поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
06.06.2019 Ир белән хатын

«Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова: «Ун ел гомер итеп, өч балабыз тугач, туй иттек»

Инстаграм дөньясын күзәтеп баручылар аны «ут хатын» буларак белә. Әлеге тәхәллүс тиктормас Гүзәл Хөснетдиновага юкка гына «иярмәгән».
Аның артыннан күзәтеп өлгерә алмассың: көн эчендә ул Татарстанның берничә районын әйләнеп кайта, блогерлык белән шөгыльләнә, зәвыклы тематик букетлар ясый, мастер-класслар уздыра, «Гүзәл» исемле модалы мөселман киемнәрен булдыру белән мәшгуль, өч баласын тәрбияли...

Гүзәл Хөснетдинова үзенең гамәлләре белән кыюсыз, кирәгеннән артык тыйнак, дөньяви тормыштан читләшкән мөселман хатын-кызы дигән стереотипларны юк итеп, үзенекен исбатларга тели...
 
«Яулык бәйләвемә егетем каршы килде»
 
Булачак ире белән Гүзәл Чистай районы Гаделша авы­лына җәен кунакка кайткач таныша. Ди-джей Рушан белән Гүзәл бер күрүдә бер-берсен ошатмыйлар. Икенче җәйдә алар кабат шунда ук очрашалар һәм яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына. Бер ел ел чамасы очрашып йөриләр, 16 яшен тутырган Гүзәлдә ислам дине белән кызыксыну туа һәм мәчеткә йөри башлый. Гаиләләрендә әле беркем дә ул вакытта диндә булмый. «Мин исламны сайлыйм», – дип, ба­шына яулык бәйләгән көнне Гүзәл йөргән егете Рушан бе­лән аерылыша, чөнки исламның үз таләпләре, ә 16 яшьлек кызның кабул иткән карарыннан кире кайту уенда да булмый. Мәхәббәт тарихы шуның белән тәмам, дип, нокта куелырга өлгерми, бер-ике айдан гүзәл кызыкайны оныта алмаган егет, аның янына килә дә: «Зинһар, намаз укырга өйрәт, мин синең ирең булыр өчен исламга киләм!» – ди.
 
«Мине «сихерче» диделәр»
 
Ислам таләпләре буенча, озаклап очрашып йөрү тыелганлыктан, Гүзәл 11нче сыйныфта укыганда, никах укытырга булалар. Тик Рушанның әти-әнисе яшьләрнең карарына ризалык бирми. Чөнки әле борыннары да кипмәгән бала-чаганың карары чын булуына ышанып бетәселәре килми булса кирәк. 19 яшьлек адекват егет, клубны ташлап, өйдә китап укып утырмый – сихерләгәндер, диючеләр дә була. Никахка Рушан ягыннан абыйсы белән энеләре генә килә. Яшь килен өчен мораль яктан авыр булган чор башлана: кунакка кайтсаң, көткән һәм сөйләшкән кеше дә булмый. Кайберәүләр никахны ашыктыруны кыз көмәнле булганнан, дип гөманлап яшиләр, әмма хаклыкка туры килми. Елдан артык яшәп беренче баласына авырга узганнан соң, ире ягыннан дәү әнисе Гүзәлгә: «Синең турында бик начар уйлаган идек, кызым, гафу ит! Улыбызны яхшы юлга өндәгәнең өчен зур рәхмәт!» – дип рәхмәт укый.
 
– Хәзер, Аллага шөкер, бар да җайланды, иремнең сүзеннән чыкмадым, берсенә дә караңгы чырай күрсәтмәдем, каршы дәшмәдем... Ул гаиләдә хәзер миннән дә яхшы кеше юк. Минем шуны киңәш итәсем килә: күп кенә гаиләләрдә, яши башлагач, төрле каршылыклар туа. Мондый очракта дәшмәгез, сабыр булыгыз, – ди Гүзәл.
 
Беренче балалары туар алдыннан, Рушанның дәү әтисе ветераннарга бирелә торган фатирны аларга бүләк итә. Шулай итеп, әлеге фатирның балаларның шат авазына күмелгәнен сизми дә кала алар: унтугызда – беренче улын, егер­медә – икенче улын, егерме бердә кызын таба Гүзәл. Рушанга – 23, Гүзәлгә 21 яшь тулганда инде алар күп балалы гаилә булалар!
 
– Кияүгә иртә чыксам да, балаларымны няняга калдырып, КФУның көндезге бүлеген тәмамлап, инженер-мелиоратор белгечлеге алдым. Матди якны алып бару өчен, ирем икешәр җирдә эшләде, әти-әниләребез бик нык ярдәм итте, – ди Гүзәл.
 
«Туйлар уздырырга мөмкинлек булмады»
 
Гүзәл белән Рушан гаилә корган вакытта бик яшь булганлыктан, әти-әниләрен дә бурычка батырасылары килмәгәнлектән, туйлар уздырып тормыйлар.
 
Гаилә коруларының 10 еллыгы алдыннан аны ничек уздырырга дип уйлашалар-уйлашалар да икесе бер карарга киләләр – зурлап, нәкъ хыялдагыча итеп туй уздырыр­га булалар! Бу бик гаҗәеп туй була, кемнең әле балалары белән түр башында утырып, туй уздырганын күргәне бар?! Танылган дизайнер Зәринә Бабаҗановадан бишесенә дә матур костюмнар тектерәләр, хәләл туйны бик матур итеп Марсель Әхмәдуллин алып бара.
 
– Хыялымда йөрткән купшы туйны без ун ел яшәп, өч балабыз тугач уздырдык, – дип, шатлыгы белән уртак­лашты Гүзәл.
 
«Бер букет ясап каравым барысын да хәл итте»
 
«Ут хатын» Гүзәлнең блогерлыкка килүе дә юктан гына түгел.
 
– Мөселман хатын-кызларын күпчелек йомыкый, кыюсыз, ирләре изгәнгә түзеп яшәүче, төренеп йөрер­гә мәҗбүр ителгән мәхлук җаннар кебек кабул итә. Минем мөселман хатын-кызларының андый түгел икәнлеген исбатлыйсым килде, – ди Гүзәл. – Безнең өчен ирләр авторитет, ләкин безнең дә үз сүзебез бар. Киенүгә килгәндә, мөселманча киенү – үзебез сайлаган юл, безне мәҗбүриләүче юк. Эшмәкәрлек, ирең каршы булмаса, исламда рөхсәт ителә. Әгәр эшләвеңә ирең каршы икән, бикләнеп өйдә утырмыйсың, кунакка, матурлык салоннарына йөрисең, йорт эшләрен алып барып, бала тәрбияләү белән шөгыльләнәсең. Мин эшләми түзә торган кеше түгел, шуңа ирем дә моңа каршы килмәде...
 
Гүзәл мөселман киемнәре тегү буенча үз линиясен булдыру хыялы белән яна, ул беренче күлмәкләрен апрельнең 28ендә үзенә 28 тулган көнне сатуга чыгарырга да өлгергән. Моннан тыш, интернеттан карап бер букет ясаудан башланып киткән мавыгуы, шактый керем кертүдән тыш, аның иң яраткан шөгыле булып кала. Ул хәзер букетларны үзе генә ясап калмый, ә теләге булган башка хатын-кызларга мастер-класслар уздыра, аны төрле чараларга, саммитларга чакыралар.
«Инстаграм йокламый, мин йоклыйм»
 
Тиктормас Гүзәлдән тәүлегенә ничә сәгать йоклавы белән кызыксынам. «Җиде-­сигез сәгатьтән дә ким түгел, блогерлар да йоклый. Әмма андагы тормыш кешедә башка төрле фикер тудыра шул», – дип елмая ул. Матур, зәвык­лы киенүем дә күңел кушканча киенүдән генә, ди ул. Көненә әллә ничә күлмәк алыштыручы Гүзәлнең 132 күлмәге бар икән, аларның 32сен мохтаҗ мөселман хатын-кызларына бүләк иткән ул. «Үземнең кайчандыр ике генә күлмәгем бар вакытлар бар иде, шуңа күрә артыгын башкаларга бирәм», – ди киң күңелле ханым.
«Без дә бәйрәм итәбез»
 
– Безнең гаиләдә шундый матур гадәт бар: балаларыбыз­ның туган көннәрен әби-бабалары янында үткәрәбез. Чыр­шы бизәмибез, балалар да аны аңлый, сорамый. Ә туган көннәрне уздырабыз. Балаларыбыз мәктәпкә йөреп укый, өйдә белем алу белән килешәсем килми, – ди Гүзәл. – Кызлар белән бәйрәмнәр уздырганда, Егор Крид җырларын куеп, рәхәтләнеп биибез, күңел ачабыз, безнең бәйрәмнәребез хәмерсез һәм ирләрсез үтә, шунысы белән генә аерыла.
 
Әле Гүзәлнең планнары иксез-чиксез, иң беренчеләрдән булып, ул дүртенчегә әни булырга хыяллана. Барлык уй-планнарын чынга ашырып, тынычлыкта, зур сынауларсыз гына гомер юлын үтәргә язсын аларга!
 
Гүзәл Хөснетдинованың кызыклы фикерләре
 
1.Мин үземнең кызымны да иртә – 17 яшендә кияүгә бирер идем. Чөнки ир кеше хатынын үзенә яраклы, туры килә торган итеп «тәрбияли» ала. Хәзер балалар иртә өлгерә, шунлыктан бозылмасын, ялгышлыклар кылмасын дисәң, кызларны иртә кияүгә бирергә кирәк.
2.Әти-әниләр белән мөнәсәбәтләр яхшы булсын дисәң, беренче көннән үк аерым яшәргә кирәк.
3.Ир сүзеннән чыкмаска, әмма үзеңне дә югалтмаска кирәк.
4.Баланы тыңларга, олы кеше белән аралашкан кебек үк аралашырга кирәк. Телефон тәрбиясеннән ерак булсак иде.
5.Ялкауланмаса, хатын-кыз өйдә утырып, иреннән дә күбрәк акча эшли ала.
6.Мөселманча киенеп, күп кенә кимчелекләрне яшереп, сылу һәм чибәр булып күренеп була.
7.Сынаулардан кара гына эзләргә кирәк түгел, нәкъ менә алар кешене кеше итә. Ходай миңа зур сынауларны куймаган булса, бүген мин 95 килограммлы, «ир табырга тиеш» дип өйдә ятучы бер хатын булыр идем.

 


Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 06.06.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»