поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.06.2019 Җәмгыять

"Беренче бәбиен алып кайтучы гаи­ләләргә бүләк әзерлиләр"

11 миллиард сум. Росстат мәгълүматларына караганда, бүген илдә алимент түләү буенча әнә шулкадәр бурыч җыелган. “Газиз бала ни өчен чит-ятка әйләнә?” дигән сорауга да җавап бар кебек. Белгечләр фикеренчә, әти-әниләр үзара уртак фикергә килә белми. Утлы табага депутатлар май өстәгән: аерылышкан очракта, ирләргә элеккеге хатыныннан үз фамилиясен кире тартып алу хокукын тәэмин итмәкчеләр.

Рәсми саннар бер дә сөен­дерми, бүген илдә һәр өйләнешкән парга ике аерылышу очрагы туры килә. Асылда биш ел да бергә яшәмәгән гаиләләр таркала. Психологлар әйтүенчә, яшьләр үзара сөйләшә, уртак фикергә килә белми. Шуңа күрә бер түбә астында озак яши алмыйлар. Ә аерылышкач, болытлар тагын да куера. Элеккеге ир белән хатын кан дошманнарга әйләнә, ди белгечләр. Өй­ләнешкәч сатып алган машина, икәү бергә исәп-хисап счетында туп­лаган аз-маз акчаны бүлешкән арада, ни кызганыч, балалар зыян күрә. Озын сүзнең кыскасы: алимент түләү буенча җыелган 11 миллиард сум акчага аптырыйсы да юк.
 
Әти-әниләрне акылга утыртырга теләүчеләр җитәрлек анысы. Әле күптән түгел генә илнең Юстиция министрлыгы гаиләдә беренче булып аерылышу турында сүз кузгатучыларга 300 мең сум күлә­мендә штраф түләттерә башларга тәкъдим итте. Ә Россия Дәүләт Думасында мәктәпләрдә гаи­лә тормышы психологиясе дә­ресе кер­түнең файдасы булачак дип саныйлар. Илнең “Хатын-кыз хокуклары өчен” иҗтимагый хәрә­кәте җитәк­чесе Людмила Айвар исә, аерылышу чигенә барып җит­кән ир белән хатын арасында бөтен низаглар хәл ителгәнче, бала махсус кризис үзәгендә яшәргә тиеш, ди. Дөрес, әлегә болар барысы да – сүздә генә.
 
“Бүген гаиләләргә, хәтта бә­хетле яшәүчеләргә дә ярдәм кирәк, – ди психолог Алисә Закамская. – Эш шунда ки: хәзер ирләр дә, хатыннар да карьера төзергә тырыша. Бу шул исәптән, акча эшләп, гаиләнең матди хәлен яхшырту теләгенә дә бәйле. Ни дисәң дә, сөй­гәнең белән куыш та – җәннәт, дип фикер йөр­түчеләр бик сирәк. Бү­генге яшьләр җитеш тормышта яшәргә гадәтлән­гән. Шуңа күрә өйләнеш­кәч, кыен хәлдә калалар. Бәхет көймәсе бик тиз җимерелә. Ә аерылышу – мәсьәләне тиз арада хәл итүнең бердәнбер юлына әверелә. Гаилә бәхетенең ни икәнен белмәүчеләргә бала кадере дә шулкадәр генә, аларда алимент кайгысы түгел”.
 
Матди ярдәм дигәннән, илдә беренче бәбиен алып кайтучы гаи­ләләргә бүләк әзерлиләр. Бу хакта, сер итеп кенә булса да, Россия хөкүмәте вице-премьеры Тать­яна Голикова әйткән. Сүзнең тәгаен нәрсә турында баруы әлегә билгесез. “Бу кызыксындыру чарасы булачак”, – дип кенә чикләнгән түрә. Моңа кадәр беренче бала өчен дә ана капиталы түләячәкләр дип хәбәр иткәннәр иде.
 
Үзгәрешләрне көткән арада, талашырга тагын бер сәбәп чыгарга тора. Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров, аерылышкан очракта, ирләргә элеккеге хатыныннан үз фамилиясен кире тартып алырга рөхсәт итмәкче. Нәселгә тап төшермәсен, янәсе. Бүген мондый хокук канун нигезендә расланмаган. Ир яки хатын күпме генә каршы төшмәсен, аерылышканнан соң, аларның һәркайсы үзләре теләгән фамилияне йөртә ала. Яңалыкны Дәүләт Думасы комитетларында да хупламаганнар. Әйтү­ләренә караганда, ана һич югы баласы белән бер фамилия йөртергә хокуклы. Мәсьәләнең матди ягы турында да онытырга ярамый: күпме документ алмаштырырга туры киләчәк бит. Әмма, теге яки бу фамилияне йөртү ул – уен-муен эш түгел, дип фикер йөртүчеләр, канун проектын хуплап, яңадан имза җыю эшенә керешмәкче. Кыскасы, аерылышып кына эш бетми...
 
Алексей ЖЕЛВАТЫХ, юрист:
 
– Низаглар нигездә ике арада аңлашу җитмәү аркасында килеп чыга. Шуңа күрә баштан ук ачык­лык кертәсем килә: өйләнешкән вакытта кияү белән кәләш ир яки хатынныкын түгел, ә уртак фа­ми­лия сайлый. Шуңа күрә “ир фа­милиясе” дигән төшенчә, гомумән дә, дөрес түгел дип саныйм. Канун нигезендә беркем дә икенче берәүне теге яки бу фамилиядән баш тартырга мәҗбүр итә алмый. Яңалык аерылышучылар арасын­да талаш-ызгышны арттырачак кына. Ә файдасы булмаячак.
Фото: Пиксабай

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.06.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»