поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Гыйнвар
  • Гали Акыш (1918-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь
  • Азат Абитов - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
05.07.2019 Дин

Зираттагы агачларны кисәргә ярыймы?

«Зираттагы агачларны кискәннәр, берәүдән дә сорап тормыйча, берничә кеше өмә ясап агачларны юк иткәннәр. Агачлар каберләрне җил-яңгырдан саклап торалар иде. Элек, зираттан бернәрсә дә алып чыгарга ярамый, дип әйтәләр иде әби-бабайлар. Ул агачларны кисү гөнаһ түгелме икән соң, бу мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде», – дип мөрәҗәгать иттеләр редакциябезгә Мөслим районы Вәрәшбаш авылыннан.

Агач баскан зиратлар Мөслим өчен генә түгел, башка районнар өчен дә зур проблема. Татарларда кабергә агач утырту гадәте электән килә, тик алар мәңгелек түгел, картаялар, корыйлар, җил белән авалар. Күптән түгел генә Яшел Үзән районыннан бер укучыбыз: «Давыл вакытында көчле җил карт агачны аударган, зур ботагы безнең әтинең каберенә төшеп, ташын җимергән», – дип сөйләгән иде. Баксаң, агачлар бер яктан каберләрне ышыклап тора кебек тоелса да, уңайсызлыклар китереп чыгарырга да мөмкин икән. Кайбер авылларда агачлар үсеп, зиратлар куе урманга әйләнде. Кеше җирләргә дә буш урын калмады, дип зарланучылар бар. Кабер өсләре чиста, зират иркен булса, җыештыручы, өмә ясаучы кешеләргә дә күңеллерәк бит.
 
Укучыбыз шикаяте буенча Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зинфира Маннаповага да шалтыраттык.
 
– Яз, көз айларында без гел өмә оештырабыз, авылыбызның өлкән яшьтәге кешеләре үзләре бу эштә башлап йөри, хәтта 82 яшьлек абыстаебыз да үрнәк күрсәтә. Зиратларны тәртиптә тоту, гадәттә, авыл хәзрәтләренә йөкләнә. Вәрәшбаш авылында моның өчен Сәхибҗан абый җавап бирә. Ул – авылның мулласы. Халык белән киңәшләшеп, кисәргә кирәкле агачларны барлаганнан соң, ел да зиратны корыган ботаклардан арындыралар. Аннары читкә алып чыгып ягалар. Кирәк кеше утынга өенә алып кайта. Кеше нәрсә дисә дә, ниятебез изге, – ди Зинфира ханым.
 
– Вәрәшбаштан ерак түгел Ирекле дигән авыл бар. Хәер, булган дисәң дөресрәктер. Ул авылда инде 50 еллап кеше яшәми, әмма зираты бүген дә саклана. Вәрәшбаш авылы халкы берләшеп үзара салым акчасына шул ташландык зиратның тирә-юнен дә койма белән әйләндереп алган, анда да өмә оештырганнар. «Үлгәннәрнең каберен карап торырга, зиратларны чистартырга тырышабыз», – ди авыл башлыгы.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам хатибы:
– Зират һәрберебез өчен изге җир, чөнки анда әти-әниебез, әби-бабайларыбыз ята. Әлбәттә, Рәсүлебез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм хәдис шәрифләрендә зиратта агачларны утыртырга рөхсәт иткән. Вә ләкин киләчәк турында да уйларга кирәк. Агачны утырттың икән, аны карарга, үстерергә, аңа су сибәргә кирәк. Агачны утыртуын утыртабыз да, аны тәрбияләп торырга онытабыз, алар зур булып үсә, яфраклары коела, картайган агач аварга да мөмкин. Хәтта кайбер иске зиратларга кереп тә булмый бит. Куе урманга әйләнгәннәр. Шуңа да галимнәребез, шушы агачларны кисү рөхсәт ителә, ди. Зират тәртиптә торырга, чиста булырга тиеш. Шул нияттән, зиратларны чистартыйк, карыйк. Агачларны утырту-утыртмау мәхәллә белән хәл ителә. Төрле агачлар бар бит, өрәңгесе дә, сирень куагы да. Зиратларыбыз чүп-чар оясына әйләнмәсен иде. Кыскасы, бу мәсьәләдә мәхәллә ничек хәл итә, шунысы хәерлерәк.

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.07.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы