|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2019 Фаҗига
Казанда чираттагы зур янгын дүрт кеше гомерен өзгән (ФОТО)Кичә Казанның Герцен урамындагы бер йортта янгын чыккан. Анда өч кеше мәете табылган иде. Соңрак тагын бер мәет табылу турында билгеле булды. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. "Коткаручылар янгын хәрабәләрен актарганда тагын бер мәет тапты. Һәлак булган дүрт кеше - барысы да олы кешеләр", - дигәннәр агентлыкка ведомствода.
Янгын 80 квадрат метр мәйдандагы торак йортны юк иткән. Фаҗиганең сәбәпләре, һәлак булучыларның шәхесе ачыклана.
Аңарчы 6 кешелек гаиләнең янып үлүе турында язган идек.
--- |
Иң күп укылган
|