|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2019 Мәдәният
Кариевлылар Габдулла Кариев каберен зиярат кылачак2019 елның 8 маенда татар театрына нигез салучыларның берсе - драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариев тууына 133 ел тула. Традиция буенча бу көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Казанның Яңа татар бистәсе зиратына Габдулла Кариев каберен зиярат кылачак. Дәүләт структуралары вәкилләре, әдәбият, сәнгать, дин әһелләре, театр коллективы, Нурлат җирлеге һәм Бөтендөнья Татар конгрессы вәкилләре аның рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салачак. Сезне күренекле актер, драматург каберен зиярат кылырга чакырабыз.
Программа:
- 8 майда 15.00 сәгатьтә Г.Кариев каберенә чәчәкләр салу (Пригородная урамы, 1);
- 17.00 - Нурлат халык театры Кариев театрында “Исерек айныса, хәерче баеса..” (реж. Илдус Садыйков) комедиясен күрсәтә;
- 19.35 – “Туган авылым” милли комплексында ифтар.
Май аена планнар:
15 май - “Сезгә нинди җыр кирәк” лабораториясе уңаеннан Кариев театрының кече залында түгәрәк өстәл. Түгәрәк өстәл – яшь җырчы, композитор, шагыйрь, журналистлар һәм татар җырына битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләренең фикер алышуы буларак күзаллана. Бу очрашу лабораторияне ачып җибәрер алдыннан эш юнәлешен билгеләү өчен мөһим. Сәгать 15:00 башлыйбыз.
22 май – “Театрда импровизация” лабораториясенең йомгаклау этабы. Катнашучылар педагог һәм чакырылган режиссер белән бергә импровизация юнәлешендә спектакль күрсәтәчәк.
23, 24, 31 май – “Тапшырыл...ган хатлар” спектакле ПРЕМЬЕРАСЫ. Спектакль авторы - Илгиз Зәйниев, композитор – Миләүшә Хәйруллина, балетмейстер – Нурбәк Батулла. (18.30)
24 май - 24 июнь - Татар сәхнәсен яңа җырлар белән баету максатыннан «Калеб» яңа буын җыены “Сезгә нинди җыр кирәк?” җыр лабораториясен башлап җибәрә. Лабораториядә композитор, шагыйрь, җырчыдан торган командалар яңа җырлар иҗат итәчәк. Лабораториянең нәтиҗәсе 2019 елның октябрь аенда – зур концерт рәвешендә тәкъдим ителәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|