|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2019 Җәмгыять
Юлдагы чокырларны ... бәрәңге белән ямаганХабаровск өлкәсенең авылында яшәүче бер ир юлчыларның чокыр-чакырларны ямауларын көтеп арыган. Үзәгенә үткән проблемага җирле властьлар игътибарын җәлеп итәр өчен, юлның җимерек урыннарына ... ир бәрәңге чыгарып түккән. Мондый ук җитди юл-бакча чараларыннан соң җирле власть вәкилләре тиз “уянган” - штраф чәпәр өчен “новатор”ны эзли башлаган. Юл ремонты хакында исә ләм-мим.
Бәрәңге бүлбеләре төшкән фотосурәткә карата социаль челтәрләр кулланучылар бик кызу бәхәс алып барган. Ләкин фикер алышучыларның икенче ипигә карата бер сүзләре дә юк. Ә менә штраф салу мәсьәләсе аларны чыгырларыннан чыгарган.
“Штраф салырга дисәң, иң беренче булып килеп җитәләр. Ә чокырлар ямарга аларны чакырып алып булмый”, - дип язалар комментаторлар.
Автор: Ә.Шакирҗанова.
Чыганак: News-r.ru
Фото: MASH телеграм каналы
--- |
Иң күп укылган
|