поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.06.2019 Ир белән хатын

”Җитәр инде туйга мең ярым сала торган туганнарны чакырырга”

Нинди генә туйлар күрмәдек: өч көн буена сузылганнарын якыннары белән җыйнак табын артында үткәрелгәннәре дә булды. Иң исемне китәргәне: зурдан кубып үткәреләчәк туйга кунаклар исемлеген төзегәнне күргәч булды. Анда кунакларның, туганнарның баеракларын кыстырырга тырышалар, шулкадәр зур чыгымлы туйны капларга кирәк бит...

”Җитәр инде мең ярым сала торган туганнарны чакырырга”, - диде булачак кода-кодагыйларның берсе. Миңа кыен булып китте. 
 
Артык зурдан кубып туйлар үткәрү безнең ил өчен генә хас проблема түгел икән. Әйтик, Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон купшы туйларны тыярга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан иде. Өч көн уен, өч көн туй итеп, озак та тормый аерылышкан парлар да бар танышларым арасында. Киресенчә, купшы туйлар үткәреп тормыйча гына, никах укытып, бүгенге көндә берсеннән-берсе акыллы балалар үстереп ятучы күп кенә үрнәк гаиләләрне дә беләм мин. 
 
Күптән түгел Санкт-Петербург шәһәреннән ялга кайткан танышымны очраттым. Ул да, ниһаять, өйләнгән икән. 
 
– Беләсең бит, мин Санкт-Петербург шәһәренә 2015 елда күчендем, - дип башлады ул. – Инженер-геодезист булып эшкә урнаштым, эш хакым якынча 50 мең сум чыга иде. Сөйгән кызымны да үземнең янга чакырдым. Бергә яшәп карагач, туй үткәрергә булдык. Танышлардан бурычка 700 мең сум алдым. Туйны истә калырлык итеп үткәрәсе килде... 
 
Туйны ике фотограф – берсе 5, икенчесе 15 мең сумга төшерә. Иң кыйммәте банкет була – торттан салют, фейерверклар, күчмә загс – болар барсы да аерым хакка эшләнә. Загска атлар белән баралар. “Атларның хакы төрле – 5 мең сумнан алып 15 мең сумга кадәр, - ди Нәзир. – Атларны бизәү, әйтик өч тапкыр камчы белән сугу – 1 мең сум тора. Атлар – чынлап та 15 мең сум торырлык инде... Киноларда иң кырыс трюкларны башкарганнар бит алар!”. Шулай итеп, Нәзирнең атлар өчен генә 50 мең сум акчасы чыга. 
 
Нәзир (исеме үзгәртелде) туйдан соң бурычларын түләр өчен кредит ала. Аның эшендә проблемалар башлана, икенчесенә – азрак түләгәненә күчәргә туры килә. Хатыны да декрет ялына китә. Фатир арендалау – 25, туй өчен алынган кредитны түләү өчен ай саен 40 мең сум китеп бара. Нәзирнең эш хакы боларны каплый алмый башлый. Бәби дә якты дөньяга аваз сала, чыгымнар күбәя. 
 
– Минем икенче ялгышым – спорт ставкалары куя башлавым. Әлбәттә, бер тиен дә керем ала алмадым, әмма бурычка ныграк баттым. Шуннан башланды урамдагы микрофинанс оешмаларыннан акча алулар... 
 
Коллекторларның төнге икедә җитәкчесенә, эшендәге бөтен хезмәттәшләренә алтышар тапкыр шалтыратулары, куркытулар, кимсетүләр – берсе дә калмый. Менә шуннан соң аңа танышлары банкротлыкка чыгу турында гариза бирергә киңәш итәләр. 
 
– Мин аны иртәрәк тә эшли алган булыр идем, әмма оятым комаучаулады, - ди Нәзир. Гаризада – дүрт банк һәм 30 микрофинанс оешмасы. Гомум бурычы – 2 254 651 сум. 
 
Банкротлыкка чыгарга гариза язучыларның күбесе – туйга кредит алып, бурыч чоңгылына батучылар, ди юрист Юлия Комбарова. Андый кредитлар гадәти көнкүреш кредиты булып санала, шуңа да Русиядә төгәл генә күпме кешенең кредитка акча алып туй үткәрүен әйтеп булмый. Альфа-банк белән Сити-банк туй үткәрү өчен аерым шартларда кредитка акча бирә икән. Бер-берсен сөйгән яшь парларга елына 12-25 процент ставка белән 50 мең сумнан алып 3 млн. сумга кадәр бурычка акча бирәләр. 
 
“Туйны гомерләрендә бер генә тапкыр була торган матур бәйрәм итеп үткәрергә тырышу - гадәти хәл. Күбесе туйга дип алынган бурычны туй котлап салынган конвертлардагы акчалар белән капларга хыяллана, тик әле беркемнең дә моңа ирешкәне юк”, - ди Барнаул шәһәрендәге юридик фирма директоры Роман Виноградов. Росстат мәгълүматларына карасак, Русиядә теркәлгән никахларның яртысыннан күбесе аерылышу белән тәмамлана. 2017 елда 1 млн. никахның 611 меңе таркалган. Бу очракта туйга алынган акчаларны җилгә очыру була бит. 
 
Ә сез ничек уйлыйсыз? 
 
Автор: Эльвира Әсәдуллина.
Фото: ачык чыганак.

---
Өмет
№ --- | 30.06.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»