поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.05.2019 Шоу-бизнес

Талантлар һәм баш иючеләр фаҗигасе. Алсуның кызын ник яратмадылар?

Беренче канал оештырган “Голос. Дети“ телешоуының быелгы финалы моңарчы күрелмәгән хәл китереп чыгарды. Бүген социаль челтәр­ләр һәм ил матбугаты җиңүче кыз бала исеме белән бәйле шау-шу мәйданына әверелде. Конкурсның соңгы нәтиҗәсе болай булыр дип, хәтта аны оештыручылар да көтмәгән булып чыкты. Телешоуда исә, бар халыкны сискәндереп, мәшһүр җырчы Алсу һәм Ян Абрамовларның кызы Микелла Абрамова җиңеп чыкты.

Дөресен генә әйткәндә, иҗатка бәя бирү беркайчан да тулысынча объектив була алмый инде ул, чөнки берәүләргә бер төрле талантлар ошаса, икенче берәүләр­нең зәвыгы бөтенләй башка төрле булырга бик мөмкин. Ничек кенә булмасын, берничә талантлы бала сайлап алына һәм бөтен халык хө­ке­менә телеэкраннарга чыгарыла. Шуннан соң бәяне, смс-хәбәрләр юллап, тамашачы бирә. Беренче карашка монда да барысы да гадел кебек тоела. Талантлар өчен тигез көрәш мәйданы ачыла. Кем үзенең тавышы белән күпчелек халыкны әсир итә ала, шул җиңә. Җиңе­лү­челәргә үпкәләргә урын калмый.
 
Тагын бер нәрсәне искәртик: шоуда теләгән һәркем катнаша ала, баланың әти-әнисе кем булуы да, социаль чыгышы да исәпкә алынмый. Бу яктан ул гади халык баласына, таланты булса, түбәннән күтәре­лергә, эстрадада үзенә исем-имидж ясап “йолдыз“га әверелергә мөм­кин­лек бирә торган социаль лифт­ны хәтерләтә. Халык аның менә шушы ягын үз иткән һәм яраткандыр да. Тормышта бит таш­ка язылган кануннардан тыш, язылмаган ка­гыйдәләр дә бар. Соңгысы, язылмаганы, күпчелек очракта көчлерәк тә булып чыга. “Голос. Дети“ның язылмаган законы исә моңа кадәр шундый иде: бер “йолдыз“ да үз баласын анда этеп чыгармады, миллионер һәм олигарх балалары да анда катнашып көчәнүдән имин иделәр. Быел менә шушы кагыйдә бозылды. Миллионер баласы һәм миллиардер оныгы, җитмәсә, эстрада “йолдызы“ның кызы гадиләр өчен старт булып хезмәт иткән мәйданга чыкты һәм шикле рәвештә зур җиңү яулады. Бу хәлгә хәтта эстрадада азау теше ярган осталар да түзеп тормады. Максим Галкин, әйтик, беренчеләрдән булып, социаль челтәрдә Микелла­ның конкурста катнашуын һәм җиңүен өнәмәгән пост бастырды. Гавам шуны гына көткән төсле аны күтәреп алды һәм гауга кар йомарламы кебек үсә башлады. Бу юллар язылганда, “Ютюб“та җиңүче кыз­ның чыгышы 8 мең лайк, 34 мең дизлайк җыеп өлгерде инде. Кыз балага янаучылар җитәрлек. Гауга социаль протест  төсен ала. Күрә­сең, мәшһүрләр үз кызларын конкурста катнашырга этәргәндә, ил­дәге вәз­гыятькә дөрес бәя бирә алмаганнар, ба­ланың карьерасына старт мәйданы дөрес сайланмаган.
 
Илдәге вәзгыять исә менә мондыйрак бит инде. Миллионнар кү­рә­­ләр: үзләре тормышларын юк­лыкта үткәрделәр, хәзер балаларына калкып чыгарга һич җай юк. Югары белемле яшь белгечнең хезмәт хакы 20 мең сумнар тирәсендә тирбәлә. Бу әле барысы да яхшы гына барганда һәм эшкә уңышлы урнашканда шулай. Станок артына басып та бик мантый алмыйсың. Гомереңне фәнгә багышласаң да, иртәгесе көннең якты булуына ышаныч юк. Кыскасы, кая гына карама, синең алда социаль лифтның ишекләре бикләнә һәм котылгысыз рәвештә түбәндә каласың. Зур акча эшләү мөмкинлеге бирә торган табигый монополия булган дәүләт компа­ния­ләренә вакансия турында бел­дерү аша гына эшкә урнашып булмый. Берәр туганыңның, якының­ның шунда эшләве һәм сине тартып кертүе кирәк. 20 мең сум, хәтта 30 мең сум айлык акча белән тормышны ничек кормак кирәк, фатир арендалаганнан соң һәм ашау-эчү чыгымнарын күтәргәннән соң, кесә төбе такырая да кала. Яшьләр генә­ме, инде пенсия яшенә якынлашучылар да хәтта 10-12 мең сумлык хезмәт хакына риза булып яшәргә мәҗбүр. Топ-менеджер­ларның бер көнлек хезмәт хакы синең гомерең буе бил бөгеп алган акчаңнан өс­тенрәк булуы тагын теңкәне соңгы чиккә кадәр киерә. Менә шушы шартларда халык совет чо­рының тигезлеген сагына хәзер. Үткән гасырның илленче-сиксәненче ел­лары вәкилләре генә түгел, тормышка яңа аяк басучы яшьләр дә үткәннәргә текәләләр. Гавам хәтта утызынчы елларның репрессиялә­ренә мөкиббән, сталинизмны кайтаруны таләп итә.
 
Шундый вәзгыятьтә илкүләм оештырылган телешоуда, үз урынын онытып, бизнес элитаның йогынтылы бер вәкиле үз баласын югарыга этеп чыгара. Кыз талант­лымы-юкмы, аның тавышы аһәң­леме-моңлымы – болары хәзерге этапта һичбер әһәмияткә ия түгел. Баланың финалга чыгуы үзе үк гаделсезлек элементы буларак кабул ителә. Җиңүе исә бөтенләй ачу кубара торган хәлгә әверелә. Игътибар итсәк: соңгы вакытларда халык төбәк җитәкчеләрен сайлауда да үзе кебек фәкыйрьлек йөген тартучыларны яисә гади кешеләр мән­фәгатьләрен якларга вәгъдә бирү­челәрне тәхеткә күтәрә. Менә шул феномен илкүләм телешоуда тагын бер тапкыр үзен күрсәтте, сыйнфыйлык позициясе, сул идеяләр йогынтысы йөрәкләрдә протест дулкыны уятты. Мәгълүмат кыры сугышчылары – журналистлар һәм блогерлар да шул протестны яклады. Нишләтәсең, каләм ияләре үзләре дә халык белән аның кара бәхетен уртаклаша бит бүген. Интеллигенция вәкилләре – табиблар һәм укытучылар, галимнәр һәм иҗат әһелләре бер үк казандагы сыек шулпаны эчәләр. Нәтиҗәдә бик күңелсез хәл туды: үзен ни өчен эзәрлекләгәннәрен аңлый алырлык яшькә җитмәгән кыз баланы пычрак су белән коендырдылар.
 
Соклануны һәм нәфрәтне тиешле юнәлештә борып җибәрү өчен мәгълүмат диверсиясе ясау да җи­тә. Алсу кызы, чынлап та, бик әллә ни зур талант түгелдер, бәлки. Хә­зер бит техника һәм техноло­гияләр ярдәмендә колагына аю бас­кан теләсә кемнән зур җырчы ясап була дип әйтәләр. Әмма эш анда түгел, илкүләм махсус оештырылган психозда. Бу бит беренче очрак кына түгел. Олимпия чемпионы титулын рус фамилияле Медведевадан хаклы рәвештә тартып алгач, татар кызы Алинә Заһитовага каршы нинди пычрак мәгълүмат һө­җүме оештырылган иде, хәтерл­ик әле. Монда хәтта эш гап-гади көн­челектә һәм буллингта гына түгел, кемнәрдер тарафыннан оештырыла торган расачыл махсус сәясәт һөҗүмендә дә. Кемнәрдер халык­ларны бер-бер­сенә өсте­рергә тырыша. Бик шапшак уен, билгеле, әмма дан-шөһрәт аренасына аяк басарга теләгән­нәр­гә моны истә тотарга туры киләчәк. Шоуга килсәк, педагог буларак минем бәям шул гына: педагогикага да, гомумкешелек кыйммәтләренә дә каршы килә тапшыру үзе дә, аннан соң оештырыла торган пычрак һөҗүмнәр дә.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.05.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»