|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2019 Шоу-бизнес
Бари Алибасов торба чистартучы сыекча эчеп, реанимациягә эләккәнПродюсер Бари Алибасов авыр хәлдә Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм хастаханәсенең реанимациясендә ята. Табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Бу хакта табибларга слытанып ТАСС хәбәр итә.
Кичә Бари Алибасов су дип белеп, канализация торбаларын чистартучы сыекча эчкән. Аның ашказаны, тын юллары пешкән диелә. Кайбер басмалар пыяла чистартучы сыекча эчкән дип тә яәа.
Бари Алибасов - музыкант, композитор, музыкаль продюсер, Русиянең атказанган артисты. Аңа 71 яшь. Алибасов "Интеграл" һәм "На-На" төркемнәрен чыгарган иде. Күптән түгел ул Лидия Федосеева-Шукшинага өйләнде.
--- |
Иң күп укылган
|