|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2019 Мәдәният
Тинчурин театры сәхнәсендә "Yug" ("Йуг") Әзербайҗан дәүләт театры чыгыш ясаячак5 июньдә 18:39 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә төрки халыкларның XIV "Нәүрүз" театр фестивале кысаларында Әзербайҗанның Баку шәһәреннән килгән "Yug" ("Йуг") театры чыгыш ясаячак. Баку театры Казанга "Бер серле үтерүнең өч аңлатмасы" спектаклен алып килә.
Жанры — гыйбрәтле хикәя
Авторы — Рюноскэ Акутагава
Режиссёр — Мехрибан Алекберзаде, Әзәрбайҗанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам — Вусал Рагимов
Музыкаль бизәлеш — Вугар Җамалов, Әзәрбайҗанның атказанган артисты
Режиссёр ярдәмчесе — Гюнел Сәфәрова
Яшь чикләве — 16+
Беренче карашка спектакль детективны хәтерләтә. Тик сюжет ачыла барган саен фәлсәфи-метафорик стиль өстенлек ала. Урман уртасында кеше үтерелгән һәм көчләнгән, бер сорау туа: кем һәм кемне үтергән? Төгәл генә җавап юк, әмма вакыйгалар барышында персонажларны да, тамашачыларны да әлеге бер сорау борчый һәм геройларның төрле кешелек сыйфатларын ачарга ярдәм итә.
Ә дөреслек… ачылмый да ачылмый, без аның төгәл билгеләрен күрмибез, ул каядыр еракта, ул иллюзия. Соңгы чиктә хакыйкать – һәр образда чагыла! Хакыйкатьме, ялганмы яки гаепне танумы? Аңлашылмый! Төрле субъектив карашлар дөреслекне ача аламы? Урманда законнар үзгәрде…
--- |
Иң күп укылган
|