поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.05.2010 Мәдәният

НАСЫЙБУЛЛА – СУГЫШНЫҢ ИСӘН КАЛГАН КОРБАНЫ

Билгеле булганча, апрель-май айларында Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында Равил Сабыр пьесасы буенча баш режиссер Фаил Ибраһимов куйган «Абага алмасы ачы була» спектакленең премьералары уза. Спектакль күпсанлы тамашачыларның, шул исәптән татарның күренекле шәхесләренең дә игътибарын үзенә җәлеп итте. Без аларның кайберләре белән спектакльне караганнан соң әңгәмә кордык.

Тамашачыларның фикерләре белән таныштырганчы спектакльнең кыскача эчтәлеген сөйләп үтик. Гап-гади татар авылында Насыйбулла бабай ялгызы гына яшәп ята. Авылдашлары аның турында берни дә белми диярлек. Хәтта паспорты юклыгы да бабайга 86 яшь тулгач кына, Бөек Җиңүнең 60 еллыгына әзерләнеп йөргәндә билгеле була. Шул хәбәрне ишетеп Казаннан журналист егет Айбулат килә. Бабай башта сөйләшергә теләмәсә дә, соңрак ачылып китә. Баксаң, ул 1940 елда бер гаепсез килеш 10 елга хөкем ителгән булган икән. 1942 елда үз теләге белән фронтка, штрафбатка киткән, Сталинград өчен сугышкан, Курск янында әсирлеккә төшкән. Фашист концлагереннән американнар коткара Насыйбулланы, ә «үзебезнекләр» шпион дип тагын 25 елга ГУЛАГка җибәрәләр. Туган авылына ул 1953 елда «без права выезда из деревни» дип язылган кәгазь күтәреп кайта...

 

Туфан Миңнуллин, халык язучысы:

 

– Сәнгать әсәре буларак спектакльгә бәя биргәндә беренче чиратта нинди критерийлардан чыгарга кирәк? Тамаша залы ничек кабул итә спектакльне? Бармы тамашачы күңелләрен кузгатырлык язмышлар? Монда бәхәссез бер әйбер бар: тамаша залы «Абага алмасы ачы була» спектаклен тулысынча кабул итте. Дөрес бу критерийның начар ягы да бар: тамашачылар кайвакытта арзанлы комедияләргә дә алдана. Әмма бу очракта зал спектакльне бик дөрес аңлады. Әсәр бар, кеше язмышы бар һәм ул берәүне дә битараф калдырмый, һәркемне дулкынландыра! Димәк, әле бу проблема искермәгән.

 

Чаллы театры Насыйбулла язмышын әйбәт итеп сәнгатьчә күрсәтә белгән. Артистлар бик шәп уйный! Дөрес, мин драматург буларак, спектакльне карап утырганда, их, мин менә болайрак язар идем, дип куйган чакларым булды, чөнки әсәр драматик повесть жанрында язылган, бу чиста драма түгел, повесть инсценировкасы кебек булган.

 

Әле ярый безнең илдә халык әйбәт! Шушы хәтле мыскыл итеп тә һаман Ватан дип сөйләшәләр. Алтын кешеләр яши бу Рәсәйдә! Сугыш беткәнгә 65 ел үтеп китте, бүтән илләрдә үзләренең геройларын әллә ниләр эшләтеп бетерделәр, ә бездә һаман квартир дип йөриләр. Мин кичә бер хәбәр ишетеп шаккатым. Бюджет хезмәткәрләренең бер көнлек хезмәт хакларын тотып калалар икән! Ветераннарга бүләк алырга кирәк дип. Бу бит отсызлыкның иң соңгы чиге! Ватан өчен гомерләрен кызганмыйча сугышкан кешеләрне зурлар өчен, мин булсам, Абрамовичларның бер миллиардын гына алыр идем. Ә болар китапханәчеләрнең өч мең сумлык хезмәт хакларыннан акча тотып калалар! Бу илне ничек итеп хөрмәт итмәк кирәк?!

 

Баш режиссер Фаил Ибраһимов спектакльдән соң сәхнәгә чыгып: «Безнең хәзер үзебезнең драматургыбыз бар!» – дигәч тә бик сөендем. Соңыннан әйттем үзенә, Камал театры ялгышын кабатлый күрмәгез, дидем. Алар «хәзер драматурглар заманы үтте, хәзер режиссерлар заманы җитте, без теләсә нәрсәдән спектакль ясый алабыз» дип йөриләр. Үз драматургың булу – ул театрның иң зур бәхете һәм иң зур уңышы. Әйттем чаллыларга: «Дөрес юлдан барасыз, иптәшләр!» – дидем.

 

Разил Вәлиев, ТР Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:

 

– «Абага алмасы ачы була»ның премьерасы турындагы хәбәр Казанга бик тиз килеп җитте, мин инде спектакльне караганчы ук аның турында бик күп фикерләр ишеткән идем. Шуннан интернетны ачып карадым, анда да шактый гына язмалар таптым. Каршылыклы фикерләр дә бар иде анда, әмма ләкин барысы да бик тә кызыксынып, кайберләре сокланып, икенчеләре бәхәсләшеп язган иде. Бәхәс тудырырлык булгач, әсәр бар дигән сүз инде ул. Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил әфәнде Шәйхрәзиевнең сүзләре хәтердә уелып калды. Ул Туфан абый белән икебезне чакырганда: «Чаллы театрында бик тә гыйбрәтле әсәр куйдык, килеп карагыз», – диде. Бүген без аның сүзләренең чынлыгына ышандык.

 

 Бу әсәрнең уңышы нәрсәдә? Монда гыйбрәтле кеше язмышы бар. Менә бүген спектакльдән соң фикер алышып торганда Туфан абый, мин язган булсам, болай язар идем, тегеләй язар идем, диде. Димәк, Туфан абый автор белән ярышка чыкты, бу инде бик зур нәрсә. Мин дә нәкъ шулай уйлап утырдым. Мин ничегрәк язган булыр идем икән, дим. Мин үзем, мәсәлән, Әхмәт Тимер белән аралашкан кеше, бәлки шуңадыр аны бераз башкачарак күрсәткән булыр идем. Ләкин бу очракта ул инде минем әсәр булыр иде, ә бүген без Равил Сабыр әсәре турында сөйләшәбез, аныңча да ышандыра. Миңа әсәр болай да бик ошый, бу – Равилчә. Әгәр инде шундый уйларга, бәхәсләргә сала ала икән, димәк, бу пьеса, бу спектакль булган дигән сүз.

 

Әсәргә уңышлы язмыш телим. Чөнки бу бик катлаулы тема, дөньяда моннан да катлаулы тема юк. Бер караганда, бөтенесе дә өстә яткан кебек, әмма ләкин сугыш турында кемнәр генә язмады, нинди генә китаплар, кинолар чыкмады, ләкин сугышның фаҗигаларын, 30-нчы, 40-нчы, 50-нче елларның фаҗигаларын яңача, тирәнрәк итеп күрсәтү – бик катлаулы. Бик зур темага алынганнар Чаллы театрында һәм азагына кадәр ерып чыкканнар, рәхмәт аларга!

 

Фәйрүзә Мостафина, Яр Чаллы педагогия институты ректоры, ТР Дәүләт Шурасы депутаты:

 

– Спектакль күңелгә бик нык тиде... Менә гомер үткән саен кайбер нәрсәләргә фикер үзгәрә икән ул. Мин соңгы араларда уйланып йөрдем, ә бу спектакльне карагач үз фикеремнең дәреслегендә тагын бер кат инандым – сугыш әле бетмәгән икән бит, аның формасы гына үзгәргән. Бүген кеше аңы белән хакимлек итәр өчен бөтендөнья сугышы дәвам итә. Күптән түгел өч көн авырып ятканда гел телевизор карарга туры килде. Баксаң, анда, әби әйтмешли, гел кяферлек кенә икән! Яшьләрнең башларына тузга язмаган әйберне тутырып кына торалар.

 

Фашизмның җир йөзендә башка халыкларны юк итүне максат итеп куйган идеологиясе, никадәр генә кызганыч булмасын, әле һаман исән. Шуңа күрә спектакльнең темасы бик актуаль. Әгәр хәтер булмаса, әгәр яшьләребез Насыйбулла кебек образлар аркылы ХХ гасырда яшәгән буынның җан һәм тән авыртуларын тоймаса, бездә мин әйткән бүгенге сугышта каршы тора алырдай көчләребез булмас һәм без җиңеләчәкбез, Алла сакласын.

 

Шулай килеп чыкмасын өчен без ата-бабаларыбызның чынлап яшәп бетерә алмаганын, сөеп, җырлап, эшләп бетерә алмаганын белеп, аңлап, тоеп яшәргә тиеш. Юкса, үзебез дә корбан булачакбыз. Шулай килеп чыкмасын өчен безгә бүген дә солдатлар кирәк – шушындый пьесалар яза торган авторлар, шушындый спектакльләрне куя торган режиссерлар, шушы спектакльдәге геройлар, шул образларга җан өрүче артистлар кирәк. Мондый катлаулы спектакльне аңлый торган, кабул итә торган, аны җылый-җылый карый торган тамашачылар кирәк. Аллага шөкер, алар бездә бар.

 

Без бер спектакльне сатып алдык, бөтен коллективыбыз белән килеп караячакбыз, икенче көнне институтта «Абага алмасы ачы була» драмасы буенча фикер алышу оештыралачак һәм мин башка җитәкчеләрне дә шулай ук итәргә чакырам.

 

Рафаэль Юнысов, «Чаллы икмәге» ЯАҖ генераль директоры, Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының Иганәчеләр Шурасы рәисе:

 

– Равилне мин беләм дип уйлый идем, ул тыйнак кына, сабыр гына үз эшен эшләп йөри, тик мин аны мондый зур һәм көчле әсәр яза аладыр дип, дөресен генә, әйткәндә, көтмәгән идем. Исем китеп карап утырдым спектакльне, шаккаттым! Һичшиксез, Равил – бик талантлы драматург. Татарның тарихы бик бай, аның дәһшәтле һәм куркыныч сәхифәләре дә шактый. «Абага алмасы ачы була» – шулар турында курыкмыйча сөйли торган спектакль. Аны чыгару – тәрбияви яктан да бүгенгесе көндә үтә дә кирәк гамәл. Киләчәк буыннарны дөрес итеп тәрбияләү эшендә бу спектакльнең роле чиксез, әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.

 

Әсәрдә дәүләт хезмәткәрләре каршына шактый катлаулы сораулар китереп куелган. Аларны ишетеп, аңлап, чын ирләрчә җаваплар эзли башласаң, димәк, син көчле кеше. Дөреслекне, хакыйкатьне өскә чыгарып күрсәтергә кирәк, аны эткәләп-төрткәләп әллә кая качырасы түгел. Бу фани дөньяда тамчы да рәхәт күрмәгән бичара кешеләребез бар безнең. Ялагайланып, макташып кына әллә кая китеп булмый, ул чирне йоктырырга ярамый, аннан башка да чирләр күп.

 

Мондый тирән эчтәлекле, гаҗәеп катлаулы әсәрне чыгарган өчен Чаллы театрына да бик зур рәхмәт. Әсәр моңа кадәр ачылмаган теманы күтәрә. Бездә гадәттә аңа бик керергә теләмиләр, читләтеп үтеп китәргә тырышалар. Без Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бик зурлап үткәрәбез һәм бу бик дөрес эш, чөнки бу җиңүнең әһәмиятен безнең халык өчен генә түгел, бөтен җир шары өчен бәяләп бетерә торган гына түгел. Әмма ләкин берьяклы гына карарга кирәкми. Халкыбыз җилкәсенә төшкән кыенлыклар, авырлыклар, бер гаебе булмаган килеш гаепле итеп ясалган, шул килеш үлеп киткән кешеләребез турында бер сүз сөйләмәү – безнең зур җитешсезлегебез. Болай барса, бездән соң киләчәк буыннарыбыз өчен, яшьләр өчен бу теманың бөтенләй ачылмыйча калуы мөмкин иде. Ә тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.

Иганәчеләр Шурасы рәисе буларак кына түгел, Чаллы кешесе, татар кешесе буларак та үзебезнең шәһәрдә шушындый әсәрләр иҗат итә ала торган драматург Равил Сабыр булуы белән, ул язганнарны сәхнәгә шәп итеп куя ала торган татар театры коллективы булуы белән горурланам. Иманым камил, бу спектакль безнең театрыбызның алга таба үсешенә тагын бер этәргеч булыр.

 

Вахит Имамов, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге сәркатибе:

 

 – Спектакль мине бик сөендерде. Бердән, авторы Чаллы драматургы булуы белән, икенчедән, 65 еллыкны уздырган шушы көннәрдә гап-гади татар кешесенең шундый авыр, газаплы язмышын, бүгенге көн проблемаларын Чаллы театрының курыкмыйча күрсәтүенә шатландым. Безнең бит соңгы арада театрда гел комедияләр генә куя башлаганнар иде. Имеш, кеше эштән арып кайткач, театрга ял итәргә килә. Татар театрлары репертуарында җитди тематикадагы әсәрләр бик аз. Мондый драмаларга, карап утырганда йөрәкне жу иттерә торган спектакльләргә алынырга куркалар.

 

Артистларның уены искиткеч ошады! Мин, мәсәлән, Насыйбулла картны уйнаган Рафил Сәгъдуллинга бүген үк ике дә шикләнмичә «Татарстанның халык артисты» исемен бирер идем. Насыйбулланың яшь чагын уйнаган Илфат Әскаров та безне төп геройны сындырып булмаганына ышандырды. Алар белән бергә эпизодик рольләрдә уйнаган яшь егетләр дә үзләрен бик яхшы яктан күрсәттеләр. Журналист егетне уйнаган Фәнис Сәхәбетдиновның тәҗрибәсе азрак икәнлеге сизелгән урыннар бар, әлбәттә, тик таш йөри-йөри шомара, яшь артистлар шулай уйный-уйный үсәрләр дип ышанасы килә.

 

Туфан абый спектакльнең повесть инсценировкасына тартым икәнен билгеләп үтте, ә мин әйтер идем, публицистикага охшаш урыннары да бар. Кайбер нәрсәләрне турыдан-туры маңгайга бәреп әйтмичә, тамашачыга уйлап бетерергә урын калдырып та эшләргә мөмкин иде, минемчә. Хәер, бәлки аларны әйтми калсаң, дөрес тә булмас иде. Шул ук бәйсезлек, мөстәкыйльлек турындагы хыял-фикерләр һәр татар йөрәгендә йөри, аларны тагын нинди сүз белән әйтәсең инде? Әйтик, әз-мәз китап укыган тәҗрибәлерәк кеше Гитлерның татарларга Идел-Урал штатын вәгъдә иткәнен белә, алар өчен спектакльнең кадере бар, ләкин яшьләр өчен бәлки бөтен җире дә аңлашалып та бетмидер.

 

Тагын бер әйберне уйлап утырдым спектакль караганда. Әсәрнең озын гомерле булуы кирәк бит. Тагын 15-20 ел үткәч бу спектакльне уйный алырлармы, ул тамашачының йөрәгенә бүгенге кебек үтеп керә алырмы, аңлаешлы булырмы? Менә мин Европаны урап кайткач бер нәрсәне аңладым – алар өчен Икенче бөтендөнья сугышы әллә кайчан беткән инде. Без һаман сугыш турында туглыйбыз да туглыйбыз, ә Европа ул турыда сөйләшүдән күптән туктаган инде.

 

Французлар өчен Наполеоннан да, күпме илләрне басып алган, күпме халыкны кырган Наполеоннан да даһи кеше юк җир шарында. Кем әйтә ала 100 елдан немецлар Гитлер турында шулай уйламас дип? Рейхстаг стенасы совет солдатларының язуларыннан күптән чистартылган инде. Аның түбәсендәге кызыл байрак кадалган сыннар да алып ташланган. Немец халкы үзенең җиңелгән, мескен көннәрен онытсын өчен рейхстагны чистартканнар, тарихны шулай итеп юганнар. Менә шундый уйларга да этәрде мине бу спектакль...

 

Факил Сафин, рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәге җитәкчесе, «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире:

 

– Бу спектакльне караганда тамашачылар битараф кала алмый, чөнки монда җәмгыятьнең нинди булуына карамастан кешенең чынлыгы күрсәтелә. Насыйбулланың чынлыгы аның күңелендә яшерелгән, аның бу чынлыкны берәүгә дә бирәсе килми һәм, дөресен генә әйткәндә, ул берәүгә дә кирәк тә түгел. Насыйбулла – ул совет җәмгыяте корбаны, сугышның исән калган корбаны. Сугыштан соң җәмгыять шактый үзгәрсә дә, ул бүген дә корбан. Чөнки Тахаулар, Локманнар, Лариса Мирзагитовналар аны шәхес дип түгел, ә бер җан асраучы дип кабул итәләр.

 

Тагын шушы чынлыкны ачып күрсәтергә бик нык теләгән журналист егет Айбулат та бар әле. Гомере буе паспортсыз яшәгән бабай журналист өчен зур табыш, әлбәттә. Тик Насыйбулла белән сөйләшү барышында ул шушы чынлыкны күрә һәм аның шуны башкаларга да күрсәтәсе килә. Ә менә күрсәтергә ирек бирмәүләре – анысы инде безнең бүгенге җәмгыятьнең чынлыгы. Тамашачы шушыны аңлап, Насыйбулланың гына түгел, безнең барыбызның да фаҗигабызны аңлап тетрәнә.

 

Һәркем үзенең гаиләсендә Насыйбулла булуына ышана башлый, һәм ул чынлыктан да шулай. Азмыни бездә репрессия чорларында кулга алынып кайтмаган, сугыш елларында хәбәрсез югалган кешеләр? Җәмгыятьтәге соңгы үзгәрешләр чорында күпме кеше үз-үзен югалтты? Бернинди паспорт ярдәмендә дә таба алмадылар үзләрен! Шуңа күрә Насыйбулланың паспорты – ул аның шәхесе, ул аның чынлыгы. Шуңа күрә аңа бернинди паспорт та, пенсия дә кирәкми.

 

«Абага алмасы ачы була» – көчле публицистика белән сугарылган бик катлаулы, тирән эчтәлекле драматик повесть. Мондый әйберне сәхнәгә чыгару – бик катлаулы эш. Пьеса авторы да, режиссер да, артистлар да бик олы эш эшләгәннәр. Рәссам Булат Ибраһимовның да сәхнә бизәлешендәге уңышлы алымын әйтми китәргә ярамый. Геройлар өстендә һәрвакыт гильотина пычагын хәтерләткән рәшәткә эленеп тора. Ул теләсә кайчан аларның башларына килеп төшәргә мөмкин. Бу җәмгытьнең тотрыксызлыгын, аның һаман да корбаннар эзләвен аңлата торган символ. Аны менә уйнатып та аласы иде, тик һаман да шул сәхнә булмау, техник мөмкинлекләр чикләнгәнлеге театрның иҗади мөмкинлекләрен кыса, драматургияне ахырына кадәр ачып бирергә комачаулый.

 

Әле артистларның да пьесадагы бу чынлыкны аңлап бетерүләре, тоемлаулары кирәк бит. Барысы да пьеса материалын йөрәкләреннән үткәргән дип әйтеп булмый әлегә. Рафил Сәгъдуллин шәп уйный. Насыйбулланың яшь чагын уйнаган Илфат Әскаров һәм Гөлия ролен башкарган Лилия Минһаҗева шулай ук тамашачыларны ышандырдылар. Насыйбулланың 1953 елда авылга әйләнеп кайткач Гөлиясе белән 13 елдан соң яңадан очрашып кочаклашуын тамашачылар дәррәү кул чабулар белән каршы алды. Димәк, алар тамашачыны шушы халәткә китереп җиткерә алдылар. Бу бик зур осталык сорый торган әйбер, рольләрнең эпизодик икәнен искә алсак, бигрәк тә.

 

Һәм инде журналист егет Айбулат бу сөйләшүдән соң җәмгыятьнең беркайчан да бу кешеләр, бу корбаннар алдында гафу үтенмәсен аңлап кайтып китә. Насыйбулла бабайга язган хатында ул аның алдында гафу үтенә, ягъни чын шәхескә әйләнә. Шуның белән Айбулат та да бу җәмгыятьнең корбанына әверелә, чөнки ул язган әйберсен бастырып чыгара алмый...

 

Минемчә, тамашачылар бу спектакльдән бик зур гыйбрәт алып киттеләр.

 

Вәсилә Шәрипова, 10-нчы мәктәпнең татар теле укытучысы:

 

– Ни дип әйтсәм дә аз булыр кебек! Минем соңгы елларда мондый тәэсирле спектакль караганым юк иде әле. Спектакль атмосферасына залга кергәнче үк чума башлыйсың, чөнки программканы солдат хаты кебек өчпочмаклап ясаганнар. Мин бу программканы өйгә алып кайтып иң кадерле урынга куям, бу спектакльне карагандагы кичерешләремне искә төшереп торыр. Залда ут сүнгәч, «Озата барма» көе яңгырый башлый. Ул шундый оста итеп эшкәртелгән Нияз Таханов тарафыннан, бер уйлаганда таныш көй дә кебек, яңа да кебек үзе, һәрбер күзәнәгеңә үтеп керә.

 

Һәркем бу дөньяга бәхетле яшәргә килә. Тик, ни кызганыч, барысы да үзеңнән генә тормый. Насыйбулла картны гомер буе җәфа чигәргә, сөйгәненнән 13 елга аерылырга, төрмә газапларын, концлагерьләрне үтәргә, анасын, баласын югалту утларында янарга кем мәҗбүр итә? Шушы сорауга җавап искиткеч зур осталык белән уйнап күрсәтелде. Телесериал булса, моны 40 серия итеп күрсәтерләр иде, билләһи! Безнең Чаллы артистлары ике сәгать эчендә ХХ гасырда яшәргә насыйп булган буынның бөтен ачы язмышын ачтылар да салдылар. Шыгрым тулы залда кайвакыт үле тынлык торды, шым иткән тавыш та ишетелмәде, аннан соң халык көлде дә, елады да, ә ахырда кул чабып артистларны сәхнәдән озак кына җибәрмичә тордылар, чәчәкләр бүләк иттеләр.

 

Көчемнән килсә, мин «Абага алмасы ачы була» спектаклен телевидениегә төшереп алып Россиянең барлык мәктәп укучыларына мәҗбүри күрсәтер идем. Безнең балалар моны күрергә, белергә тиеш!

 

Рәсемдә:  Насыйбулла Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгдуллин

 

Чыганак: http://nabchelny.ru/tatdram/novosti_teatra/2010-05-12/tamashachylar_fikere


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»