поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.05.2008 Җәмгыять

ШУШЫ ДА БУЛДЫМЫ ВАТАНПӘРВӘРЛЕК?

Россия башка дәүләтләр күз алдында үз дәрәҗәсен арттыруны дәвам итә. Әле кайчан гына Сочи 2014 елда кышкы Олимпия уеннарын үзендә үткәрү хокукын алды. Аннан соң Санкт-Петербургның “Зенит” футбол командасы УЕФА кубогын яулады, хоккей буенча Россия җыелма командасы соңгы 15 ел эчендә беренче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булды. Әле шуңа Чемпионнар Лигасы финалы Мәскәүдә үткәрелгәнне дә өстик. Болары гына да дөнья җәмәгатьчелеге каршында безнең имиджны бермә-бер үстерде. Әмма...

Үткән атнада “Евровидение” җыр конкурсы тарихында беренче тапкыр Россия вәкиле Дима Билан җиңү яулады. Россия тантана итә. Телевизорда - гел сөенечле йөзләр, түрәләрнең горурлану сүзләре...

Мине ватанпәрвәр булмауда гаепләмәгез, әмма “Евровидение-2008” бәйгесендә мин әле төрекләр, әле греклар, аларга да ышаныч кимегәч, украиннар өчен җан аттым. Беренчедән, Россиянең җиңүе түгел бу. “Великий и могучий” рус теленең бөеклеге һәм көче Россия вәкиленең халыкара бәйгедә инглиз телендәге җыр башкарып җиңүендә чагыламы икән? Рус мәдәниятенең бөеклеген инкарь итмим. Пушкин, Островский, Шаляпин – русның горурлыгы, бар дөнья мәдәниятенең асылташлары. 24 май төнендә алар рәтенә Билан да кертелде. Үз тамырларыңны үз кулың белән юк итү шул була түгелме?

Гомумән, ул бәйгенең чын җиңүчесе дип мин әрмән кызы Сирушоны саныйм. Аның дүртенче генә урын алуы мөһим түгел. Ул бар дөньяга үз халкының җырын, моңын җиткерә алды. Татарларның нәкъ шундый талпынуына исә баштан ук үсеп китәргә мөмкинлек бирмәделәр. Нәтиҗәдә, Билан космополит инглиз мәдәниятенең бар дөньяны йотуына тагын бер мисал булды. Ә Россиянең миллионлаган халкы моны үз җиңүләренә санап сөенеп йөри...

Икенчедән, мин чын ватанпәрвәрлекне шундый шикле җиңүләргә сөенүдә күрмим. Әйе, Россия җыелма командасының чемпион булуын мин дә зур түземсезлек белән көттем. Әмма бу ватанпәрвәрлек өчен шәхсән миңа нинди файда булды? Стипендиям дә артмады, дәүләт яшәү шартларымны да яхшыртмады. Ярар, мин, Аллага шөкер, ачлы-туклы яшәмим. Ә күрше фатирда яшәүче ялгыз әбинең тормышында Билан белән Россия җыелма командасының җиңүләреннән соң нәрсә үзгәрде? Ул әле дә һәр иртә чүплектә ризык эзли. Әллә ничә еллар буе киелүдән тузып беткән иске туны да Ковальчук финалда алка керткәннән соң нигәдер яңармады... Иманым камил, Биланның ефәк күлмәгенә сарыф ителгән акчага гына да әллә ничә әбигә ярдәм итеп булыр иде. Хаклы рәвештә горурланырга сәбәп булыр иде, ичмасам...

Әлеге сәер шартларда, зур-зур түрәләр бертуктаусыз Россиянең алга баруы хакында сөйли. Бар дөнья бүген илебезнең тантана итүен күреп таң кала. Атна саен диярлек бәйрәм итәргә сәбәп туып кына тора. Футбол буенча Европа беренчелегендә Россия җыелмасы җиңү яулый калса да аптырамас хәлгә җиттек инде хәзер...

Ватанпәрвәрлек түгел бу, дияргә теләсәгез – рәхим итегез. Әмма мин тиздән булачак Европа беренчелегендә испаннар, греклар, хорватлар һәм башкалар өчен җан атачакмын. Чөнки Россия монда да җиңә калса, түрәләребезгә тормышыбызны бал да май итеп күрсәтү өчен тагын бер сәбәп туачак. Имеш, начар яшәүче ил мондый югары нәтиҗәләргә ирешә алмый. Ә мин шул яхшы яшәүче илдә нигәдер көн саен ачлы-туклы гомер итүче әбине күрәм...


Илмир ХӘБИБУЛЛИН
Шәһри Казан
№ --- | 27.05.2008
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»