|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2019 Шоу-бизнес
Олег Газманов яман авыруга каршы көрәшә
Россия эстрадасының популяр җырчысы Олег Газмановка моннан берничә ел элек "тавыш ярылары яман шеше" диагнозы куйганнар. Бу хакта ул үзе "секрет на миллион" тапшыруында сөйләде. Олег Газманов — эстрадабызның иң спортив артистларының берсе. Сәхнәдә сикереп, биеп тамашачыларын шаккаттыра белә. Ләкин җырчы шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый, гаиләсенең фотоларын да күрсәтеп бармый.
Бу тапшыруда исә ул эчен бушатты дияргә мөмкин. 67 яшьлек җырчы күңелен төшерми, аның янында яраткан хатыны, балалары. "Көрәш дәвам итә", ди ул.
Фото: Легион-медиа
--- |
Иң күп укылган
|