|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2019 Матбугат
"Шәһри Казан"ның яңа баш мөхәррире билгеле булдыГөлнара Сабирова "Ватаным Татарстан"га киткәннән соң "Шәһри Казан" газетасы шактый вакыт баш мөхәррирсез эшләде. "ШК"га кемне куярлар икән дигән интрига озак сакланды. Һәм бүген "Татмедиа" башлыгы Андрей Кузьмин моңа нокта куйды. Яңалыкны ул шәхси инстаграм битендә җиткерде. Болай дип язган: Сегодня представил редакции @shahrikazan нового главного редактора Радика Сабирова, до этого с 2014 года возглавлявшего редакцию журнала «Идел». Желаю продуктивной работы и больших творческих успехов всей команде «Шәһри Казан». Радик Сабиров моңарчы "Идел" журналын җитәкли иде. Радик Рәшит улына яңа эштә уңышлар телибез!
--- |
Иң күп укылган
|