|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2019 Шоу-бизнес
«Барысы да яхшы булыр, Алла бирса!» - Чәчкә инстаграм халкын пошаманга салдыИнстаграм шундый социаль челтәр инде ул. Кайвакыт аңлашылмаучанлыклар да килеп чыга. Җырчы Чәчкә кул фотосын элеп куйган. Аңлашылганча әлеге кул сырхау кешенеке һәм ул авыр хәлдә. Фото астында мондый язу: «Барысы да яхшы булыр, Алла бирса!» Моны күргән инстаграм халкы борчыла башлады. Күбесе моны Чәчкәнең хәләл җефете Ирек дип уйладылар, аңа исәнлек, тизрәк савыгу теләделәр. Чәчкә һәм ирекнең нинди матур пар булуына сокландылар. “Кем бу? Ни өчен аңлатып язмадыгыз? Аңлатмагач, ник куясыз бу фотоны?” дип Чәчкәне гаепләүчеләр дә булды. Һәм, әйтергә кирәк, бу гаепләү комментлары күп лайк җыйган.
Соңыннан гына Чәчкә аңлатма бирде: “Ирем белән барысы да яхшы, Баланлы авылында яшәүче әбием өченче инсультын кичереп хастаханәдә ята. Хәлен яхшыртыр өчен табиблар да, үзебез дэ барысын да эшләргә тырышабыз. Аллаh кулында барыбыз да. Авырганнарга тизрәк савыгырга, сәламәт булганнарыбызга авыруларны урап узарга язсын!”
“Матбугат.ру” коллективы Чәчкәнең әбисенә саулык теләп кала.
--- |
Иң күп укылган
|