|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2019 Җәмгыять
Чаллы урамында коляскада 6 айлык сабый һәм аракы табылган1 июньгә каршы төндә 112 коткару номерына бер хәбәр килеп ирешә. Чаллының 30нчы комплексында очраклы үтеп баручылар караучысыз балалалы коляскага тап булганнар. Әлеге адрес буенча, тиз арада "ашыгыч ярдәм" машинасы килеп җиткән.
Алар килгәндә караучысыз коляскада калдырылган бала бик тәмләп йоклаган була. Балага 6-7 ай чамасы биреп була, ди табиблар. Берәр кәгазь кисәге калдырылмаганмы, дип колясканы тикшерә башлагач, анда аракы табылган.
Табылдык баланы полиция чакыртып аларга тапшырганнар. Төн эчендә баланың әнисе табылган, ә баланы ул әтисе урлады дип белдергән.
Баланың әти-әнисенә әлеге гамәлләре өчен җавап бирергә туры киләчәк. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|