|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2019 Шоу-бизнес
Җырчы Алсуга мактаулы исем бирделәрБашкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Пицца» төркеменнән Сергей Приказчиковны, «Аргымак» төркеме солисты Ринат Рамазановны һәм Алсуны бүләкләү турындагы указ имзалады. Сергей Приказчиков, Ринат Рамазанов «Башкортстан Республикасының атказанган артисты», Алсу «Башкортостан Республикасының халык артисты» булды. «Евразиянең йөрәге» Халыкара сәнгать фестиваленең өченче көнендә Башкортостан Республикасының 100 еллыгына багышланган «Алға, Башкортстан! Алга, Башкортостан!» концерты булды, дип яза Татар-информ.
Концертта «Уфа» футбол клубы, Юрий Шевчук, Александр Карелин, Эрнст Мулдашев, Илдар Абдразаков, Римма Баталова, Владимир Спиваковтан видеокотлаулар яңгырады.
Фестиваль сәхнәсендә Элвин Грей/Радик Юльякшин чыгыш ясады.
Бәйрәм кичәсенең төп кунагы - Россия эстрадасы йолдызы Алсу булды, диелгән бу хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|