|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2019 Мәгариф
Мэрның мәктәп директорлары турында чыгышын дөрес җиткермәгәннәр - Чаллы мэриясе
Бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре мәктәп директорлары белән контрактны өзүгә нигез түгел. Эшлекле дүшәмбедә Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиевнең сүзләрен дөрес аңлатмаганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Чаллы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лидия Золотарева әйтте. Матбугат чараларында Яр Чаллыда БДИ нәтиҗәләре түбән булган берничә мәктәп директоры белән контракт озайтылмаячак дигән мәгълүмат чыккан иде, дип яза агентлык.
“БДИ һәм ТДИ нәтиҗәләре килешүне өзүгә сәбәп түгел. Эшлекле дүшәмбедә Чаллы мэры Мәһдиевнең сүзләрен дөрес җиткермәгәннәр. Аның сүзләре мәктәп директорларының гомуми киңәшмәсе йомгаклары белән бәйле һәм утырышта имтихан нәтиҗәләре әле билгеле түгел иде. Мэр барлык мәктәпләрдә дә бертөрле шарт тудырылуын, әмма кайберләрендә нәтиҗә яхшы, ә кайберләрендә начар булуын әйтте”, - диде Лидия Золотарева.
Лидия Золотарева сүзләренчә, Чаллы мэры мәгариф идарәсенә кайбер мәктәпләрнең нәтиҗәләре югары булмавын методик яктан тикшерергә кушкан. “БДИ һәм ТДИ турында аерым сөйләшү булмады. Тулаем алганда, хәзер беренчел мәгълүматлар гына билгеле. Бу очракта дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре аркасында килешүләр өзелгән дип әйтү дөрес түгел”, - диде ул.
Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары кайбер мәктәп директорлары белән килешүнең озайтылмавын әйтте. “Мәсәлән, бер директор әнисе авыру сәбәпле эшли алмый, икенчесе башка шәһәргә күченә. Ә өченче директор җитәкчелек иткән мәктәпнең күрсәткечләре берничә ел дәвамында түбән, шул сәбәпле аның белән килешүне озайтмадык. Әмма монда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре түгел, ә мәктәпнең гомуми эшчәнлеге исәпкә алына”, - диде ул.
Лидия Золотарева мәктәпләрнең имтихан нәтиҗәләре керми торган рейтинг күрсәткечләре булуын әйтте. Алар педагогик кадрлар белән методик эшләү, тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәләренә нигезләнә. Агентлык әңгәмәдәше мәктәп директорлары килешү нигезендә билгеле бер срокка эшкә алына, дип тә өстәде. “Бу система безнең шәһәрдә 10 елдан артык эшләп килә”, - диде ул.
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|