поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.06.2019 Җәмгыять

«Миңа балам кирәкми, үзегезгә калдырыгыз…»

Мәскәүдә бер ана 6 яшьләр тирәсендәге баласын сәүдә үзәгендә ташлап калдырган. Балагызны килеп алыгыз, дип шалтыраткач: «Аны үзегезгә калдырыгыз!» дип җаваплаган.

Соңгы арада кәккүк-аналар күбәеп китте әле. Кыш көне генә Кировта шундый бер «ана» 3 яшьлек кызын өйдә бикләп калдырып, «үз эшләре» буенча чыгып киткән иде. Ул берничә көн кайдадыр йөргәндә, бала сусызлыктан тилмереп үлгән.
 
17нче май көнне 21 яшьлек «ана» 2 яшьлек баласын Мәскәүнең бер поликлиникасында ташлап калдырган иде. Тәртип сакчылары табып, сорау алуга чакыргач: «Бала миңа шәхси тормышымны корырга комачаулый», – дигән. Сабыйны балалар йортына яисә әнисенә бирү турында «уйламаган» икән. Хәзер бу «ана»ның әнисе, ягъни баланың әбисе оныгын тәрбиягә алу өчен документларын җыя икән. Ә «ана»га карата җинаять эше ачмадылар – баланы ташлап калдырган җир – поликлиника – куркынычсыз җир, димәк, баланың тормышына куркыныч янамаган янәсе.
 
Якутскида өч айлык баланы 4 көнгә калдырып киткәннәр – әле ярый елаган тавышын ишетеп, күршеләр полиция чакырткан, сабыйның гомерен саклап калганнар. Санкт-Петербургта җиде айлык баланы өйдә калдырып чыгып киткәннәр, әти-әнисе һаман да табылмаган.
 
Һәм менә Мәскәү. Бик кечкенә бала да түгел югыйсә – 6 яшьлек. 34 яшьлек Виктория исемле хатын баланы сәүдә үзәгендәге уен бүлмәсендә калдыра да үзе китеп бара. Җиде сәгать үткәннән соң, сәүдә үзәге җитәкчелеге, аңа шалтыратып, баласын килеп алуын сорыйлар. «Ул миңа кирәкми, үзегезгә калдырыгыз», – дигән җавап алалар. Шуннан соң хатын телефонын алмый башлый. Полиция чакыртырга туры килә.
 
Интернетта бу хатыннан сорау алу барышының видеолары пәйда булды. «Сез нәрсәгә баланы калдырып киттегез?» – дип сорый сорау алучы кеше. «Үзеннән сорагыз», – ди «ана» кеше. Ниндидер аңлашылмый торган сүзләр сөйли, «мин аны әбисеннән алдым» ди. Сәламәт кеше болай сөйләшми, әллә наркотик матдәләр кулланган инде, дип уйлап куясың (сүз уңаеннан, андый версия дә бар). Хәзер тикшерү бара. Бала әлегә медучреждениедә, аның киләчәк язмышын социаль хезмәт вәкилләре хәл итәчәк.
 
Бу хатынга карата җинаять эше ачарлармы, әллә хокукларыннан гына мәхрүм итәрләрме – анысын тикшерү күрсәтер. Сәүдә үзәге – поликлиника түгел. Баланың тормышына куркыныч тудырган, дип, «эш» тә ачып куюлары ихтимал. Һәм бу мантыйклы да булыр сыман. «Табуын таптым, ләкин хәзер ул миңа кирәкми, үзегезгә калдырыгыз» дип, теләгән бер кеше баласын ташлап калдыра башласа, кая барып чыгарбыз соң?..
 
Поликлиника дигәннән, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә баланы законлы рәвештә ташлап калдырып була торган «тартмалар» ачыла бит хәзер. Бэби-бокс. 2015нче елда әлеге система Чаллыда да эшли башлады. Кама балалар медицина үзәгендә куелган бу «тартма» шактый гаугалы булды, бәхәсләр әле дә тынмый (ел саен берәр бала булса да калдырып торалар анда. – Авт.). Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр дә бу системаны хупламый, прокуратурага шикаятьләр дә язалар. Бэби-бокс «Бала хокуклары буенча Конвенция»гә каршы килә, диләр. Балаңны үстерергә теләмәсәң, рәхәтләнеп шушы «тартма»да калдырып китә аласың, синең кем икәнең дә беленми, балаңны ташлаган өчен җәза да бирелми, дәүләт синең балаңны караячак, яңа гаилә табарга да булышачак, дигән сүз бит бу. «Тартма» булу – баланы ташлап калдырырга үзеннән-үзе этәрү, рөхсәт бирү кебек. Шуңа кайбер илләр бу системага кискен каршы чыга.
 
Шул ук вакытта икенче ягы да бар. Мәскәүдәге «аналар» да, Киров, Якутск, Санкт-Петербургтагысы да балаларын бэби-бокста калдырмаган бит. Белүебезчә, Мәскәүдә һәм Кировта андый «тартма»лар бөтенләй юк. Ә балаларны калдыралар. «Тартма» юк дип тормыйлар. Ярый да берсе поликлиникада («куркынычсыз урын»!) ташлап калдырган. Ә калганнары… Чүплектә чүп капчыгында табып алынган балаларны да хәтерлибез. Бик сирәге генә исән була аларның. Балаларны ташлап калдыруда медицина учреждениесендәге «тартма» түгел, ата-ана булырга әзер булмаган кешеләр үзләре гаепле, дип уйларга вакыт җитмәдеме икән?
 
ЧИТ ИЛЛӘРДӘ
Бэби-боксларны икенче төрле «тормыш тәрәзәсе» дип атыйлар. Алар кайсы илдә бар, ә кайсы илдә тыелган – шуны барладык.
 
РӨХСӘТ
 
Австрия. «Тартма»да ташлап калдырылган баланы дәүләт ярты ел карый (бюджет акчасына), аннары тәрбиягә бирә.
 
Чехиядә бэби-бокс куярга рәсми рөхсәт 2006нчы елда бирелә. 2011нче елда бөтен ил буенча 47 «тартма» исәпләнгән.
 
Венгриядә беренче бэби-бокс 1996нчы елда ук барлыкка килгән.
 
Франциядә система 2003нче елдан бирле эшли.
 
Германиядә дә бэби-бокслар рәсми рәвештә рөхсәт ителгән, ләкин алар буенча бәхәсләр булып тора. Германия законы буенча, «тартма»да 3 айдан зуррак булган яки тумыштан авыру балаларны калдырырга ярамый, ләкин күзәтү булмагач (бэби-бокс системасы аноним рәвештә эшли), андыйларны да калдыралар икән.
 
Һиндстанда беренче «тартма» 1994нче елда ук барлыкка килгән. Монда аңа яңа туган сабыйларны үтерүгә каршы чара итеп карыйлар.
 
Италиядә бэби-бокслар «Тормыш өчен хәрәкәт» оешмасы карамагында.
 
Пакыстан статистикасы буенча, илдә урнаштырылган 300ләп бэби-бокс 16 мең сабыйның гомерен саклап калырга ярдәм иткән.
 
АКШта һәр штатта диярлек «куркынычсыз диңгез култыгы» дигән закон эшли, ул бэби-боксларны рөхсәт итә.
 
Польшада яңа туган сабыйны аноним рәвештә калдырып китеп була торган тартманың беренчесе 2012нче елда ачылган.
 
Япониядә балаңнан баш тарткан өчен төрмә җәзасы каралган. Ләкин Кумамото провинциясендә куелган «ләкләк бишеге» (бэби-боксны шулай дип атыйлар) бик күп баланың гомерен саклап калырга булышкан, ди.
 
ТЫЕЛГАН
 
Бөекбританиядә баласын калдырган ананы тотсалар, аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
 
Бельгиядә баланы калдыру шулай ук законга каршы килә. Ләкин ата-анасы үз хокукларыннан мәхрүм ителсә, баланы патронат тәрбиясенә бирү системасы эшли. Бу баланы тәрбияләгән өчен акча түләп торуны күздә тота.
 
Нидерландта бэби-бокслар тыелган.
 
ШУШЫ ТЕМАГА
Интернетта: «Канадада картлар йорты белән балалар йортын берләштереп карарга булганнар», – дигән хәбәр таралды. Нәтиҗә көтелгәннән дә яхшырак килеп чыккан, имеш: ятим балалар – әби-бабайлы, ә картлар оныклы булган. Балалар килгәнче бик күңелсез йөргән, картлыкка бирешеп тик утырган әби-бабайлар, балалар йорты килеп кушылгач, әйтерсең яшәреп киткәннәр, күзләрендә нур барлыкка килгән, яшәү теләкләре арткан. Сабыйлар да үзгәргән, әти-әниле балалар кебек шаяра-уйный, рәхәтләнеп көлә башлаганнар: үзләрен назлап сөюче әби-бабайлары барлыкка килгән бит!
 
АКШта да шуңа охшаш тәҗрибә бар: анда картлар һәм балалар йорты берләштерелмәгән, балалар йортында тәрбияләнүчеләрне берничә сәгатькә картлар йортына алып киләләр икән. Шулай ук олыларның да, балаларның да кәефе яхшыру күзәтелгән: алар бергә уйнаганнар, телевизор караганнар, саф һавада йөргәннәр, бергәләп төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнгәннәр, ашарга әзерләгәннәр, кыскасы, үзләрен бер гаилә итеп хис иткәннәр. «Мондый тәҗрибә өлкәннәргә – үзләрен кирәкле итеп тою, ә сабыйларга олыларга хөрмәт белән карау, алардан тормыш кагыйдәләренә өйрәнү мөмкинлеге бирә», – дигән фикердә чит ил белгечләре.
 
Безнең илдә дә шуңа охшаш тәкъдим белән чыгып караганнары бар. РФ Президенты каршындагы кеше хокуклары буенча Совет әгъзасы Яна Лантратова картлар һәм балалар йортларын берләштерү тәкъдиме белән чыккан, бу фикерләрен Русиянең Фән һәм мәгариф, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыкларына да юллаган иде. Ләкин аның тәкъдимен хупларга бик атлыгып тормыйлар әле. Җәмәгать эшлеклесе Борис Альтшулер бу берләштерү идеясен «кара юмор» дип атады. «Балалар картайгач кая эләгәселәрен кече яшьтән үк белеп торсын дисезмени?!» – дип фикерен белдерде ул. Дәүләт Думасы депутаты Ольга Алимова: «Берләштерсәң, картлар «безгә игътибар калмады» дип шикаятьләр язып тутырачак», – дигән фикердә. Лантратова үз мөрәҗәгатендә язган «берләштерү өлкәннәргә – энергия, яшәү көче, ә сабыйларга өлкәннәрдән тормыш тәҗрибәсе, зирәклек, белем тупларга мөмкинлек бирер, олыларга, гаилә кыйммәтләренә хөрмәт белән карарга өйрәтер иде» дигән фикергә теләктәшлек белдерүче күренми әле. Ничек чит илдә «яшәү теләген арттырган шәп тәҗрибә» булып, бездә генә «кара юмор, начар идея» була торгандыр инде ул…
Фәнзилә Мостафина, Безнең гәҗит
Фото: Пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 10.06.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»