поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.05.2019 Мәдәният

Казанда наив сәнгать күргәзмәсе ачылды (ФОТО)

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында танылган татарстанлы рәссам-наивчы Әлфрид Шәймәрдәновның шәхси живопись күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә наив сәнгать юнәлешендәге күренекле венгер рәссамы Тивадара Костки Чонтвариның 100 еллык истәлеге уңаеннан оештырылды.

Халыклар дуслыгы йорты өчен наивчылар күргәзмәләре оештыру гадәти күренеш: бер ел элек биредә грузин рәссамы Нико Пиросманиның 100 еллык истәлегенә багышланган картиналар «Нико и мы» исеме астында күргәзмәдә тәкъдим ителгән иде. Быел исә барлык эшләр дә Россия рәссамнары Союзы әгъзасы Әлфрид Шәһмәрдәновныкы. Рәссам картиналарны 1993 нче елдан бирле тудыра, Татарстанда ул аз санлы булган наивчылар рәтенә керә.
 
Күргәзмә ачылышында консул, Венгриянең Казандагы Генераль консулы урынбасары Ласло Дароци чыгыш ясады. Венгрия белән Татарстан мөнәсәбәтләрнең төрле формада булуына, шул исәптән шушындый күргәзмәләр оештырылуга, дипломат кәнәгать булуын белдерде. Шулай ук, 2015 елда Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылганна соң, Татарстан һәм Венгрия халкы мөнәсәбәтләренең күзгә күренеп җанлануы турында әйтте ул.
 
«Әлеге мөнәсәбәтләрнең бер мөһим өлкәсе булып мәдәният тора. Мондый чаралар башка милләтләрнең гореф-гадәтләре белән танышырга зур мөмкинлек бирә һәм халыкларның дуслыгын көчәйтергә булыша», — дип өстәде Ласло Дароци.
 
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова, күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр дөньяга бөтенләй икенче күзлектән карау мөмкинлеген бирәләр, дип әйтте һәм Әлфрид Шәймәрдәновка иҗади уңышлар теләде.
 
Күргәзмә июнь ае ахырына кадәр эшләячәк.
 
Белешмә. Тивадар Костка Чонтвари (1853-1919) — венгер үзлектән өйрәнүче рәссам, йөзгә якын хезмәт авторы. Исән чагында рәссамның бер эше дә сатылмаган. Ул бары тик 20 нче гасырның 60 нчы елларында гына таныла.
 
 
 
 
 

---
Addnt.ru
№ --- | 29.05.2019
Addnt.ru печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»