поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.05.2010 Авыл

ҮЗЕБЕЗГӘ ТАЯНСАК, ОТТЫРМАБЫЗ

Ел фасылларының һәркайсы асыл дисәләр дә, быелгы язны игенчеләр һич мактамый. Кырга чыгып, көзге культураларга бер күз салу белән моның сәбәбен аңларга була. “Табигать шартлары тагын да шулай дәвам итсә, исән калган уҗымнарга да ясин чыгарга туры килмәгәе“, – дип искәртә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

– Республика хуҗалыклары мөмкин булганча кыска вакыт эчендә көздән чәчелгән барлык мәйданны, ягъни алты йөз мең гектардан артык уҗымны тукландыра алды. Яңадан чәчү – җирләргә кертелгән ашламаны да әрәм итү дигән сүз бит әле.

 

– Бу очракта җиргә кертелгән ашлама күпмедер күләмдә әрәм була инде. Өстәмә чыгымнар тагын да арта. Оператив мәгълүматларга караганда, көзге культураларның яртысыннан артыгы тернәкләнеп китә алыр дәрәҗәдә түгел. Бүгенге көнгә әрәм булган көзге культуралар өч йөз илле мең гектардан арта. Ул мәйданнарда шулай ук озакка сузмыйча чәчү эшләре башкарырга кирәк.

 

Кызганычка каршы, май аеның беренче декадасында өшегән уҗымнарны коткару өчен кирәкле табигать шартлары булмады. Синоптиклар әйтүенчә, апрель аенда яуган яңгыр күләме нибары 8 миллиметр тәшкил итә. Бу исә явым-төшем башка еллардагыдан 75 процентка кимрәк дигән сүз. Шул ук вакытта уртача һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән берничә градуска югары. Урыны-урыны белән хәлләр тагын да катлаулырак. Әйтик, Аксубай, Лаеш, Буа һәм Әлмәт районнарында явым-төшем нибары 2-4 миллиметр тәшкил итә. Арча, Азнакай, Тәтеш һәм башка кайбер районнарда дым катламы 20-25 миллиметр, ягьни тиешле дәрәҗәдән ун тапкырга кимрәк. Май ае дәвамында Ходай яңгырлар бирмәсә, кабатлап әйтәм, исән калган уҗымнарга да ясин чыгарга мөмкин.

 

– Татарстан авыл хуҗалыгы дөньяның иң алдынгы техникасы һәм технологияләреннән файдалана, дибез. Республиканың фәнни потенциалы да шактый югары. Тик ни өчендер әле һаман да кыенлыкларны алдан күрә, кисәтә белмибез, ахрысы...

 

– Алдагысы – Алла кулында, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Узган елларда игенчелектә булган кимчелекләребезне табигать шартлары күпмедер күләмдә тигезләп барды-баруын. Соңгы елларда шуңа ияләшә дә башладык бугай. Әгерҗе, Әтнә, Саба, Алабуга, Югары Ослан һәм башка кайбер район хуҗалыкларының хәтта дым каплатуга шактый соңарып керешүләрен башкача ничек аңлатып була? Бу районнарның кайбер хуҗалык җитәкчеләре басуларга чыгып та карамыйлар микән әллә? Югыйсә язның коры киләчәге турында никадәр сөйләнелде бит. Инде шуннан соң да дым каплатуны сузып килгән хуҗалык җитәкчеләренә ни әйтергә?

 

Күп кенә югалтуларны алдан чамалап була иде югыйсә. Әйтик, алдагы елда тары кебек культура үскән мәйданга чәчелгән көзге культураларның тулысынча юкка чыгу мөмкинлеген яңа эшли башлаган агроном да яхшы белә. Шуңа да карамастан, йөз мең гектарда шушындый “ялгыш” җибәрелгән. Моның өчен кемдер җавап та бирергә тиеш бит. Игенчелек технологиясендә вак-төяк ялгышлар да гафу ителмәслек югалтулар алып килергә мөмкин.

 

Чиста пар җирләренә чәчелгән югары җитештерүчән сортлы бөртекләр вакытында ашландырылса гына югары уңышка исәп тотып була. Кызганыч, андый орлыклар быел да чәчеләсе бөртекләрнең яртысыннан да ким. Кырларда борчак кебек кузаклы культураларның мәйданын арттыру да туфракны шактый баета. Икенче елны бу җирләргә көзге культураларның уңышы бермә-бер югарырак булуын исәпкә алып, мондый мәйданнарга бюджет тарафыннан бирелә торган ашламаның күләмен өч тапкырга арттырырга булдык.

 

– Елның шактый авыр килүен һәм кризис шаукымын исәпкә алсак, хуҗалыклар язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен дәүләт ярдәменә дә таянадыр, шәт...

 

– Дәүләт ярдәме быел да башка еллардан ким түгел. Көзге чорда әлеге максатларга ике миллиард сумнан артык чыгым тотылды. Язын утыз мең тонна ягулык-майлау материалы хуҗалыкларга бушлай таратылды, егерме мең тонна ягулыкны исә ташламалы бәядән бирдек. Татарстан Хөкүмәте игенчеләр өчен мөмкин булганның барысын да эшли анысы. Тик таяк ике башлы була, дигәндәй, безне бу мәсьәләнең нәкъ менә шул икенчесе борчый. Республиканың кайбер хуҗалыклары дәүләттән күпме ярдәм алса, шуңа ышанып утырырга кү­негеп бара шикелле. Исәп-хисабында тиен дә акчасы булмаган, кредит алырга җыенмаган хуҗалык җитәкчеләре үзләрен балалар бакчасы мөдире сыман тота башлады. Чүлмәкчедән күрмәкчедер инде, мондый хәл фермер яки мөстәкыйль эшләргә омтылучы хуҗалыкларга гына түгел, үзләрен эре инвестор санаганнарга да кагыла. Ә ашлама кертү – ул беренче чиратта бөртеклеләрнең үзкыйммәтен киметүдә иң үтемле чара.

 

– Бәя дигәннән, ашлыкка тиешле бәяне игенчеләребез һаман да көтеп ала алмады әле...

 

– Ни кызганыч, ашлыкка тиешле бәя бер безгә генә бәйле түгел шул. Ә үзебездән торганын файдаланырга өйрәнәсе бар. Әйтик, базарда бүген фуражга яраклы ашлыкның килограммы ике сум. Аны терлекчелек аша үткәргәндә дистәләрчә тапкыр отышлырак бит! Бүген терлек итенең килосы 120-160 сум тора. Игенчелек тә, терлекчелек тә – табышлы тармак. Безгә бары тик һавадагы торнага түгел, ә үзебезгә ышанып, хезмә­тебезгә таянып яши белергә генә кирәк.


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 86 | 08.05.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»