|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2019 Бәйрәм
Дубль 2: "Матбугат.ру" аркасында Олы Солтанда быел сөлгене ике тапкыр җыйдылар (ВИДЕО)Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы. Авыл буйлап ике егет төшеп килә. Өсләрендә берән-сәрән сөлге. Бу күренешне видеога төшереп авылның бер кешесе "Матбугат.ру"га җибәргән иде. Без аны үзебезнең инстаграм битебезгә элдек. "Моны төшерми мөмкин түгел! Кара, ничек күңелле!" - дип төрттерә видео авторы: Шуннан соң бу видео 150дән артык комментарий җыйды. Клуб мөдиреннән башлап ил җитәкчелегенә кадәр сүктеләр.
Һәм менә бер-ике көннән Олы Солтан халкы тагын безгә яза башлады: "Сезнең ярдәм белән Солтан авылында гармнун тавышы ишетелде, ат та табылды, гореф-гадәтләр яңартылды, рәхмәт сезгә". Баксаң, постыбыз шулкадәр зур шау-шу чыгарган ки, бер-ике көннән сөлге җыю бәйрәмен тагын бер үткәргәннәр. Бу юлы гармун, бизәлгән ат һәм... халык белән:
Менә шулай, көтмәгәндә кемнәргәдер ярдәм иткәнбез. Ә кемнәргәдер, бәлки, кылчык булып кадалганбыздыр.
Бәйрәм белән!)
Икенче дубль сөлге җыюдан фотолар:
--- |
Иң күп укылган
|