поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.06.2019 Хәйрия

Казанда мохтаҗларга бушлай кием-салым, ризык, әйберләр тарату пункты эшли

Халык белән мохтаҗларны очраштыручы күпер. Татарстан Диния нәзарәте каршында эшли торган “Зәкят” фондының кием-салым кабул итү һәм бушлай тарату пунктын күпләр шулай дип йөртә. Аның мөдире Рәисә Айсина хәбәрчебезгә ничек эшләүләре, мохтаҗларның ниндирәк үтенечләр белән килүе турында сөйләде.

– Безгә халыкның төрле катлавы – күп балалы гаиләләр, аз керемлеләр, сукбайлар мөрәҗәгать итә. Беркемне дә кире бормыйбыз, ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз. Исерекләрне генә, иртәгә, айныгач килерсең, дип кайтарып җибәрәбез.
 
Әйберләрне Кукмарага, Норлатка, кыскасы, бөтен Татарстанга таратабыз. Таратабыз дигәч тә, илтеп бирмибез, Казанга килгән вакытларында үзләре алып китә. Башка төбәкләрдән, бүтән милләттән булсалар да, кире борганыбыз, татар, урыс, мөселман, христиан дип бүлгәнебез юк. Безгә килеп, үзләренә ярашлыны сайлап алалар, кемдер киеп тә карый. Зәкят итеп, яңа кием-салым китерүчеләр дә бар. Болар, гадәттә, “Галия”, “Ирада” кебек кием-салым кибетләре (“Мәликә” кебек үзләре таратучылар да бар). Яңаларын беренче чиратта “Мөхәммәдия”, РИУ студентларына тәкъдим итәбез. Рөстәм исемле бер кибет хуҗасы, зәкят итеп, крем, ислемай, тмин, намазлык кебек әйберләр китерә. Шөкер, әйбер китерүчеләр артты. Ни кызганыч, урыныбыз тар. Шуңа күрә артып калганын “Наш дом” фондына, Азат Гайнетдинов оештырган тернәкләндерү  һәм җайлаштыру  үзәгенең Колхоз базары янындагы приютына тапшырабыз. Яшел Үзән шәһәрендәге психоневрология интернатына да ярдәм итәбез (дөрес, алар өр-яңа кием-салым булса гына ала, әле күптән түгел генә  аяк киемнәре һәм джинс чалбарлар бирдек). Инде тотылган кием-салым салым булса, аның юылган, үтүкләнгән булуы шарт.
 
Кием-салым кабул итү пункты дип ачкан булсак та, эшчәнлегебез киңәйде. Хәзер без, ихтыяҗ булганны күреп, йорт-җир, хуҗалык итү өчен кирәкле булган бөтен әйберне алырга тырышабыз. Олы өйгә ни кирәк, кече өйгә шул кирәк, дип әйтәләр бит. Алла сакласын, кешенең йорты янып китәргә мөмкин. Андый казага тап булганнар да килә. Савыт-саба, уенчыклар, урын-җир кирәк-яраклары, пәрдәләр, сумкалар, кер юу, юыну әйберләре дә китерәләр. Дөнья булгач, култык таяклары, инвалид коляскалары кирәк була. Кибеттән сатып алсаң, шактый кыйммәт дип, мөрәҗәгать итүчеләр аз түгел. Электр плитәләре, телевизорлар, сәпидләр, чаңгылар, тимераяклар китерүчеләр дә бар. Аларга да хуҗа тиз табыла. 
 
Кап эчендә, төрелгән булса, халыктан токмач, ярма, шикәр, көнбагыш мае, чәй кебек ризыклар да кабул итеп,  азык-төлек җыелмасы итеп таратабыз. Быел Рамазан аенда мохтаҗларга гомуми күләме 5,5 тонна булган шундый ризык җыелмалары тараттык. Былтыр мондый ярдәм 500 данә булган иде, быел 800гә җитте. Шундый җыелма туплауда булышмассызмы дип, без, гадәттә, хәйриячеләргә мөрәҗәгать итәбез, физик затлар да китереп бирә. Кием-салымга мохтаҗлар мөрәҗәгать иткән очракта берничек тә булыша алмасак, саклау урыныннан алып, шул бер пакет ризыкны булса да биреп җибәрәбез.
 
Гадәттә безгә көненә алты-җиде кеше килә. Яңа әйберләр китерсәләр,   чират та хасил була. Аена ике йөзләп кеше ишек кага. Әйтик, узган ел 1525 кеше килгән булган. Кайдан беләләр дисәгез, социаль челтәрләрдәге төрле төркемнәргә хәбәр җибәрәбез. Әле менә күптән түгел генә яңа җәйге кәчтүмнәр тараткан идек, теләүчеләр күп җыелды. “Азыклата ярдәм күрсәтә алалар”, – дип, журналистлар язып чыккач, атна буе язып, шылтыратып тордылар. 
 
Казанда безнең кебек ярдәм кулы сузучы берничә үзәк бар. Кайберләрендә пенсия кенәгәсе сорыйлар, ниндидер чикләүләр бар. Без бернинди документ сорамыйбыз. Үзебезгә исәп-хисап өчен, килүченең исем-фамилиясен генә язып алабыз. 
 
“Зәкят” фонды җитәкчесе Булат Мәрданов:
 
– Ни кызганыч, очын очка ялгап яшәүчеләр байтак. Ярдәм сорап килүчеләр арасында бик кыен хәлдә калган кешеләр бар. Урта хәлле кеше өчен гади, арзан гына кебек тоелган нәрсәләрне дә кайберәүләр сатып ала алмый. Шул ук вакытта офис ябылып – урындыклар, хосусый балалар бакчалары ябылып,  уенчыклар артып калган очраклар да була. Менә шундый вакытларда безнең кебек арадашчылар кирәк тә инде. Соңгы елларда без, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” чарасына кушылып, 1 сентябрь алдыннан мохтаҗ гаиләләрнең балаларына портфельләр таратабыз. Тиешле акчасын хәйриячеләребез түли дә, кибеттән барып алып кайтабыз. Былтыр мөфтиебез шундый 115 балага тантаналы шартларда букча тапшырды. Рамазан аенда яңа туган сабыйларга коляскалар бүләк итү дә бер күркәм гадәткә әйләнеп китәр сыман. Безгә килгән кеше, бер әйбер алмаса да, дәгъвәтсез, нәсыйхәт тыңламыйча чыгып китми. Әле аларга, өйгә кайткач, рәхәтләнеп, иркенләп укырсыз дип,  ислам дине нигезләрен, Пәйгамбәребез кушканнарны аңлаткан дини китаплар, календарьлар бирәбез.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.06.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»