поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.07.2019 Ана теле

"Сөйләм оештырганда бу сәләттән оста файдалана белергә генә кирәк"

Бу язмалар тәлгәшендә тел берәмлекләренең берсе –мөнәсәбәтлекләрнең төрләренә, мәгънә белдерү үзенчәлекләренә бераз тукталган идек инде. Бүгенге төп максатыбыз – аларны бәйләү чарасы буларак күзәтү, мөмкинлекләрен барлау, анализлау. Зурдан кубып белдерә алабыз: аларны да, телнең башка берәмлекләре кебек үк, синтаксисның үз категорияләре, ягъни сөйләм оештыруның төп чараларыннан берсе дип саный алабыз. Димәк, мөнәсәбәтлекләр синтаксисы (нәхүе) дигән категория аерым каралырга хокуклы. Дәлиллик.

Иң күп санлы мөнәсәбәтлекләр – ул ярдәмче фигыльләр. Аларның семантик мөмкинлекләре шактый барланса да бәйләүче чара буларак мөмкинлекләре, куллану үзенчәлекләре системалы өйрәнелмәгән. Сөйләм оештырганда гамәли әһәмиятен истә тотарга кирәкле кайбер мисалларны гына китерәбез. Аларның семантик һәм структур үзенчәлекләрен күзәтегез әле:
   –Дәрес хәзерләргә абыең ярдәм иттеме?
   – Итте.
   – Күршең хәл белешергә кереп торамы?
   –Тора. 
   – Поезд вакытында килеп җиттеме?
   –Җитте;
 
Рәсми исеме “ярдәмче” булса да сөйләмдә алар мәгълүмәт, хис төсмерен иң “җитди” сүзләрдән дә көчлерәк, тәэсирлерәк  бирә ала.
   – Зур шатлыклы хәбәр сөйли торганнардыр... (Без булсак “сөйлиләрдер” дип кенә канәгатләнер идек); ... түгәрәк күл җәелеп ята; ...   былчырак сөреп йөрергә яратып та бетерми;   ... вакытында  түләп барырга омтыла...;
Алар бу хакыйкатькә төшенеп җиттеләр (С.Т.);
Бу хәл колхозчыларны да уйландыра торгандыр (С.Т.).
   
“Грамматиканы өйрәнүчеләр бу төр берәмлекләрнең бурыч-функциясен менә нәрсәдә күрә: мөстәкыйль сүзләр җөмлә белән сүз тезмәсе эчтәлегенең төп идеясен, мәгънәләрен тәгъбир итәләр: ярдәмлекләр исә шундагы мөстәкыйль сүзләрнең үзара бәйләнешләрен күрсәтүгә хезмәт итәләр яисә әйтелмәнең эчтәлеген мәгънә ягыннан төгәлләндерү, аныклау кебек функцияләрне үтиләр” (Хангилдин, 1959, 314 б.). Ачык ки: бу төр берәмлек, сүз кебек үк, сөйләм берәмлекләре икән, анда да әле нәкъ менә сөйләмнең төп вазыйфасын – берәмлекләрне бәйләү чаралары икән! Аларның менә шул асыл сыйфатына тәфсиллерәк тукталыйк. Әлбәттә, сөйләмдә мәгънә беренче урында булырга тиеш. Мөнәсәбәтлек, ярдәмче фигыль белән иң әүвәл мәгънә төгәллегенә ирешелә . Татар бир генә дими, бир әле, ди. Менә бу мисалларда мәгънә төсмерләренең нечкәлек, төгәллек дәрәҗәсен күзәтегез әле: Г.Галиуллин белән әңгәмәне туктатып торып, җыр тыңлап алыйк (Татарстан радиосы, 2009, 20 март. Г.Садыйкова);    ... Буяп йөри (С.Т., 1986, 15 авг. И.Хәйруллина).; Файдаланмыйча ята торган (Шунда ук, И.Хәйруллина).
 
Ярдәмче фигыльләр өстәмә хис белдерү чарасы да:   Ничек итеп онытыйм... (И.Юзиев. Җыр);   Очып барып кайтыр идем, әгәр булсам күбәләк;  Сихерләми торсыннар! (Т.я., 2010 16 окт. Баш мәкалә исеме).
    
Гомумән ярдәмлекләрнең, аерым алганда ярдәмче фигыльләрнең аралашу-аңлашу максатында барча төр сөйләмдә (аерым алганда  иҗтимагый-сәяси сүзтезмәләрдә дә) уңай һәм тискәре мәгънә төсмерләрен, уңай һәм тискәре хис төсмерләрен белдерү мөмкинлекләре мулдан; аларның бу сәләтеннән оста файдалана белергә генә кирәк. Кешенең тел тоемлау сыйфатына бәя бирә торган бизмән дә әле алар. Минем бабай (Күлле-Кименеке) Сибгат Хәкимгә гамьсез түгел иде, шигырен күрсә, ошатса-ошатмаса да “Тагын язган булган” дия торган иде. 
   
Тасвир чарасы буларак мөнәсәбәтлекләрнең мөмкинлекләре чиксез. Телне нечкә тоемлаучы каләм әһелләре моннан оста файдалана белә. Мисалларны күзәтеп, уйланыйк әле – ярдәмче фигыль нинди мәгънә, хис төсмерен “күпертеп” күрсәтер өчен “табылган”. Куллану төрлелегенә диккать итик: “Биреп тор әле. Бу китабыңны алып торыйм әле. Шул атларга утырып // еракларга килә китәсе (Җыр); Белсәң икән кемнәр икән дөньяны бутаучылар (Җыр)”. Берничә генә фәнни тезис китерик. Мәсәлән, әле бәян ителгән ярдәмче фигыльләр туры мәгънәсендә иде. Ә менә болары күчерелмә мәгънәлеләр:  Язучы Камалов үзенең очеркында чыннан да анкетадан ерак китә алмаган, Зөфәр Садретдинов кабинетыннан чыга алмаган (Ш.Бикчурин. К.у., 1978, №3, 156 б.);
   
Мөнәсәбәтлекнең тезмәдә бирелү рәвешенә карап та мәгънә, хис төсмеренә тәэсир итеп була икән: ...Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кылган бер генә игелек тә үзенә кире кайтмый калмый (Ш.К., 2009, 23 сент. Ф.Баттал). Тезмәдә өч берәмлек, өчесе дә тискәре мәгънәле, ә тезмә – уңай.
 
Кызганыч ки, бу төр лексемаларның нечкәлеген тоемлап җиткермәгән, урынсыз кулланган очракларына да юлыгып, укучының кәефе кырыла. Кайбер очраклы күзәтүләр белән генә чикләнәбез: –  Ярдәмче фигыльнең мәгънә төсмере тамыр фигыльнекеннән әлләни ерагаймый. “Эштән чыктым гына (заводтан дип аңладык), өйгә кайтып киләм”; Шул ук кеше шул ук әңгәмәдә: “Кичә бакчада тәмам эштән чыгылган, бүген бармакны да селкетеп булмый”;  –Туры мәгънәле берәмлек белән күчерелмә мәгънәлесенең аермасы бутала:  “Авылны сакларга кирәк!- дип чаң суккан булалар. Җитәкчеләр, сәнгать әһелләре чаң суга дип уңай мәгънә әйтергә тели, ә тискәре мәгънә килеп чыккан (Т.я., 2008, 15 май). – Мөнәсәбәтлек еш кына артык, кабатлау буларак тискәре кабул ителә: “Яратам бары үземчә генә (Җыр); Мөнәсәбәтлекне йә кыскартып, йә өстәп, сөйләм яңгырашын (мелодика) көйләп була, бу аеруча шигырьдә, җырда ритм, рифманы дөрес хәл итү өчен кулай: моңа мөнәсәбәтлекне синоним сүз белән (гафу итегез – кичерегез), яисә синоним кушымча белән ( кул куя – имзалый) алыштырып ирешелә.                                
Мөнәсәбәтлекләрне сөйләм гамәлиятендә куллануның шактый катлаулы шөгыль булуын язучы Марсель Галиев уйлануларында да күрәбез: “ –Җырны “Кайту” дип атагансыз, ә ул сүз бер урында да яңгырамый. Икенче кушымтада “кайтып барышлары” дип язылган иде бит!– дигәч,  Хәйдәр агарып чыкты, ул үзенең ялгышу мөмкинлеген дә, тәнкыйтьне дә авыр кичерә иде бугай. Аптырап, бераз утырды да:
   – Кайтып барышлары... Кайта да, бара да була мыни?- диде.
 
Мин көлеп җибәрдем. Татар фигыльне, гадәттә, бер сүз белән генә кистереп белдерми. Күренешне дәвамлы, ягымлы итеп, тормышның кадерен белеп әйтә: язып ятам әле, ди икән, ятып язу турында сүз бармый; кайтып киләм, китеп барыш, сөйләп торам... Телебезнең бу гаҗәеп үзенчәлеге, хикмәте, сере, бөек табышы... (“Тавышында – дала киңлеге”. Т.я., 2009, 26 сент.);  Көлү мәрәкәсе. “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире булып эшли башлагач, мине баш редактор Зәки Нури үз кабинетына чакыртты.
   –Кулъязмаларны бер дә игътибар белән карамыйсыз. Күр инде, бер хикәядә генә дә унике урында “көлеп җибәрде” дигән сүз киткән.
    –Дөрес язылган бит инде, Зәки абый, хата юк.
   – Ничек булмасын инде, көлә дә, җибәрә дәме?
   – Алай булгач, “көлеп куйды” дип төзәтик.
   – Көлә дә, куядамы?– дип, Зәки Нури үзе дә җәелеп көлеп җибәрде...
     ............
    – Әллә соң, Зәки ага, бу парлы фигыльләрне ташлап, Нурихан Фәттах сыман гына язарга микән?! Ул бит, әнә, ничек кисеп кенә куя: Барды, Алды. Салды. Көлде. Бетте... (Т.я., 2010, 11 сент. М.Галиев  ).
   Ни кызганыч, татарның бу төр берәмлекләре дә еш кына калып-штамп буларак урынсыз кулланыла.   Мөнәсәбәтлек сыйфатында санала торган бәйлекләр (буенча, өчен, турында) бу кәсәфәткә аеруча еш бирелүчәнАларына, Аллаһы кушса, махсус язма тәкъдим итәрбез.
                                                   Илдар Низамов,
                               филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 11.07.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»