|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2019 Җәмгыять
“Дәүләте бетсә, милләтне шәхесләр туплап тота”Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылына елына, ким дигәндә, ике мәртәбә барам. Беренчесе – май аенда, икенчесе – августта. Иртә язда бик вакытсыз арабыздан китеп барды Туфан ага Миңнуллин. Шөкер, каләмдәшләре, Камал театры артистлары, авыл халкы үзенең газизен онытмый. Хәер, әгәр “Таттелеком” элемтә оешмасы аның йорт-җирен тәртипкә китермәгән, музей ачмаган һәм музей-биләмәне бүгенгә хәтле карап тотмаган булса, авыл белән бергә Туфан абый, Туфан абый белән бергә Олы Мәрәтхуҗа хәтердән юыла башлап, әдип нигезенә сукмак та бетәр иде бәлки.
Инде менә ничә ел май һәм август айларында әдипнең туган нигезендә Коръән укыла. Аш-су өстәлен Туфан абыйның кызы Әлфия һәм авыл халкы әзерли.
Коръән ашына, гадәттә, Туфан ага белән якыннан аралашып яшәгән, иҗат иткән шәхесләр чакырыла. Аларның ни сөйләгәннәрен нечкәләп язып тормыйм. Юксыну хисләреннән күңел мөлдерәмә тулы була. Бүген әйтәсе сүзем – башка. Бактың исә, Туфан аганың музей-биләмәсе хәзергә кадәр караусыз икән, ягъни рәсми рәвештә бер оешманың да карамагында тормый. Ә бит бу хакта сүз күптән бара, һәр елны төрле вәгъдәләр ишетеп таралышабыз.
Музейда Туфан ага чыгышының аудио язмасы саклана. Аны монда килгән һәркемгә тыңлаталар. Әдипнең үзе исән чакта Дәүсоветта ясаган соңгы чыгышларыннан берсе ул. Татарны дөньяның иң мәдәниятле халыклары рәтендә күрергә теләгән әдипнең мондыйрак сүзләре бар: “...дәүләте бетсә, милләтне шәхесләр туплап тота...” Әлеге сүзләрне әйткәндә, Туфан ага, әлбәттә, үзен күз алдында тотмагандыр. Ул милләт язмышында шәхесләрнең нинди роль уйнаганын тагын бер кат искә төшерергә теләгәндер. Ә асылда, бу сүзләр – аның турында.
Хәтерлим, әле “Таттелеком” егетләре әдипнең нигезен тәртипкә китерә башлагач һәм монда музей оештырырга ниятләгәч, кайберәүләр: “Район үзәгендә Туфан музее бар бит инде, Олы Мәрәтхуҗага нигә кирәк ул?” – дип сөйләнде. Болар – үзләре берни дә эшләмәүчеләр, алай гына да түгел, берни дә эшләргә теләмәүчеләр. Бәлки, күңелләрендә битарафлык белән хөсетлек бергә үрелгән кешеләрдер. Кызганыч ки, андыйлар бар шул, кәнәфи биләп утырганнар арасында да очрый. Әлфия әтисенең музей-биләмәсен дәүләт карамагына тапшыру кирәклеге турында төрле оешмаларга үтенеч хатлары да язган, әмма анык кына җавап алганы юк әле.
Инде соңгы өмет – Президентта, ди ул. Олы Мәрәтхуҗага килгән саен без: “Бу авыл үзенә күрә бер мәдәни үзәккә әйләнсен иде, монда Туфан шәхесенә бәйле төрле вакыйгалар барсын иде”, – дип сөйләшәбез. Мәсәлән, район театрлары арасында Туфан пьесалары буенча куелган спектакльләр бәйгесе оештырырга мөмкин. Бездә халык театрлары бихисап бит! Бу фикерне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та хуплый. Мондый бәйгене язучылар оештыра алмый шул. Ә Данил әфәнде Биектау районының Олы Битаман авылында “Туфан рухлы” яшь драматурглар һәм режиссерлар семинары уздыра башлаган инде. Үземчә, бер нәзер әйткән идем, ди. Хәзер семинарга Россиянең башка төбәкләреннән дә яшь иҗатчылар килә башлаган. Ни өчен Олы Битаманда? Баксаң, Туфан ага Данил йорты белән янәшә үзенә дә бер йорт салган булган. Инде Данилның үзенең дә драматург икәнен искә төшерсәк, ике шәхес арасында “күңелләр берлеге” булу гаҗәп түгел. Уемча, яшь иҗатчылар семинарын Олы Мәрәтхуҗада да уздырсаң, шәп булыр иде.
Минем бөтен асылы белән авыл кешесе булган әдипләрне күргәнем юк. Туфан ага Олы Мәрәтхуҗаны Казанга да алыштырмады, алай гына да түгел, туган авылын дөнья илләренең иң гүзәл башкалаларыннан да өстен куя иде ул.
Юлга чыгар алдыннан, Дәүләт Советының матбугат үзәге хезмәткәре, шагыйрә Чулпан Әхмәтова (Таңчулпан) белән гәпләшеп утырган идек. “Мин Туфан абый сөйләве буенча Олы Мәрәтхуҗаны зур, төзек бер авыл итеп күз алдына китерә идем. Үзем барып күргәч, шаккаттым: кечкенә генә бер авыл, хәтта урамнары да юк кебек, кем кайда тели – шунда йорт салып куйган. Ник үз авылын шулкадәр яратты икән Туфан абый?” – дип сөйләгән иде ул. Хәер, Чулпан бу сорауга җавапны үзе дә белә, авылны, татарны яратмаса, ул Туфан була да алмас иде, ди.
Шундый кешенең туган нигезен оныту ул – милләтне тотып торган олуг шәхесне оныту дигән сүз. Бәс, шулай икән, нигә әле хакимият аның музей-биләмәсен карап-саклап тотуны үз өстенә алмый?
Дөрес, Кама Тамагы районының яңа җитәкчесе Наил Альберт улы Вазыйхов әлеге мәсьәләне хәл итәргә өметләндерде үзе. Көтеп карыйк инде.
(Риман Гыйлемханов. “Ватаным Татарстан”, /№ 65, 07.05.2019/)
--- |
Иң күп укылган
|