|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2019 Хәвеф-хәтәр
45 гектар урман янып беткәнБашкортстанда узган тәүлек эчендә 45 гектардан артык мәйданнарда 5 урман янгыннары теркәлгән, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә. 5 янгынның өчесен сүндергәннәр. Әлеге вакытта ике табигый янгын (Зилаер һәм Бөрҗән районнарында) 26 га җирдә дөрләвен дәвам итә. Сүндерү эшләре бара. Янгын хәвефе сезоны-2019 башланганнан бирле Башкортстанда 81 табигый янгын теркәлгән. Янгын 1244,66 гектар җирне каза күргән. Ә былтыр шушы ук чорда 228 гектар мәйданда 37 урман янгыны теркәлгән булган.
Бүген, 13 майда республика буенча өченче, урыны-урыны белән дүртенче һәм икенче класс янгын хәвефе фаразлана.
Янгын хәвефенең иң югары дүртенче классы республиканың 16: Архангель, Баймак, Белокатай, Дуван, Зилаер, Иглин, Күгәрчен, Кушнаренко, Куергазы, Мәләвез, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Федоровка, Хәйбулла, Чишмә һәм Уфа районнарында фаразлана.
Автор: Ә.Шакирҗанова.
Чыганак: "Башинформ"
Фото: Ачык чыганак.
--- |
Иң күп укылган
|