поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.05.2019 Мәдәният

Хәмдүнә Тимергалиевага 70 яшь! Уникаль архив ФОТОлары

24 май - легендар җырчы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиевның 70 яшьлек юбилее! Гомер бәйрәме белән котлап, аңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер, иҗат уңышлары телибез. Җырчының яраткан тамашачыларына татар филармониясенең музее архивында сакланучы фотоларны тәкъдим итәбез.

Хәмдүнә Тимергалиева  Башкортстанның Борай  районы Котлыяр авылында туа. Ул 1970 елда Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлый. Зур профессиональ сәхнәгә чыкканчы, үзешчән сәнгатьтә катнаша, Борай мәдәният мәдәният сараенда,Тәтешле районында мәктәптә җыр укытучысы булып эшли.
 
1976 елда  Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә эстрада бүлегенә эшкә килә. Җырчының иҗат юлы сәнгать осталары - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров,Татарстанның атказанган артисты Габдулла Рәхимкулов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов җитәкчелегендәге концерт группаларында башлана. Шул елларда ук ул татар халык җырларын яратып башкаруы белән аерылып тора.
 
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә солист булып эшләү вакытында ул җыр репертуарын баетуга зур әһәмият бирә. Халык җырларын аның үзенә генә хас башкару осталыгы аны тамашачыларның яртакан җырчысы итеп таныта. Татар халык җырлары «Җомга», «Ялгыз каен», «Картуф», «Усы буйлары», «Әлмәлүк көе», «Галигә барам әле», «Эх, замана», «Тәтешле көе», «Эх, Мәдинә, Мөкәрәмә», «Борай», «Бибизәкә», «Безнең дуслар  марилар»  көйләрен беренче профессиональ башкаручы була. «Уф, йөрәгем», «Ах, җаным суларда», «Ак чук, зәңгәр шәл» кебек татар халык җырларына яңа төсмерләр өстәп, аларны тагын да үтемлерәк итә, бу җырлар тамашачылар һәм радиотыңлаучылар арасында зур популярлык казаналар.
 
Җырчы баян беләнме яки инструменталь ансамбль беләнме, ул аңа гына хас эстрада манерасында артистлык такты белән үзенең чыгышларын ясый. Х. Тимергалиева башкаруында һәрбер әсәр үзенә күрә бер образ, ул тыңлаучыларга җыр драматургиясенең иң нечкә нюансларын җиткерә. Бу бигрәк тә,  «Сары чәчәк» (Р.Хәсәнов көе, Ф.Гәрәев сүз.) җырын башкарганда тоела.
 
Х. Тимергалиева  халык җыр иҗатының һәм татар композиторларының әсәрләренең иң яхшы үрнәкләрен пропагандалый һәм халык арасында популярлаштыра. Һәрдаим иҗади эзләнүдә республиканың композиторлары, шагыйрьләре белән тыгыз элемтәдә булу җырчыга яңадан-яңа музыкаль әсәрләр табуга ярдәм итә.Татар һәм башкорт композиторы Р. Яхин, С. Садыйкова,  Ф. Әхмәтов, З. Гыйбадуллин, Р. Хәсәнов, Ф. Хатыйпов, Л. Б.-Болгари, Р. Тимербаев,  А. Якшембәтов, Ф. Мортазин, Р. Сәләхетдиновлар махсус аның өчен үз әсрләрен иҗат итәләр. «Кайту» ( Л.Б.Болгари), «Якты елга» (З. Гыйбадуллин), «Ак болан» (А.Хөсәенов), «Соңгы сөю» (Ф.Хатыйпов), «Туган якка кайтсам, тәрәзә  кадакланган» (А.Нәбиев), «Биеп  кал» (Ю. Үзәнбаев) һ.б. җырлар җырчы башкаруында татар эстрада сәнгатендә алтын фондына керделәр.
 
Соңгы елларда да ул Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә үзенең сольный концертлары белән чыгыш ясады. Филармония сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубы белән дә төрле чараларда әле дә еш катнаша.
 
2018 елның 8 октябрендә Татар дәүләт филармониясе скверында Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның исемле  чыршысы утыртылды.Җырчы үзенең юбилей кичәсен Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә октябрь аена үткәрергә планлаштыра.
 
 
Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева. Татарстан районнары буйлап гастрольләрдә. 1981 ел.
 
 

Сулдан уңга - Зәйтүнә Яруллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Мирсәет Сөнгатуллин.

Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шакиров. 1990 ел. М.Шакирҗанов фотосы.

 
Сулдан Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Минхәмәт Гыйләҗев, Зифа Гәрәева. Йолдызлар сәламе фестивале. 1994 ел.
 
 
 
Бертөркем сәнгать осталары.
 
 
Виртуоз музыкант Рөстәм Вәлиев белән.
 
 
Татарстанның Апас районында концерттан соң. 2018 ел.
 
 
Истәлекле чыршы утырту, 8 октябрь, 2018 ел.
 
 
Хәмдүнә Тимергалиева, баянда Рамил Курамшин.
 

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»