|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2019 Криминал
Казанда җанөшеткеч фаҗига: 1,5 яшьлек сабыйны әтисе үтергән дип фаразлана
Бүген Казанда мәете табылган 1,5 яшьлек баланың муенына әтисе пычак кадаган һәм үз-үзенә кул салмакчы булган, дип фаразлана. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Бала бүген, 3 июльдә, Якуп урамындагы фатирда табылган. Якынча мәглүматларга караганда, баланы элек хөкем ителгән әтисе үтергән. Ул үзен дә пычак белән яралаган, хәзерге вакытта хастаханәдә. Медицина ярдәм күрсәтелгәч, ир-ат кулга алыначак.
РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары Җинаять кодексының үтерү (105 нче маддәнең 2 нче өлеше) маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү аны сак астына алу турында мөрәҗәгать итәчәк, дип яза татар-информ.
Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклау эше бара. Тикшерүчеләр баланың яшәү шартларын өйрәнәчәк. Берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган әтисе турында күбрәк мәгълүмат белешәчәк.
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|