|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2008 Аш-су
ФӘРИДӘ ӘХМӘТШИНА: “ӘНИ БӘЛЕШЕН САГЫНАМ”“Фәридә-Алсу” дуэты җырчысы Фәридә әхмәтшина өендә дә дуэт стилен сакларга тырышкан. Ике төсне (аксыл сары һәм фирәзә) берләштерүче кухня гарнитуры сайлаган. Тәрәзә пәрдәсе, урындыклар да нәкъ шундый төстә. — Аш бүлмәсе — йортның йөрәге, анда һәркемгә уңайлы булырга тиеш, — диде хуҗабикә. Фәридәнең ягымлы елмаюы, озын толымы йортка тагын да ямь бирә. Ишектән килеп керүгә борынга бәрелгән тәмле бәлеш исе барыбызны мул табын артына җыйды. Гаилә башлыгы Марат уллары Самат (7 яшь) һәм Фәрхат (1 яшь тә алты ай) белән мактый-мактый хатыны пешергән бәлештән авыз итте. — Бәлешне әнием бик тәмле пешерә, — дип сөйләде Фәридә. — Казанга килгәннән бирле аның бәлешен сагынам. Зифа Нагаева шул хакта җыр да иҗат итте. Ул “әнкәй бәлеше” дип атала. Җыр тамашачыга бик ошый. Хит-парадта алдынгы урыннарда бара. — Фәридә, гаиләңне нинди ризыклар белән сыйлыйсың? — Свежий булган бөтен ризыкны да яратабыз. өйдә өч ир-ат булгач, шулпасыз мөмкин түгел. Бер көнне солянка, икенче көнне борщ, тавык итеннән аш пешерәм. Томат согы кушып, голубцы һәм тутырылган болгар борычын гаиләм бик яратып ашый. Кичкә җиңелчә ризык, яшелчә салаты әзерләргә тырышам. Иң мөһиме — табынны матур итеп корырга кирәк. — Файдалы дип, улларыңа нәрсә ашатасың? — Нәрсә ашатмавым турында әйтеп үтсәм, яхшырак булыр. Чипсы, “Кока-кола”ны катгый рәвештә тыям. Германиядә җитештерелгән махсус туңдыру камерасы сатып алдык. Яшелчә, җиләк-җимешне шунда саклыйм. Шулай итеп, кышын да витаминга бай ризыклар ашыйбыз. — Үзең ничек тукланасың? — Мин җиңел үзләштерелүче һәм файдалы балык ризыкларын яратам. Яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирәм. Баллы әйбергә исем китми. Еш, ләкин аз ашарга кирәк дип саныйм. Кичке алтыдан соң бернәрсә капмыйм. Ашауда үземне чикләмәсәм, тазарырга мөмкинмен. Көнгә 1,5 л су эчәм. Кеше организмының өчтән ике өлеше судан тора. Аны күбрәк эчкән саен биттә җыерчыклар булмый, үзеңне әйбәт хис итәсең. — Эчемлекләрдән тагын нәрсә ошый? — Грейпфрут согы. Аның җимешен балалар да бик яратып ашый. Нарат җиләгеннән ясалган морс та күңелемә хуш килә. — Көндәлек табында нинди ризыклар була? — Чикләвек, төрле җимешләр, су һәрвакыт бар. Суыткычтан сөт ризыклары өзелми. — Фәридә, 17 майда туган көнең булды. Үткәрдеңме? — әлбәттә. Башта табигать кочагына чыгарбыз дип уйлаган идек, әмма ул көнне яңгыр яуды. Ике сеңлем белән өйдә зур табын әзерләдек. Иң тәмле салатларны ясадык, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек ассортие куйдык. Ирем өйрәткәнчә, семга эченә шампиньон гөмбәсе тутырып, үзенчәлекле ризык пешердем. Уникеләп кеше җыелды, уйнап, җырлап-биеп күңел ачтык. — Нинди бүләкләр бирделәр? — Үзең теләгәнне сайлап алырсың дип, ирем зәркән, парфюмерия, кием-салым кибетеннән берничә сертификат тапшырды. “Фәридә-Алсу” дуэтының “яртысы” Алсу кухня өчен кирәкле набор бирде. Калган кунакларның бүләкләрен дә яратып кабул иттем. Кызганыч, бу көнне әти-әнием янымда була алмады. Алар туган ягым Башкортостанның Бакалы районында яши. Телефоннан гына шалтыратып котладылар. Берәр вакыт гомер бәйрәмемне алар белән Казанның затлы ресторанында билгеләп үтәсем килә. Туган көн — дулкынландыргыч бәйрәм. Ризыкларым уңармы, кунакларым килер микән дип бик борчыласың. — Күбрәк нинди иткә өстенлек бирәсең? — Тавык, сыер ите. Соңгысын боты-боты белән таныш-белешләрдән алабыз. әти-әнием дә җибәрә. Көз җитүгә, туган яклардан казлар килә башлый. — әллә ирең дә аш-суга остамы? — Ит, балык ризыклары, пылау, шашлыкны телеңне йотарлык итеп пешерә. Рецептын минем белән дә бүлешә. — Марат кайсы яктан? — Бөгелмәдән. Ул — продюсер, композитор, безнең җырларга аранжировка ясаучы. “Тәкъдир” спектакленә, “Упкын”, “Зөләйха”, “Дилемма” фильмнарына көй язды. Җыр өлкәсендә профессорым дип атыйм. “Фәридә-Алсу” дуэтының уңышында аның өлеше зур. Дуэт булып оешуыбызга быел 15 ел. Шул уңайдан көзгә Казанда “сольный” концерт куярга уйлыйбыз. Фәридә 13 буынын белә. Авыр вакытларымда алардан көч алам, ди. Гаилә елында нәсел шәҗәрәсен рәсемгә төшерергә уйлый. Җырчының дәү әнисе 76 яшьлек Миңлебәдәр әби алар белән яши. Бик рәхәтләнеп оныкчыкларын караша ул. Фәридә бер кыз табу турында, агач йортта яшәргә хыяллана. — Шактый мәсьәләләр табын артында хәл ителә, — диде Фәридә. — Киләчәктә балаларым, оныкларым белән милли ризыклардан авыз итәргә түгәрәк табын артына җыелырга язсын!
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|