поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.06.2019 Авыл

Грант откан фермер

Урбанизация, глобализация чоры авылда туып-үскән егет һәм кызларны шәһәргә күчеп китәргә мәҗбүр итә. Авылларда авыр, кайчакта пычрак эштән курыкмаган, туган җирләрен чын күңеле белән яраткан кешеләр генә кала.

Баксаң, шәһәрдәгеләр эш эзләп, каңгырып йөргәндә авылда калганнары җир җимертеп яшиләр икән. Иске Балыклы авылында яшәүче Раил һәм Резеда ШӘРӘФЕТДИНОВЛАР гаиләсе нәкъ шундыйлардан. Фермер булып теркәлгән Раил һәм Резеда мөгезле эре терлек, кош-корт асрыйлар.
 
- Авыл җирендә мал асрамыйча булмый бит инде. Терлексез йортның яме дә юк, минемчә. Йортыбызда 6 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның икесе - савым сыеры. Кош-кортларны санаган да юк. Тавыклар үз белдеге белән чебеш чыгаралар, артларыннан ияртеп йөртәләр, җим эзләргә өйрәтәләр. Ашарларына сибеп торырга гына өлгер. Йорт киң булгач, тавык-чебешкә иркенлек бездә, - дип көлә Раил Равил улы.
 
Быел ул фермерчылык эше белән ныгытып шөгыльләнә башлаган. Моның өчен өлкә хөкүмәтенең “Начинающий фермер” конкурсында катнашып, өч миллион сумлык грант откан һәм ике миллионына МТЗ-82 тракторы, трактор тырмасы сатып алган, ә калган акчага 20 баш нәселле сыерлар кайтарырга җыена. Аларны урнаштыру өчен мал сарайларын, утарларны ремонтлап куйган, сыерларда лейкоз авыруы булмасын өчен идән-диварларын эшкәрткән. “Малларны бүген үк китерсәләр дә куркыныч түгел”, - ди хуҗа, канәгать елмаеп.
 
Шәрәфетдиновларның чәчүлек җирләре дә бар. Анда мал азыгы өчен үлән һәм бөртекле культуралар үстерәләр. Сыерларны яхшы ашатмасаң, сөтне бирми ул.
 
- Нәселле сыерлар кайткач, эшчеләр дә кирәк булыр инде, - дип дәвам итә сүзен йорт хуҗасы. - Димәк, авылдашларга да эш булачак Ә әлегә бөтен эшкә хатыным белән икәү өлгерәбез.
 
Иртәнге эшләрен тәмамлап кергән Резеда дә кулларын сөртә-сөртә сүзгә кушыла:
 
- Авыл җирендә үскән, мал асрап яшәгән кешеләр без. Шуңа да эш күплеген, авырлыгын тоймыйбыз. Мин үзем авылыбызның социаль бүлегендә дә эшлим бит әле. Эштән кайткач бакчаны, тавык - чебешләремне карыйм, сыерларны савам, сөт аертам, май язам... Барысы да балачактан белгән эш. Булганына шөкер итеп, яратып, куанып эшлибез.
 
Раил һәм Резеда өч кыз үстерәләр. Олысы Регинаның гаиләсе дә бар инде, Рания Самараның Мәдәният институтында, ә Руфина 6 сыйныфта укыйлар.
 
Тормышлары җитеш, мул, йорт-җирләре пөхтә, чиста. Бәрәңге бакчасы да тәртиптә, теплицадагы яшелчәләр дә чәчәктә. Шушы тормышка куанып, исәнлектә яшисе генә калган. Крестьян кешесенә шуннан артыгы кирәкми дә - сәламәтлек, үчтекиләп үстергән кыз-ларыңның тәртипле, эш сөючән булып үсүләрен күрсәң, дөньяң түгәрәк. Туган җирләрен чәчәккә күмеп, киләчәктә дә муллыкта яшәсеннәр, кунакчыллык, хезмәт сөючәнлек сыйфатлары гомер буе саклансын иде.
 
Фәния КӘРИМОВА.

---
Бердәмлек
№ --- | 23.06.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»