|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2019 Мәдәният
Татарстан Республикасы Милли музее «Библиотөн» акциясенә кушылачак20 апрельдә Татарстан Милли музее ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Бу көнне китапханәләр, музейлар бөтен ил буенча шигъри укулар, мастер-класслар, китап ярминкәләре һәм язучылар белән очрашулар үткәрәчәк. Программаны "Салават күпере" журналы белән уртак чара ачачак. 12.00 сәгатьтә халык язучысы, балалар шигырьләре авторы Разил Вәлиев белән очрашу була. 12.00 һәм 15.00 сәгатьтә кунакларга Милли музей һәм аның филиаллары буенча әдәби маршрут тәкъдим ителә. Сәяхәт Казанның күренекле язучыларның һәм шагыйрьләрнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле әдәби урыннары белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. 19.00 сәгатьтә «Витязь» хәрби-тарихи клуб күрсәтмә чыгышлар һәм ярышлар үткәрәчәк. 21.00 сәгатьтә һәр кеше матур әдәби иҗат дөньясына чумачак һәм танылган язучылар һәм аларның Казан турындагы әсәрләре белән танышачак.
--- |
Иң күп укылган
|