|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2019 Мәдәният
Филаромония бакчасында истәлек чыршылары артты (ФОТО)Бүген, Татар дәүләт филармониясенең 2015 елда гамәлгә кергән традициясен дәвам итеп, Филармония янындагы бакчада композитор, режиссер, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, 1975 – 1992 елларда Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булган Ильгиз Габидулла улы Мәҗитов һәм РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, 1973 – 1988 елларда Татар филармониясе директоры Марат Абдрахман улы Таҗетдинов истәлегенә чыршы агачлары утыртылды. Әлеге традиция мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатында барлыкка килде. Хәзер бакчада күренекле сәнгать осталары тарафыннан һәм бакыйлыкка күчкән шәхесләр истәлегенә утыртылган 17 агач үсә.
Беренче агачларны үз куллары белән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия Авзалова утырткан иде.
Соңрак бакчада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова, Рамил Курамшин, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, җырчы Булат Балтанов утырткан чыршылар барлыкка килде.
Филармония бакчасында бөек шагыйрь Габдулла Тукай, күренекле композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, дирижерлар Натан Рахлин, Фуат Мансуров, мәшһүр нәфис сүз остасы Айрат Арсланов истәлегенә дә агачлар утыртылды.Бүген бу исемлекне тагын ике мәшһүребез исеме тулыландырды.
Агач утырту чарасында чыгыш ясаган һәркем Марат Таҗетдинов һәм Илгиз Мәҗитәвның сәнгатькә керткән өлешенең зурлыгы, Филармониянең алар дәверендә масштаблы, колачлы проектлар белән баетылуы, Казанга Россиякүләм дан казанган артистларның да нәкъ шул чорда килә башлавы хакында әйттеләр.
Чарада филармония коллективы, сәхнә ветераннары, Казан театрлары артистлары, композиторлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
--- |
Иң күп укылган
|