|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2019 Җәмгыять
Тәбрис Яруллин өр-яңа проект тәкъдим итәБөтендөнья татар яшьләре форумының элекке рәисе Тәбрис Яруллин һәм форум рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов татарча подкастлар эшли башлаган. "Казан кайный" дип аталган подкастның беренчесен Вконтактеда тыңларга мөмкин. Беренче подкаст Tatarka һәм Лэйнаның яңа клипларына, ТНВ төшергән ситкомга, Сабан туена һәм башка актуаль темаларга багышланган. Беренче эпизод: камералар һәм коймалар, Tatarka һәм Лэйна, Сабан туе һәм 1,5 миллион еврога багышланган, дип яза Татар-информ.
"Иң кайнар темаларны Рәдиф белән уртага салып сөйләшәчәкбез. Алга таба кунаклар да булачак", - ди Тәбрис Яруллин.
Подкаст белән ике дистәгә якын кеше бүлешкән. Тыңлаучылар подкастны уңай бәяләгән һәм киләчәк чыгарылышлар өчен киңәшләрен, темаларын тәкъдим итәләр.
Подкастинг - Интернетта радиотапшыру стилендәге тапшырулар.
--- |
Иң күп укылган
|