеше килә ала, кем булуына карамастан.
 
- Мастер-классларда катнашучылар нинди фикерләр белән кайтып китә? Үз хисләре белән бүлешәләрме?
 
- Һәр мастер-класстан соң анкета өләшәм. Нәрсә ошады, нәрсә ошамады. Теләкләрен шунда язалар. Һич арттырусыз әйтәм, 99% кеше мастер-класстан абсолют канәгать кала.
 
- Ә 1 процент? ))
 
- Анысының да “Нәрсә ошамады?” дигән графада “җитми калды”, “информация күп, ә вакыты әз” кебегрәк язулар инде. 
 
- Күз алдыңа китер, син сөйлисең, ә тыңлаучы син сөйләгәннәрнең инде барысын да белә.
 
- Күз алдына китерәсе юк. Андый бер-ике очрак булды. Хәтерлим, Әлмәт һәм Менделеевск газеталары редакцияләрендә көчле кызлар бар иде. Мин сөйләгәннең 90 процентын беләләр. Әмма алар да вакыт-вакыт дәфтәрләренә нидер теркәп бардылар.
 
- Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп дисең. Бүген социаль челтәрләрдә эшли белмәгән кеше үзенең бу хәленнән оялырга да мөмкин бит.
 
- Шулай шул. 25 июльдә булачак мастер-класска беренче булып теркәлгән ханым “Минем ише “картлачларга” килергә ярыймы?” дип язды. “Чәйнекләр җыелышы” дип тә өстәде. Мин үзем дә күп өлкәдә “чәйнек”, гомер буе өйрәнәм. 20 яшьлекләрдән дә өйрәнергә ояты юк. Әйтәм бит, узган мастер-класска олы башларын кече итеп профессор Хатыйп Миңнегулов, академик Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковлар да килгән иде.
 
 
- Алар өлкән яшьтә. Алар белмәүләреннән оялмас та. Ә яшьләр?
 
- Килешәм, социаль челтәрдә утырмаучы яшь кеше бүген сәер күренә. Әмма төрле мисаллар бар. Әйтик, минем белән бергә үскән дус егетнең берничә миллион сумлык машинасы, бизнесы бар. Ул бер генә социаль челтәрдә дә теркәлмәгән. Интернетка штраф түләр өчен генә керә. Шулай да иртәме-соңмы ул “интернетлашачак”, чөнки киләчәк шуңа таба бара.
 
- Син уздырасы мастер-класс “Интернет. Беренче адымнар” дип атала. Бу беренче адымнарны, әйтик, өлкәннәргә үз балалары да аңлата ала бит инде. 
 
- Әлбәттә! Әмма никтер аңлатмый. “Зачем тебе это, мам” дип көләләр генә. Аннары аңлату белән аңлату арасында аерма бар. Әйтик, “Татмедиа” редакцияләрендә уздырган мастер-класстан соң кайберәүләр “безгә моны Мәскәү спикерлары килеп аңлатырга тырышкан иде инде, без аңламаган идек, хәзер аңладык” диделәр. Элек “Татарстан яшьләре”ндә эшләгән дустым Чулпан Фәттахова миңа бер комплимент әйткән иде. “Син катлаулы тоелган әйберне дә гади итеп аңлатып бирә беләсең” диде. Мин моны өлге итеп алдым. Ниндидер термин кулланам икән, аны аңлатып узам. Кемдер аңламады икән, сорау бирә, оялмый. Визуаль тоемлау да мөһим. Кеше үз күзе белән күрергә, тотып карарга тиеш.
 
 
 
- Белүемчә, бу мастер-класс түләүле.
 
- Әйе. 600 сум. Бу акчаны концертка барырга тотарга мөмкин яки гыйлем алырга. Чыгымнарның бер өлеше – зал арендасы. Островский урамы 15 йорт адресы буенча Шәриф Камал музеенда урнашкан “Татар китабы йорты” бик затлы, заманча җиһазландырылган зал. Парковкасы да бар. Чара, кем әйтмешли, көтү кайткач 18:00дә башлана һәм 20:00дә тәмамлана.
 
- Мастер-класста ниләр булачак?
 
- Синең алдагы сораулардан бу мастер-класс әби-бабайлар өчен генә дигән фикер туарга мөмкин (көлә). Алай түгел. 100 мең подписчигы булган продвинутый инстаграмчы да файдалы нәрсәләр алырга мөмкин монда. Күпләр постларны компьютердан таймер белән чыгара белми, телефоннан гына элә. Укучыларны еш кына аралашуга җәлеп итә белмибез. Подписчиклар санын ничек арттырырга, бәйгеләрне ничек оештырырга, фотоны ничек кисәргә, фото өстенә язуны ничек куярга, видеоны телефонда гына ничек монтажларга, һәр яңа подписчикка автомат рәвештә сәламләү текстын ничек җибәрергә, типик хаталар, мактанырлык кейслар – боларның барысын да өйрәнәчәкбез. Үзем файдалана торган җиңел приложениеларны, бушлай сайтларны күрсәтәчәкмен. Барыгызны да чакырып калам. Мастер-класска рәхим итегез. Теркәлү һәм түләүне шушы язма астында башкарырга мөмкин (карта белән түләү өчен VISA дигән төймәгә басыгыз).

Мастер-классның интернеттагы бите: http://danil.matbugat.ru/ 
 
Әгәр инде теркәлү белән проблемалар килеп чыкса, 89046605908 ватсабына языгыз. 
 
 

 
Алмаз Шәмсиев фотолары.
12+
     
 

 


Динара СӘЕТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 23.07.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»