|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2019 Криминал
Казанда шартлату белән янаган куркыныч җинаятьчене кулга алдылар (ВИДЕО)Фатирына бикләнеп, йортны шартлату белән янаган ирне кулга алганнар. Бу хакта гадәттән тыш урыныннан “Татар-информ” корреспонденты хәбәр итте. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, гадәттән тыш хәл бүген, Минск урамындагы йортта булган.“Бүген Казанның “Азино-2” полиция бүлегенә, Минск урамындагы күпкатлы йортта яшәүче ирнең үз фатирында бикләнүе һәм газ конфоркаларын ачып куюы турында хәбәр иттеләр. Йортта яшәүче 39 кеше эвакуацияләнгән, газ колонкалары ябылган. Хәзерге вакытта ирне кулга алганнар һәм полиция бүлегенә алып килгәннәр”, - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Бүген көндез, Минск урамы 44 нче йортта яшәүче ир фатирына бикләнеп, йортны шартлату белән янады.
Йортта яшәүчеләр газ исен сизүләрен һәм экстрен хезмәтләргә шалтыратуларын сөйләделәр. Соңрак алардан фатирларыннан чыгуны сорадылар.
--- |
Иң күп укылган
|